Чыгышлар, әңгәмәләр


Минтимер Шәймиев”: Без татар халкының абруен күтәрә алдык”

Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев - Советлар Союзыннан соң Россиядә иң абруйлы шәхесләрнең берсе, илебездә һәм аңардан тыш яшәүче татарларның милли лидеры.

Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде, Бөтендөнья татар конгрессы оештырылды. Беренче Президентның казанышларын әйтеп бетерерлек түгел. Иң мөһимнәре - халыкара аренада Татарстанның абруен күтәрү, Татарстан икътисады үсешенә уңай йогынты ясаган зур инвестицияләр җәлеп итү.

Бүген Минтимер Шәймиев - Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе. Ул шулай ук Татарстанның мәдәни һәм тарихи мирасын яңадан торгызу фондын оештыру инициаторы. Аның җитәкчелегендә утрау-шәһәр Зөя һәм борынгы Болгар шәһәре торгызыла. Бу проектның Минтимер Шәймиевнең бик күп вакыт алуын белеп, без шулай да аңа үз сорауларыбыз белән мөрәҗәгать иттек. Ул аларга җавап бирергә бик теләп ризалашты.

Минтимер Шәймиев белән үткән шңгәмәне укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Әңгәмәдәш- Данияр Сәйфиев.

- Минтимер Шәрипович, хәзерге вакытта, аеруча Татарстаннан читтәге төбәкләрдә милләтебез үзенчәлегенең нигезе булган татар телен саклау мәсьәләсе кискен тора. “Оптимизация” һәм башка сылатулар белән татар мәктәпләре ябыла, хәтта татар авылларында да ана теле кыскартылган программа буенча укытыла, ә кайдадыр бөтенләй “факультатив” фәнгә әверелә. Укытучылар, дәреслекләр җитми. Татар телен укытуны оештыруда без Татарстан Республикасыннан нинди ярдәм көтә алабыз?

- Ана телен саклау мәсьәләсе татарлар өчен генә кискен тормый, теләсә кайсы халык өчен үз телен саклап калу җиңел түгел. Хәзерге дөньяның глобальләшү дәрәҗәсе саны күп миллионнарга җиткән милләтләрне дә уйланырга мәҗбүр итә. Мин һәрвакыт әйтә киләм: татар телен генә түгел, теләсә кайсы телне саклау - ул дәүләтнең, гаиләнең һәм шәхсән һәр кешенең уртак тырышлыгы. Телебезне саклыйсыбыз килсә, аны, барыннан да элек, гаиләдә сакларга кирәк. “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!”- дип язган бөек Тукаебыз. Һәм болай дәвам иткән:

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Әгәр дә һәрберебез үз өендә татарча сөйләшеп, үз баласын туган көненнән үк ана теленә өйрәтсә, балада телгә карата кызыксыну тудыра ала. Икенчедән, балалар бакчаларында сакларга, ягъни мәктәпкәчә белем бирүдә. Өченчедән - мәктәпнең башлангыч сыйныфларында. Нәкъ менә шул рәвешчә без балаларда ана теленең нигезен гомергә салып калдырабыз, шул рәвешчә генә балаларда үз телен камил белү теләге туачак. Ә инде мондый теләк булса, берни дә комачаулый алмый. Моның башка ысулы юк, чөнки хәзер белем күләме бик зур, өлкән сыйныфларда, югары уку йортларында телгә вакыт әзрәк кала бара. Бу мәсьәләдә без федераль дәрәҗәдә аз эшләмәдек. Башлангыч сыйныфлар программалары билгеләнде, ана телен кирәкле күләмдә өйрәнү мөмкинлекләре ачылды.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтергә телим: Россия Федерациясе субъектларында татар теленә һәм мәдәниятенә ярдәм итү һәм татар телен өйрәтү алып барылган һәм уку татар телендә барган оешмаларны саклау мәсьәләләрен хәл итү республиканың норматив-хокук документларында һәм дәүләт программаларында каралган. Мисал өчен, Россия Федерациясенең Төбәкләр үсеше министрлыгы һәм Татарстан Республикасы арасында дәүләт милли сәясәтен гамәлләштерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешү төзелгән. Аның кысаларында “Татарстан Республикасы территориясендә яшәгән Россия халыкларының ана телләре торышын һәм үсешен мониторинглауны үткәрүдә ярдәм күрсәтү буенча” пункт кертү турында килешүгә ирешелгән.

