Чыгышлар, әңгәмәләр


Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгышы

Хөрмәтле халык депутатлары һәм кунаклар!

Татарстан Республикасында яшәп килгән милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык социаль-икътисадый прогресс һәм сәяси тотрыклылыкның нигезе булып тора. Ул дөньяга тәрәзә ача, Россия җәмгыятендә ихтирам уята, җәмгыятебезне тамырдан үзгәртеп кору шартларында икътисадый һәм сәяси реформаларга бәя бирүдә һәм юл сайлауда республиканың абруен күтәрә.

90 нчы еллар уртасында ук республиканы рухи, социаль-икътисадый, мәдәни яктан үстерүдә безнең тарафтан билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрне уңышлы төстә гамәлгә ашыру бүген сизелерлек уңай нәтиҗәләр бирә һәм алар безнең икътисадыбызга эчке, һәм аеруча мөһиме, якын һәм ерак чит илләр базарларында торган саен активрак катнашу мөмкинлеге тудыра.

Безнең күпъяклы элемтәләрнең географиясе һәм көнчыгыш, һәм көнбатыш юнәлешләрдә елдан-ел киңәя бара. Гарәп дөньясы илләре белән тышкы эшчәнлек өчен уңай шартлар булдырыла.

Узган елда без республикабызны Бөекбританиядә, Франциядә, Швейцариядә, Кытайда һәм башка илләрдә уңышлы төстә таныта алдык. Даими төстә тупланып бара торган тәҗрибә күрсәткәнчә, безгә республиканың халыкара чараларда катнашу дәрәҗәсен үстерү өстендә бик җитди эшлисе бар әле. Президент каршындагы Тышкы элемтәләр департаментына, республиканың Тышкы элемтәләр һәм сәүдә министрлыгына беренче ярты еллыкта бу эшчәнлекне тамырдан яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар комплексын раслау өчен кертәсе бар. Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыруда кандидат шәһәр буларак башкалабыз Казанның да катнашуын 2006 елдагы мөһим вакыйга дип исәплим. Шул рәвешле кыю һәм ышанычлы адым ясалды, ул Казанны әлеге биек орбитага чыгарды. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә һәм куйган максатларга ирешергә кирәк.

2007 елда Татарстанда зур-зур халыкара чаралар, беренче чиратта, Реконструкция һәм Үсешнең Европа Банкы Идарәчеләре Советының еллык җыелышы узачак. Шуңа бәйле рәвештә Казанга дөньяның 60тан артык дәүләтеннән вәкилләр җыелачак. Без бу мөмкинлекне инвестицияләр җәлеп итү һәм инновация проектларын гамәлгә ашыру өчен тулысынча файдаланырга бурычлы. Бу җәһәттән, Хезмәттәшлек турында меморандум кысаларында Бөтендөнья Банкы белән үзара багланышлар яхшы үрнәк булып хезмәт итә. Әлеге документ республикабызда социаль-икътисадый проектларны гамәлгә ашыруның төп юнәлешләрен билгели.

Гуманитар даирәдә дә халыкара хезмәттәшлек киңәя. Күп кенә илләр үзләренең Мәдәният көннәрен уздырдылар һәм Татарстан белән хезмәттәшлек үзәкләрен ачтылар. Россиядә Кытай Халык Республикасы Елы кысаларында Кытайның иҗат коллективлары гастрольләре көтелә. Республикага Кытай Халык Республикасы Рәисе килергә мөмкин. Лувр, Британия музее, Уффица Галереясе кебек музейлар белән элемтәләр урнаштырылды, безгә, үз чиратыбызда, Татарстанның казанышларын күрсәтү өчен Россиянең мәдәни үзәкләрен активрак файдалану мөһим.