Шулай ук барлык хөкүмәтара килешүләргә Татарстаннан читтә яшәүче татарларның тел һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән махсус пунктлар кертелгән. ТР Мәгариф һәм фән минстрлыгы дәрәҗәсендә Россия Федерациясенең 28 субъекты һәм 4 чит ил (Казахстан, Үзбәкстан, Азербәйҗан, Төркия) белән килешү төзелгән. Бу инде әлеге төбәкләрдә яшәүче татарларга бу юнәлештә эшләү өчен мөмкинлекләр тудыра. Шуны да әйтергә кирәк, хезмәттәшлек турында килешүләргә Россия Федерациясе төбәкләрендә татарлар җыелып яшәгән урыннарда татар мәгарифен һәм тәрбия бирүне үстерү һәм саклау буенча бергәләп эш итү шартлары кертелгән. Ягъни, уку татар телендә барган һәм татар теле өйрәнелгән сыйныфларны, мәктәпләрне саклау һәм үстерүгә ярдәмне тәэмин итү, аларда эшләүче укытучыларның һөнәри дәрәҗәсен үстерү, шулай ук республикадан читтә якшәмбе мәктәпләре, курслар булдыру, мәктәп укучылары, укучы яшьләр арасыннан сәләтлеләрне күреп алу һәм үстерү кебек юнәлешләр каралган.

Тагын бер мисал. Бу килешүләрдә РФ субъектлары гаризасы буенча “Татар филологиясе” белгечлегенә әзерләү өчен абитуриентларны бюджетлы урыннарга максатчан җыю буенча эш каралган. Ләкин соңгы өч ел эчендә әлеге юнәлештә белгеч әзерләү турында бер генә гариза да бирелмәгән. Сез укытучылар җитми дисез, ә бит, әйтик, Казан университетына үзегез өчен укытучы әзерләү максатында Самарадан үз студентыгызны турыдан-туры бюджетлы урынга җибәрә аласыз.

Шушы көннәрдә мин дәреслекләр мәсьәләсе белән кызыксындым. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы буенча, 2013 елда РФнең татарлар җыелып яшәгән субъектлары (Мәскәү шәһәре, Чуваш Республикасы, Удмурт Республикасы, Мордва Республикасы, Марий-Эл, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Чиләбе, Саратов, Ульяновск, Иваново өлкәләре, Пермь крае) һәм Азербәйҗан үтенече буенча, татар теле буенча 1 млн. 700 мең сумнан артык бәягә 7282 нөсхә уку-методика әдәбияты бушлай җибәрелгән.

Бәхәсләшмим, мөгаен, бу да җитәрлек түгелдер. Әмма хәзер башка мөмкинлекләр дә бар. Сез, мөгаен, беләсездер, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, татар телен өйрәтү өчен “Ана теле” дигән уникаль интернет-проект старт алды. Ул татар телен өйрәнергә теләүче барлык кеше өчен төзелгән, Татарстанда яшәүчеләр өчен дә, башка барлык чит илләрдә яшәүчеләр өчен дә. Онлайн-мәктәп татар телен өйрәнү өчен генә түгел, шулай ук татар мәдәниятенә кушылу өчен дә шартлар тудыра. Күпләргә “Белем.ру” татар мәгариф порталы һәм “Татар иле” социаль челтәре дә ошый. Минемчә, аларда урнаштырылган бай материал уку-тәрбия процессында да кулланылырга мөмкин.

Инде телгә алып кителгән килешүләр нигезендә ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрелә. Анда Россия төбәкләреннән 9-11 сыйныф укучылары, төбәк олимпиадаларында җиңүчеләр катнаша.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданы аеруча билгеләп үтәсем килә. Элекке заманнарда без бу турыда хыялллана да алмый идек. Шуны хәтерлим, без чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне беренче тапкыр 90 нчы еллар башында, иң беренче Татар конгрессында гына күрдек. Хәзер дөнья ачык - аралаш, тәҗрибә уртаклаш, сораш, киңәш, очраш, хезмәттәшлек ит! Менә узган декабрьдә II Халыкара олимпиаданың дистацион туры узган, анда Россиядән, Төркиядән, Кытайдан, Украинадан, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Бельгиядән, Алманиядән, Америкадан,Чехиядән 5 меңгә якын мәктәп укучысы катнашкан. Икенче турга алар быел Казанда - Габдулла Тукай туган көнне, 26 апрельдә җыелачакларын беләм. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче талантлы татар балаларының ел саен Татарстанда ял итүләрен оештыру, татарча сөйләшүче төбәкара сменалар үткәрелү турында инде сөйләп тә тормыйм.

Иң мөһиме - бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Безгә бит үз ана телебезне өйрәнүне беркем дә тыймый, булган барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Сүз уңаеннан, бу яктан Самара татарлары зур уңышлар казанган кебек тоела. Мин күптән түгел “Туган тел” Самара өлкә татар җәмгыяте вәкилләре Ильяс Шәкүров, Гомәр Батршин, Ривгать Хуҗин белән очрашкан идем. Алар Самара татарлары тормышы турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. “Яктылык” татар мәктәбенең күпкырлы эшчәнлеге куандырды, татар теле буенча олимпиадалар ел саен сездә дә үткәрелә икән. Җәмгыятьнең нәшерлек эшчәнлеге дә бик яхшы, кирәкле китаплар үзегездә басыла. Сезнең журналны чыгару, “Самара татарлары” порталын ачу Самара өлкәсе татарларының көчле, талантлы, актив булуы һәм киләчәк буыннар турында кайгыртуын дәлилли. Шунысы мөһим: алар башка милләтләр белән дус-тату яши, аларга милли үзаңның уңай өлгесен күрсәтә. “Туган тел”нең эш тәҗрибәсен илнең башка төбәкләрендә дә файдаланырга кирәк, ә Татарстан һәрвакыт ярдәм итәчәк. Республика җитәкчеләре башка төбәкләргә баргач, милләттәшләребез белән очрашырга тырышалар. Республика Президенты бу мәсьәләләргә зур игътибар бирә, кирәк булса, аларны үзенең коллегалары-губернаторлар белән сөйләшеп хәл итәргә һәрвакыт әзер.

- Сезнең тәкъдим белән һәм Сезнең җитәкчелектә Татарстанда актив рәвештә тарихи мирас истәлекләре торгызыла. Ләкин татар мәдәниятенең һәм тарихының Татарстаннан читтәге шундый истәлекләре онытылган сыман. Мәсәлән, Самара өлкәсендәге Муром шәһәрчеге, ул әһәмияте буенча борынгы Болгардан калышмыйдыр, мөгаен. Бәлки бу ядкәрне дә торгызу өчен Татарстан һәм Самара өлкәсе тарихчыларының, археологларының, белгечләренең көчен берләштерү мәгъкульдер?

- Сезнең белән килешәм, халкыбызның бай мирасы бөтен ил буенча зур игътибар таләп итә. Ләкин, шуны искәртәсем килә: күрәсең, төбәкләргә мәгълүмат барып җитми һәм Татарстан галимнәренең республикадан читтәге мәдәни мираска игътибары аз дигән бик үк дөрес булмаган фикер барлыкка килә. Татар халкы тарихи мирасының географиясе киң һәм бик күп тарихи объектлардан тора. 1990 нчы еллардан башлап республика Татарстанның һәм татар халкының Россиянең күп кенә төбәкләрендә урнашкан мәдәни мирасын өйрәнү буенча колачлы эш алып бара. Әлеге максатчан эш нәтиҗәсендә йөзләп яңа, тарихи, мәдәни объектлар ачылган. Күпсанлы язмалар, шул исәптән фәнни-популяр хезмәтләр басылган. Бу татарларда зур кызыксыну һәм үз төбәкләренә бәйле объектларны тирәнрәк өйрәнү ихтыяҗы тудырган. Тарихчы галимнәр сүзенә караганда, Россия төбәкләрендә яшәүче гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта бара. Бу республиканың фәнни мөмкинлекләреннән инде артып та киткән. Өйрәнү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен шартлар тудыру максатында, күрше төбәкләрнең, шул исәптән Самара өлкәсенең дә тарихчы белгечләрен Казан федераль университетында максатчан рәвештә әзерләү алып барыла.

Төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре мондый эзләнүләрне белгечләрне Татарстаннан гына түгел, үзләренең һәм башка өлкәләрнең фәнни үзәкләреннән дә чакырып оештыру тәкъдиме белән чыгалар. Бу күренеш - милли үзаң ныгуы, үз халкың тарихына ихтирам артуына мисал булып тора. Без моңа шатланабыз. Мнемчә, 2010 елда Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча Республика фонды оештырылу, аның борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрен яңарту буенча эшчәнлеге күпмедер дәрәҗәдә Россия төбәкләренә үз тарихи мирасларына игътибарлырак булыр өчен сигнал булды.