Болон килешүе кысаларында белем бирү мәйданына чыгу буенча шактый яхшы алшартлар тудырылды. Белем бирү һәм фәнни учреждениеләрнең Европа Союзы һәм Россия Федерациясе имза куйган "Юл карталары" проектында катнашулары программасы гамәлгә ашырыла. Европа регионнары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен киңрәк файдалану, Евросоюзның региональ проектларын һәм программаларын бергәләп гамәлгә ашыру өчен хезмәттәшлек тәкъдим итү максатка яраклы булачак. Татарстан Республикасын Брюссельдәге Европа Союзы структураларында һәм шулай ук Страсбургтагы Европа Парламентында тәкъдим итү күркәм эш булыр дип саныйм. Әлеге чаралар кысаларында республикада ислам һәм христиан диннәренең үзара тату яшәүләре тәҗрибәсенә багышланган форум оештырып булыр иде. Монда утырышлары Мәскәүдә, Казанда һәм быелның февраль аенда Истамбул шәһәрендә узган "Россия-ислам дөньясы" халыкара стратегик караш төркеме очрашулары вакытында тупланган тәҗрибәне файдалану мөһим. Шул ук вакытта Ислам конференциясе оешмасы - ИКО белән киңәя барган багланышларны һәм үзара аңлашуны тулырак файдалану зарур.

Ватандашларыбыз белән багланышлар тоту безнең чит илләрдәге эшчәнлегебезнең мөһим өлешенә әверелә. Миграция үсә һәм аны һәрвакыт идарә кысаларында гына җайга салып булмый. Безнең бурыч - квалификацияле эшче көчләр, университетларда белем алу өчен яшьләрне җәлеп итү аша БДБ илләрендә булган потенциалны файдалану. Безнең ватандашларыбызның Санкт-Петербургта узган икенче Бөтендөнья конгрессында катнашуыбыз бу эштә мөһим этап булды. 2007 елда шундый ук конгрессны Казанда уздыру планлаштырыла. Министрлар Кабинетына чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны ирекле рәвештә Татарстан Республикасына күчерү эшенә ярдәм күрсәтү буенча 2007-2012 елларга исәпләнгән республика программасын кабул итүне тизләтергә кирәк. Миграция сәясәте белән бәйле барлык гамәлләр кешегә карата хөрмәт белән, бер чаттан икенчесенә бәрелми-сугылмыйча (еш кына шулай да булгалый, ләкин бәхеткә бездә түгел) һәм нәзакәтле рәвештә башкарылырга тиеш. Бу эштә Бөтендөнья татар конгрессының роле зур. Бүген ул Россия Федерациясенең Тышкы эшләр министрлыгы, Россия Федерациясенең хөкүмәт комиссиясе һәм Россия ватандашларының халыкара союзы белән тыгыз багланышлар урнаштырды. Казанда Россия ватандашлары йорты төзү зарур.

Шартнамә процессларын җайга салу өчен федераль законнар кабул ителү уңаеннан 1994 елның 15 февралендә төзелгән Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары арасында Шартнамә, мәгълүм булганча, үзенең көчен югалтты. Әлеге Шартнамә безнең өчен гаять мөһим документ булды. Ул республиканың статусын беркетте, сәяси тотрыклылыкка китерде, күп кенә икътисадый мәсьәләләрне хәл итте, мәдәниятне һәм халыкара элемтәләрне үстерү мөмкинлеген билгеләде. Бүгенге көндә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турында яңа Шартнамә кабул итү стадиясендә. Ул моңарчы гамәлдә булганыннан җыйнаграк, ләкин безнең республика өчен характерлы булган мөһим проблемаларны чишү мөмкинлеген бирә.

Кызганыч, ләкин илебез законнары еш кына субъектларга караган яисә уртак идарәдәге мәсьәләләрне җайга салуда аклап булмаганча кискен эш итәләр. Безнең Дәүләт Думасындагы депутатларга мондый законнарның кысаларын аныклауда һәм билгеләүдә активрак эшләү мөһим. Финанс ресурсларының кирәгеннән артык үзәкләштерелүе процессына тиешле бәя бирелергә тиеш. Мондый үзәкләштерүдән регион-донорлар күбрәк җәфа чигә. Инде формалашкан законнар чыгару эшчәнлеге белән беррәттән милли проектларны кануннар белән ныгыту республика Дәүләт Советы эшендә өстенлекле юнәлеш булып кала. Халыкның күпсанлы үтенечләре нигезендә парламент тарафыннан кабул ителгән мөһим закон уен биналарын һәм уен автоматларын махсус билгеләнгән урыннардан тыш башка җирләрдә урнаштыруга тыю кертте. Республика һәм Россия Федерациясенең калган субъектлары мәнфәгатьләреннән чыгып, Дәүләт Советының законнар чыгару инициативасыннан тагын да нәтиҗәлерәк файдалану актуаль бурыч булып кала.