Безнең зур тарихи мирасыбызны өйрәнүнең яңа формалары төбәк иҗтимагый үзәкләре оештыруга юнәлтелгән. Бу - татар халкының мөстәкыйль оешып, үз традицияләрен саклауның тарихи формасы. Әйткәнемчә, татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә бәйле меңләгән археология истәлеге Татарстаннан читтә урнашкан. Чыннан да, аларның кайберләре колачлары буенча Болгар шәһәрлегенннән калышмый. Мәсәлән, Сарай әл - Мәхрус (Әстерхан өлкәсе), Сарай әл-Җәдит (Волгорад өлкәсе), Мәдҗәр (Ставрополь крае), Корьят шәһәрлеге (Ульяновск өлкәсе), Искер (Төмән өлкәсе), Курмыш (Түбән Новгород өлкәсе), Укәк (Саратов өлкәсе), Афкула (Пермь), Наручат (Пенза өлкәсе), Самара өлкәсендәге Муром шәһәрчеге дә шул исәпкә керә. Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе дистә еллар дәвамында бу төбәкләр галимнәре белән берөзлексез хезмәттәшлек итә. Нәкъ менә аларның хезмәтләре нәтиҗәсендә татар халыкының урта гасырлар тарихын тулаем күзаллау мөмкин булды. Бу эшләр дәвам итә, хәзерге вакытта да башка өлкәләр белгечләре катнашында уртак тикшеренүләр, экспедицияләр үткәрелә. Мондый игътибар алга таба да сакланачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу эшләрнең нәтиҗәләре Тартарика сериясендә чыгарылучы уникаль басмаларга һәм җиде томлык “Борынгы заманнардан татарлар тарихы” на керде. Әлеге хезмәтләрдә татарлар мәдәни мирасын тикшеренүләрдән иң яңа мәгълүмат китерелә. Шулай ук Самара өлкәсенең иң яхшы белгечләре белән бергәләп тикшерелгән Муром шәһәрчеге турында да фәнни мәгълүмат бар. Мондый фәнни проектларны гамәлләштерү өчен Татарстан галимнәре күрше төбәкләргә даими йөриләр, Самара, Ульяновск, Саратов, Түбән Новгород, Тобольск һәм башка шәһәрләрдә татар тарихы буенча конференцияләрдә катнашалар.

Шундый сәфәрләрнең берсе 2012 елда - Алтайга, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты тарафыннан, Казан федераль университетының Тарих институты һәм “Яңарыш” фонды катнашында Болгар форумы кысаларында оештырылган иде. Кыскача аңлатып үтәм, Халыкара Болгар форумы безнең тәкъдим буенча ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәдәният Министрлыгы һәм Казан федераль университеты тарафыннан 2010 елда оештырылды. Хикмәт шунда ки, соңгы еллардагы фәнни эзләнүләр һәм ачышлар безгә Татарстанда безнең карашка фәнни даирәнең игътибарына лаек булган комплекслы проект эшләргә мөмкинлек бирде. Ул борынгы заманнарда Көнчыгышта Бөек Кытай диварыннан башлап Көнбатышта Дунайга кадәр зур территориядә - безнең уртак ата-бабаларыбыз, төрки һәм славян халыклары ахыр чиктә уникаль Евразия цивилизациясе формалаштырган урында барган процессларны өйрәнүгә багышлана. Әлбәттә, бу проектны тормышка ашыру Россия, Кытай, Япония, Монголия, Казахстан, Украина, Венгрия, Болгария, Аламния һәм башка илләрнең фәнни үзәкләре белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлектән башка мөмкин түгел. Әлеге Форум шуның өчен оештырылды. Ул ел саен Болгар цивилизациясенең тарихы, мәдәнияте һәм мирасы белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерү максатында уздырыла. Соңгы 3-4 ел эчендә ул Россия һәм чит ил галимнәре арасында координация һәм белем алмашуның даими мәйданчыгына әйләнде. I һәм II Форумны без Болгарда һәм Казанда, III - Алтайда, IV - Болгариядә уздырдык, ә V Болгар форумы Симферопольдә үтте.

Шул рәвешчә, “Идел-Алтай: Евразия цивилизациясенең чыганаклары” дигән III Болгар Форумын Россия территориясендә -Барнаулда үткәрдек. Алтай дәүләт университетында оештырылган әлеге форумга тарихлары Алтай һәм аның янындагы төбәкләргә бәйле төрле халыклар тарихы турында фикер алышу өчен төрле илләрдән йөздән артык галим килде. Россия һәм чит ил галимнәре Алтайны төрки телле халыклар бишеге дип саный һәм без ул форумда, нигездә, гомуми тарихи-мәдәни мирасыбыз турында сөйләштек.

Сез, әлбәттә, хаклы, татар истәлекләрен торгызу федераль үзәкнең, Татарстанның, алар урнашкан территория төбәкләренең уртак тырышлыгыннан башка мөмкин түгел.

- Идел буенда төрле милләт һәм халыклар язмышы тарихи рәвештә бергә кушылган. Хәзерге вакытта күрәбез: кайбер даирәләр аларның гасырлардан килгән дус-тату күршелек мөнәсәбәтләренә чөй кагарга маташа. Советлар вакытындагы интернациональ тәрбия системасын хурлыйлар, кешеләрне милләт һәм дин ягыннан бер-берсенә каршы куярга тырышалар. Бәлки бу төгәл һәм нигезле дәүләт милли сәясәте булмау нәтиҗәседер. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгытуның нинди юлларын һәм чараларын күрәсез?

- Мин һәрвакыт әйттем һәм әйтеп киләм: милләтара мөнәсәбәтләр - гаять нечкә материя, биредә вак-төякләр юк. Милләтчелек һәм ксенофобиянең бик кечкенә чагылышларына да игътибар бирү һәм тамырыннан юк итү мәҗбүри. Һичсүзсез, без күпмилләтле илдә яшибез һәм, проблеманы гадиләштермичә, төпле милли сәясәт алып барырга тиешбез.

Милли сәясәт - йөздән артык милләт яшәүче Россия кебек федерациянең тотрыклылыгын билгеләүче четерекле, нәзакәтле тирәлек. Шуңа күрә милли сәясәт - илнең Президенты эше ул дип саныйм. Аны бөтен халык сайлап куйган һәм аның өчен милли сәясәт - өстенлекле мәсьәлә. Россия Президенты Владимр Путин бер еллап элек милләтара мөнәсәбәтләр буенча Президент советы оештырды, бу - әлеге өлкәдә идарә итү системасының мөһим элементларыннан берсе. Дәүләт милли сәясәтенең 2025 елга кадәр Стратегиясе расланды. Мин боларны бар халыкка аңлаешлы милли сәясәт булдыруга таба дөрес адым дип исәплим. Ил Президенты кушуы буенча Россиянең Көньягындагы һәм Идел буе федераль округындагы төбәкләрдә милләтара мөнәсәбәтләрнең мониторингын тәэмин итүче фәнни үзәк ачылды. Төбәкләр хакимияте һәм муниципаль хакимият вәкаләтләрен һәм аларның милләтара конфликтлар барлыкка килү өчен җаваплылыгын (конфликтны булдырмый кала алмаган җитәкчеләрне эштән алуга кадәр) билгеләү турында законга кул куелды. Милли сәясәт Стратегиясен гамәлләштерүнең төбәк планнары эшләнә, аларның бурычы - һәрбер территориянең ихтыяҗларын һәм үзенчәлекләрен чагылдыру. Мин Владимир Путинның, безгә соңгы дистә елларда ирешелгән яхшы, уңай казанышларга, күпмилләтле, күп динле илнең нәкъ менә уңай якларына һәм өстенлекләренә таянырга кирәк, дигән фикере белән килешәм. Әйтик, Татарстан тәҗрибәсенә таянырга мөмкин, бездә милләтара татулык гасырлар буена формалашкан, Казан үзәгендә, Кремльдә мәчет белән православие соборы рәттән тора, шәһәрдә католиклар, старообряд чиркәүләре һәм синагога бер-берсенә күрше урнашкан. Мөселман Болгары һәм православие Зөя-утравы берьюлы торгызыла. Шундый паритетлы алымны без һәрвакыт һәм һәр җирдә кулланырга тырышабыз.