Илебез 2007-2008 елларда узачак сайлаулар циклына әзерләнү чорына аяк басты. Сәяси көчләрне эреләндерү процессы дәвам итә. Партияләр никадәр азрак калса, алар арасындагы конкуренция дә шулкадәр катырак булачак.

Татарстанда барлык соңгы сайлау кампанияләре йомгаклары буенча һәрвакыт җитди уңыш яулаган "Бердәм Россия" партиясе көннән-көн идарәче сәяси структура сыйфатларын ала бара. Белдерүләре һәм эш- гамәлләре республикабызның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләренә каршы килә торган партияләр, хәрәкәтләр бүген безнең сайлаучыларда кызыксыну уятмаячаклар.

Гражданлык җәмгыяте институтларын камилләштерү дәвам итә. Республикада җәмәгать оешмалары челтәре елдан-ел үсә бара. Узган елда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшли башлады һәм аның тавышы торган саен ышанычлырак яңгырый. Законнар һәм норматив актларга экспертиза ясауда катнашу һәм шулай ук җәмәгать фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү Иҗтимагый палата эшендә мөһим юнәлеш булып кала.

2007 елда безнең 2 зур форум - Татарстан халыклары корылтаен һәм IV Бөтендөнья татар конгрессын уздырасыбыз бар. Аларның йогынтысы Россия Федерациясендә генә түгел, ә чит илләрдә дә сизеләчәк.

Татарстан халыкларының булачак корылтаенда Татарстан Республикасы Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясен Татарстан Халыклары ассамблеясе итеп үзгәртеп кору мәсьәләсен күтәреп булыр иде. Бу, минемчә, республикада да, аннан читтә дә яңартылган оешманың абруен арттырачак.

Татарстан фәкать ислам өчен генә түгел, ә православие өчен дә йогынтылы рухи үзәккә әверелеп бара. Татарстан башкаласына Мәрьям Ананың Казан иконасы күчермәсе кайтарылганнан соң христиан динендәге гыйбадәтчеләр санының үсүе күзәтелә. Моңа безнең Рус православие чиркәве, Бөтенроссия Патриархы Алексий II белән үзара файдалы һәм күркәм мөнәсәбәтләребез ярдәм итә. Исламга хезмәт итүдә Россия Мөфтиләре Шурасы Рәисе мөфти Равил Гайнетдин һәм Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте баш мөфтие шәйхелислам Тәлгать Таҗетдиннең тырышлыкларны берләштерергә омтылулары төрлечә хуплауга һәм кирәк булганда ярдәм итүгә лаек.

2006 ел, беренче чиратта, әдәбият һәм сәнгать елы буларак истә калды. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Николай Фешин, Александр Ключарев юбилейларын бәйрәм итү кебек масштаблы мәдәни акцияләр, Лондонда Галиәсгар Камал театры гастрольләре, Ф.Шаляпин, Р.Нуриев исемендәге фестивальләр һәм башка бик күп чаралар республиканың уңай имиджын ныгытуга ярдәм итте.

Быелгы ел тагын бер матур вакыйга белән истә калачак. Республикабыз энҗеләренең берсе - борынгы Алабуга - бүген үзенең 1000 еллыгы бусагасында тора. Бу гүзәл кала үзенчәлекле "туристлар Мәккәсенә" әверелер дип ышанасы килә. Агымдагы елда без, бөтен халкыбыз белән бергә, республикабызда 3 миллиард тонна нефть чыгару белән бәйле рәвештә фидакарь нефтьчеләребезнең хезмәтен данлый алачакбыз.

Аеруча динамикалы үсүче институтларның берсе булып массакүләм мәгълүмат чаралары тора. Бу даирәдә республика күп нәрсәләрдә алда бара. Иң мөһиме - сүз иреге гарантияләнгән. "Җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законы гамәлгә кергәч, республиканың район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары яңа хокукый нигездә эшли башладылар. Район газеталарын үзәкләштереп басуга һәм полосаларны аралаштырып, кушымталар белән чыгаруга күчү аркасында халкыбыз бүген республикадагы һәм тулаем Россиядәге вакыйгалар турында тулы мәгълүмат ала.