Минем карашка, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту юлы - бар милләтләргә тигез караш тәрбияләү һәм Россиядә яшәүче халыкларның проблемаларына һәм ихтыяҗларына нык игътибар бирү. Иң мөһиме, проблемаларны ишәйтмәскә. Моның өчен ниндидер ресурслар кирәкми. Әйтик, “Россия руслар өчен” дип язмаска һәм сөйләмәскә. Еш кына безнең ил - православие иле дип ассызыклыйлар. Килешәм: илдә күпчелек православныйлар, биредә кемнедер гаепләп булмый, тарихтан шулай килеп чыккан, әмма бу турыда бик әдәпле сөйләргә кирәк. Башкаларның хисләренә кагылмыйча. Илнең Конституциясе буенча, Россия - дөньяви дәүләт. Шуңа күрә барлык дини институтлар кешенең рухи ихтыяҗларына бәйле рәвештә үсәргә тиеш. Тигез карашлы җәмгыять урталыкта булырга тиеш.

- Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сез республикага иң катлаулы елларда җитәкчелек иттегез. Татарстанның суверенитетка ирешүен Сезнең эшчәнлек белән бәйлиләр. Президентлык елларында Сезнең өчен иң кыены нәрсә иде? Иң-иң истәлекле вакыйгалар нинди? Нәрсәгә ирешеп булды, нәрсәләр эшләргә өлгермәдегез яки эшли алмадыгыз?

- Гомумән әйткәндә, мин нидер эшли алмадык яки тиешенчә эшли алмадык дип әйтә алмыйм. Күп нәрсәгә ирештек. Социаль проблемаларга килгәндә, мәсәлән, илдә әле хәзергә кадәр тузган торакны бетерү буенча максатчан программа тормышка ашырган кеше юк. Ә без моңа 2005 ел башына ирештек, иске йортлардан 57 мең гаиләне күчердек. Аннан бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасын башлап җибәрдек. Яисә, мисал өчен, республикага тоташ газ кертү инде ун еллап элек төгәлләнде. Хәзер республикада юл төзелеше җәелдерелде. Информатизация һәм IT-технологияләр үсешендә ыргылыш ясала. 2013 елгы Универсиада өчен күпме эшләнде! Бездә хәзер идарәчеләрнең яшь командасы эшли, нәрсә һәм ничек эшләргә кирәген яхшы беләләр, нәтиҗәле шөгыльләнәләр.

Үзгәртеп коруның беренче елларын искә төшереп, шуны билгеләп үтәсем килә, без, үзебез дә ахырынача аңлап җиткермичә, хәлиткеч тарихи вакыйгаларда катнаштык. Демократик хәрәкәт башланды, сүз иреге бирелде. Үзгәртеп кору, хәбәрдарлык - бу төшенчәләр бөтен дөньяга мәгълүм булды. Шул чакта безнең интеллигенция сүз алды һәм тулысынча мөстәкыйльлек мәсьәләсен күтәрде. Ә татар интеллегенциясе һәрвакыт көчле булды. Аны берничек тә гаепләп булмый, хәлләр авыр иде, аеруча милли мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә. Мәсәлән, ул вакытка Казанда бердәнбер татар мәктәбе калган иде. 1990 елда Казанга Борис Николаевич Ельцин килде, интеллегенция вәкилләре белән очрашты, барсын да үз күзләре белән күрде. Без ул чорда мәсьәләләрне хәл итүдә шартнамәле юлны сайладык һәм дөрес эшләдек. Күптән түгел Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының “Россия Федерациясе дәүләт органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында” Шартнамәгә кул куюга 20 ел тулуны билгеләп үттек. Бу инде тарих, без әле аңа, сабак алыр өчен, кабат-кабат әйләнеп кайтырбыз.

Әлбәттә Татарстан өчен генә түгел, ил өчен дә хәлиткеч карарлар кабул итү җиңел булмады, Татарстан үзгәретеп кору елларында үз хокукларын яклау буенча алда барды. Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларацияне Россиянең башка субъектлары арасында беренче булып кабул итүе очраклы хәл түгел иде.