Тәрбия системасында гаилә бик мөһим роль уйный. Безгә гаилә тәрбиясе белән бәйле гореф-гадәтләрне һәм кыйммәтләрне торгызуның һәм үстерүнең гомумреспублика программасын эшләргә кирәк. Балалар туу кими бару һәм демографик хәлнең начарлануы җирлегендә безне, барыннан да элек, ятимлек һәм сукбайлык проблемалары борчый. Иҗтимагый палата, депутатлар корпусы, журналистлар, хокук саклау органнары хәлне үзгәртү буенча үз тәкъдимнәрен кертергә бурычлы.

Уллыкка-кызлыкка алу ятимлек проблемасын хәл итүдә мөһим институт. Күрелгән чаралар безгә узган елда 2017 ятим баланы һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләләргә тапшыру мөмкинлеге бирде (шул ук вакытта балалар йортларында, дәүләт асравында 1598 бала бар). Патронат гаилә институтын үстерү буенча норматив хокукый актлар пакетын кабул итүне күздә тоту зарур. Шулай ук безгә өлкән яшьтәге гражданнарны карап һәм тәрбия итеп торуда яңа юллар һәм ысуллар эзләргә кирәк. Бүген шундый 1943 кеше картлар йортында яши. Аларның 177сенең әлеге карт-корыга ярдәм итәргә һәм аларны асрарга көчләре җиткән хезмәткә сәләтле балалары бар. Эш монда санда гына да түгел, тормыш һәр кешегә бер мәртәбә бирелә. Үз вакытында мин мондый темаларны массакүләм мәгълүмат чараларында тикшерергә, үзләренең ата-аналарын язмыш кочагына ташлаган кешеләргә йогынты ясау формаларын табарга, аларның уллык-кызлык хисләренә мөрәҗәгать итәргә чакырган идем инде. Мәсәлән, Балтач районында өлкән яшьтәгеләр өчен бер генә картлар йорты да юк, ә иң мөһиме, администрациянең максатчан эшләве аркасында моңа ихтыяҗ да юк.

Пенсияләр буенча. Узган елда алар 12 процентка үсте һәм 2700 сум тәшкил итте. 2007 елда шулай ук үсеш,ул гына да түгел фаразлана торган инфляция дәрәҗәсеннән югарырак үсеш планлаштырыла.

Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәте 2006 елда стратегик юнәлешләргә кертелде. Республиканың эзлекле рәвештә үсүче икътисады җирлегендә яшьләрне социаль үстерүгә инвестицияләр җәлеп итү яшьләр арасында акрынлап гомуми вәзгыятьне яхшырта баруга хезмәт итә.

Яшь буынның социаль активлыгы һәм граждан буларак өлгергәнлеге "Сәләт", "Ватан", "Татарстан Республикасы студентлары лигасы", Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый Яшьләр Палатасы кебек социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы җәмәгать оешмаларында катнашуда чагыла.

Һәм республика, һәм муниципаль дәрәҗәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән "Россия Федерациясендә дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен" гамәлгә ашыруда "Без булдырабыз!" дигән Татарстан лозунгы астында 2007 елда Идел буе федераль округында игълан ителгән Яшьләр елы чараларында актив катнашырга кирәк. Без мондый юлның хаклыгына торган саен күбрәк инанабыз.

Хокук саклау органнарының координацияләнгән уртак гамәлләре белән оешкан җинаятьчел төркемнәр тарафыннан кылынган һәм зур шау-шу тудырган җинаятьләр буенча җинаять эшләре тикшерелде. Нәтиҗәдә республикада гына түгел, ә аннан читтә криминоген хәлгә җитди йогынты ясаган төркемнәрнең лидерлары һәм аларда катнашучылар зарарсызландырылды һәм судка бирелде. Узган елда заказлы үтерешләрнең, утлы коралдан файдаланып ясалган җинаятьләрнең саны байтакка кимүен шул эшнең уңай нәтиҗәсе дип санарга кирәк. Киләчәктә дә шулай дәвам итәргә кирәк. Бездә түзеп тормау вәзгыяте булдырыла һәм ул оешкан җинаятьчел төркемнәрнең безнең республиканы читләтеп узуына ярдәм итә.

Узган елда наркомания белән бәйле вәзгыять бераз яхшырды. Ләкин наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларның таралу масштаблары әле һаман югары. Бу шартларда бөтен көчне республикага наркотиклар керә торган каналларны ябуга, наркобизнесның икътисадый нигезләрен юк итүгә туплау мөһим.

2007 ел Хәйрия елы дип игълан ителде. "Йөрәктән - йөрәккә" шигаре белән башланып киткән хәйрия чаралары халык арасында зур хуплау таба. Хәзер хәйрия эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле норматив актлар кабул итәргә, ихтыяҗлар исемлеген төзергә, аларның өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә кирәк.

Хәйрия елы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү һәм социаль адаптацияләү эшен сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдә, махсуслаштырылган инвентарь сатып алу юлы белән, оештырырга кирәк. Без, хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр, гражданнарның аеруча ярдәмгә мохтаҗ категорияләренең иң мөһим ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бик күп, бик күп нәрсәләр эшли алабыз һәм эшләрбез дип ышанам һәм моңа шикләнмим.

Безнең халыкта: Изгелек җирдә ятмас, дигән мәкаль бар бит!

Хөрмәтле халык депутатлары!

Икътисадта Республика Хөкүмәте тарафыннан эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла торган структур үзгәртеп корулар халыкның социаль хәлендә торган саен калкуырак чагылыш таба.

Өстәлгән бәянең - икътисадыбызның ни дәрәҗәдә үсүен билгеләүче төп күрсәткечебезнең үсү темплары фәкать соңгы елда гына да 20 процентка артты һәм 380 миллиард сум тәшкил итте. Аның рентабельлеге 37 процентка кадәр күтәрелде. Сәнәгатьтә җитештерү һәм тулаем продукт күләмнәренең үсеш темпы да илдәге уртача күрсәткечләрдән сизелерлек югары. Нәтиҗәдә 2006 елда тормышның сыйфатын билгеләүче интеграль күрсәткеч тулаем Татарстан Республикасы буенча 8,5 процентка артты (узган елда - 3 процент). Шунысы аеруча мөһим, аның структурасында халыкның реаль хезмәт хакы (119 процент), акчалата керемнәре (118 процент) билгеләнгәннән югарырак темплар белән үсте.

Бәйсез чыганакларның соңгы мәгълүматларына караганда, сәнәгатьтә җитештерелгән продукция күләме буенча Россия Федерациясендә бишенче урын алып, Татарстан икътисадый үсешнең берләштерелгән күрсәткечләре буенча Мәскәүдән соң икенче урында, ә социаль үсеш буенча тулаем илебездә өченче урында тора.

* * *

2007 елда тормыш сыйфатының интеграль күрсәткечен 6,6 процентка үстерүне тәэмин итү бурычы куелды. Сезгә Юлламаның киңәйтелгән варианты өләшенде, анда һәр даирә буенча җентекле анализ һәм тәкъдимнәр бирелгән. Шуңа күрә мин фәкать киләчәктә безнең тырышлыкны туплауны таләп иткән яңа принципаль моментларга гына тукталмакчы булам.

Иң элек халыкның хезмәт хакы һәм акчалата керемнәре турында. Узган елда хезмәт хакы яшәү минимумыннан, ә киләчәктә минималь куллану бюджетыннан кимрәк булган бер генә хезмәткәр дә калмаслык шартлар тудыру бурычы куелган иде. Бу юнәлештә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика комиссиясе тарафыннан башкарылган эш сизелерлек уңай нәтиҗәләр бирде. Яшәү минимумыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләүче предприятиеләр саны бер елда ике мәртәбә диярлек кимеде. Хезмәт хаклары яшәү минимумыннан түбәнрәк булган хезмәткәрләр өлеше 41 процентка кимеде. Шул ук вакытта безнең кайбер әйдәп баручы предприятиеләрдә минималь куллану бюджетыннан түбәнрәк (хәзер ул 5800 сум) хезмәт хакы алып эшләүче хезмәткәрләрнең нисбәте әле һаман зур ("ПОЗИС" 62 процент), Казан авиация җитештерү берләшмәсе (47 процент), Вертолет заводы (31 процент), Элекон (30 процент), СМП-нефтегаз (20 процент), КамАЗ һәм АлАЗ (16 процент). Мондый хәл белән һич тә килешеп булмый. Әлеге предприятиеләр агымдагы елда бу күренештән тәмам һәм мәңгелеккә котылырга тиешләр. Моның өчен аларда реаль мөмкинлекләр бар. Республика комиссиясенә бу эшне барлык товар җитештерүчеләр һәм эш бирүчеләр белән алга таба да һөҗүмчән дәвам итәргә кирәк.