1991 елның 12 июне истә калды, ул көнне илдә беренче тапкыр Россия Президентын гына түгел, Татарстан Президентын да сайлаулар узды. Үзгәртеп кору вәзгыяте һәм үзәк белән мөнәсәбәтләр катлаулы иде. Татарстан мөстәкыйльлек таләп итә, хәтта тулысынча мөстәкыйльлек тарафдарлары да бар. Ул сайлауларда Борис Ельцин Татарстанда тавыш җыя алмады (50 проценттан кимрәк). Ә үз Президенты өчен Татарстан сайлаучыларының 74 проценты тавыш бирде. Шунысы яхшы, бу вакыйгалар тыныч узды. Президентлыкка кандидат сыйфатында сайлаучылар белән очрашканда мин рус телле кешеләрнең күзләрендә борчу күрдем. Менә шушы, мөгаен, иң кыен, ләкин иң мөһим мизгел булгандыр. Безнең республика күпмилләтле, милләтара низаглар чыгуга юл куярга һич ярамый иде. Миңа ышанып, алар Татарстанның беренче Президентына тавыш бирделәр. Һәм мин аларның ышанычын акларга тиеш идем. Президент вазыйфасында биш ел эшләгәннән соң, беренче срокка нәтиҗә ясаганда, минем иң мөһим казанышым - рус теллле кешеләр күзендә борчуның юкка чыгуы дидем. Шул заманнан бирле төрле милләт вәкилләре республика Президентына ышанып карыйлар.

Президент вазыйфасында егерме ел булу дәверендә минем төп казанышым шул дип саныйм: шул чор эчендә татар халкының абруен күтәрә һәм милли үзаңын ныгыта алдык. Барлык катлаулы процесслар шуны күрсәтте: татарлар - тынычлык сөюче, иҗтиһад итүче халык, алар Россия Федерациясенең аеруча үзгәртеп кору елларында бөтенлеген саклауда зур роль уйнадылар, татарлар - үз дәрәҗәсен белә торган, әмма шул ук вакытта башка халыкларны мәәфәгатьләрен ихтирам итә торган халык. Бу безнең халыкка мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртте. Без бит моңа мохтаҗ идек. Башка халыклар белән чагыштырганда, татарларга мөнәсәбәт төрлечә иде. СССР ның бөтен идеологиясе, тарих дәреслекләре татарларны татар-монголлар белән бәйләп күрсәтә иде. Әгәр дә ул болгавыр елларда безнең халык үзен башкача тотса, Россияне уртасында фаҗигале вакыйгалар булуы ихтимал иде. Безнең халыкның тарихы Чечня яки Кавказның башка халыкларыныкына караганда гадирәк дип әйтмәс идем мин. Татарлар үзләрен сәяси яктан да, икътисадый яктан да өлгергән халык итеп күрсәтте. Татарстанлылар тормышында да бик күп уңай үзгәрешләр булды. Без киң колачлы халыкара чаралар уздыра алдык, алар безнең күпмилләтле республиканың данын бөтен дөньяга тараттылар. Татарстанның даны, һичшиксез, бөтен татарларга таралды, чөнки барлык татарлар үзләрнең тарихи Ватаны итеп Татарстанны саный. Хәзер татарлар, кайда гына яшәсәләр дә, үз милләтләрен яшермиләр, андый заманнар инде узды.

- Россиядә шундый гадәт бар, “элеккеге” ләр язмышынан һич көнләшерлек түгел: кешенең хакимияттән китүе була, аңа каршы яман сүз кузгала. Бу гадәт Сезгә кагылмады. Сәбәбе нидә?

- Югары хакимияттәге кешегә кешеләрне яратырга кирәк, милләтенә, диненә карамастан. Вәгъдәне азрак бирергә һәм күбрәк эшләргә, популизмнан башка. Беренче затның төп бурычы - үз эшен белә торган, җаваплы кадрлар туплау һәм аларның кадерен белү. Минем шәхсән үз принцибым бар - кайда тугансың, шунда кирәгең чыккан. Чөнки минем газиз Татарстаныбызга мәхәббәтем чиксез. Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, ди татар халык мәкале.

- Сезне татар Президенты дип түгел, ә бөтен күпмилләтле Татарстан Президенты дип атыйлар иде. Сез бүген дә күп эшләрдә катнашасыз. Шулкадәр энергия һәм көч каян килә? Спорт? Гаилә? Әллә эшләргә гадәтләнгәнсезме?

- Төгәлрәк әйтсәк, мин бүген бик зур бер эштә - “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау-шәһәр Зөя” проектын гамәлләштерүдә. Бу минем күптәнге хыялым иде, аны тормышка ашыру мөмкинлеге тууга мин бик шат. Әлеге проектны гамәлләштерү өчен оештырылган Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча Республика фондының - “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе мин. Быел февраль аенда аны оештырганга дүрт ел тулды. Бу елларны мин ачышлар, иҗади эзләнүләр һәм тәҗрибә туплау еллары дип атар идем. Шуны әйтәсем килә, теләк булганда, әлеге проектның асылына җентекләп төшенү мөмкин хәл икән: фәнни-тикшеренү, проектлаштыру, төзү-төзекләндерү эшләреннән башлап иң нечкә, иң катлаулы реставрация-консервация эшләренә кадәр. Мин инде берничә тапкыр билгеләп үткәнчә, фәнни-өйрәнү процессы иҗади процесска әверелде һәм бик күп яңа идеяләр туды, тора-бара проект киңәйде, яңа объектлар барлыкка килде. Дөресен генә әйткәндә, мин хәзер бу эш белән шулкадәр мавыктым ки, республика Президенты булып эшләгән күп еллар каядыр еракта калгандай тоела һәм мин бөтенләй башка галәмдә шикелле. Фикердәшләрдән торган бик яхшы команда җыелды. Миңа яшәү һәм эшләү бик уңайлы бүген. Шунысы да бик мөһим: бу проект безнең рухыбызны баета, мин гел болай дим: безнең җәмгыятькә рухият кайта.

Энергия һәм көч, Фондның девизы раславынча, ихлас күңелдән эшләүдән килә. Тагын - безнең проектка бөтен халыкның ярдәм итүе рухландыра. Әмма бу - бер үк вакытта көчле этәргеч тә, һәм, һичсүзсез, зур җаваплылык та.

Гаиләм исә һәрвакыт миңа ышанычлы тыл булды, ярдәм итте. Хәләл җефетем Сәкинә Шакировна минем Президент вазыйфасыннан китүемне озак көтте, үзенә карата игътибар артыр дип өметләнде, күрәсең. Әмма аның өметләре бик үк акланып җитмәде. Бары тик тагын бер ял көне генә өстәлде. Беләсезме, мин бит шимбә көн эшкә йөрмәскә бер елдан соң гына күнектем. Сүз уңаеннан, тагын бер хыялым чынга ашты - минем хәзер этем бар, токымы - Көнчыгыш Себер лайкасы, Махмай исемле - Тукай буенча. Һәр шимбә-якшәмбе аның белән озаклап йөреп керәбез. Һәм, һәрвакыттагыча, мин һәр көн бассейнда. Минем норма - көн саен километр ярым. Узган ел 526 километр йөзгәнмен. Һәм, әлбәттә, минем гомерлек мавыгуым - шахмат. Тагын, телевизордан спорт тапшырулары карыйм. Спортны бик яратам - футбол, хоккей, биатлон, баскетбол, волейбол... Спорт яңалыкларын күзәтеп барам. Мин һәрвакыт спортка зур игътибар һәм күп вакыт бирәм. Ни өчен? Чөнки без бит дөньяда үзебез генә түгел, ә Татарстан турында дөнья белсен өчен “Ак барс”, “Рубин”, УНИКС, “Зенит” һәм Универсиада кирәк. Кешеләрне тагын нәрсә шулай берләштерә ала? Менә хәзер Сочида кышкы Олимпиада бара, бик күп кеше эшләрен ташлап, телевизорга, компьютерга, айфонга, айпадка текәлә, ул гына да түгел - Сочи стадионнарында утыра. Сугышлар, конфликтлар онытыла... Аларны нәрсә берләштерә? Спорт! Дөньяда спорттан да көчле идеология юк дип саныйм.

- Сез, чын татар буларак, атларга битараф түгел. Аларга вакытыгыз каламы?

- Безнең нәсел кушаматы “чаптын”, ягъни чабыш аты. Бабам да, бабамның әтисе дә хәлле кешеләр, нык крестьяннар булган, алар Сабантуй чабышларында катнашыр өчен ат тотканнар һәм Сабан туйларда җиңеп чыкканнар. Президент булып эшләгән заманда, атларга мәхәббәтемне белеп, миңа дистәдән артык нәселле ат бүләк иттеләр. Мин аларны шунда ук ипподромга бирә бардым. Аларны зур чабышлар вакытында күрәм, уңышларына шатланам.

- Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Безнең сорауларга җавап бирергә вакыт тапкан өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезгә исәнлек-саулык, игелекле гамәлләрегезнең тормышка ашуын теләп калабыз.


«Самар татарлары» журналы, №1(6), январь-март 2014