Узган 2006 елда бюджет даирәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы ике мәртәбә арттырылуга карамастан, (тариф өлеше май аенда 11 процентка һәм октябрьдә 15 процентка күтәрелде, компенсация түләүләре сакланды), бюджет даирәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы әлләни югары түгел һәм бу хәл хезмәт базарындагы гомуми вәзгыятьтә дә чагылыш таба. Республика Хөкүмәте агымдагы елда бюджет даирәсендә хезмәт хакын 2008 елга карата икътисад буенча уртача хезмәт хакының 80 проценты дәрәҗәсендә күтәрү өчен структур үзгәртеп корулар аша алшартлар тудырырга тиеш. Хәзер бу нисбәт 70 процент чамасы (8830 сумга карата нисбәттә 6308 сум) тәшкил итә. Сүз сәнәгатьтәге уртача хезмәт хакы турында түгел, ә республикадагы уртача хезмәт хакы турында бара.

Хезмәт җитештерүчәнлегенең үсүе җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген билгеләүче иң мөһим күрсәткеч булып кала һәм дәүләт идарәсенең төп эш юнәлеше буларак билгеләнә. Хәзерге этапта хезмәт җитештерүчәнлеген алдынгы чит илләр дәрәҗәсе күрсәткечләренә җиткерү өчен тырышырга кирәк. Без фәкать шулай гына бер үк вакытта милли икътисадның конкуренциягә сәләтен тәэмин итүгә, кадрлар кытлыгы проблемаларын чишүгә һәм, алдынгы илләрдәге кебек, югары хезмәт хакы түләү, тормышның сыйфатын Көнбатыш Европа стандартларына җиткерү өчен шартлар тудыра алачакбыз.

Милли проектлар. Барлык хакимият тармакларының: федераль, республика һәм җирле органнарның тырышлыгы, әүвәлгечә: интеллектуаль потенциалны, медицинаны, физик культура һәм спортны, торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә, һәркем ала алырлык торак белән тәэмин итүгә, социаль яклауга, мәдәният һәм сәнгатькә тупланырга тиеш. Агросәнәгать комплексын кертеп, әлеге тармакларга узган елда республика бюджетыннан барлыгы 58 миллиард сумнан артык акча җибәрелде. Федераль программалар буенча 5,2 миллиард, шул исәптән милли проектлар кысаларында 5 миллиард сум акча алынды. Нәтиҗәдә милли проектлар буенча барлык планлаштырылган параметрларга ирешелде.

Әлеге мөмкинлекләр колачлырак төстә һәм үсә бара торган нәтиҗәлелек белән аграр секторда файдаланыла. Барлык төр хуҗалыкларда 76 миллиард сумлык тулаем продукция (чагыштырма бәяләрдә еллык үсеш - 4,8 процент) җитештерелде. Ашлыкның тулаем җыемы 4,5 миллион тонна. Май сыгу өчен рапс беренче мәртәбә 112 мең тонна җыеп алынды. 1618 мең тонна сөт җитештерелде. Еллык үсеш - 5,4 процент. Бу планлаштырылганнан артыграк. Бер сыерга савып алынган сөт 3786 килограмм тәшкил итте. 55,8 мең тонна кош ите җитештерелде (үсеш 17 процент). Моңа бәйле рәвештә мин сезнең игътибарыгызны бик кызыклы моментка юнәлтәсем килә. Үз вакытында безнең базарга эре сәүдә кампанияләре килүгә сөендек. Ләкин аларның ассортиментында, кагыйдә буларак, республика предприятиеләрендә җитештерелгән продукциянең чагыштырма күләме бик аз урын алып тора. Боларның барысы да республикада җитештерелүенә, ул гына да түгел, яхшырак сыйфатлы булуына карамастан икмәк-күмәч, казылык, кош ите, сөт һәм сөт продукциясе, йомырка читтән кертелә. Без аларны республикага "керткәндә" алар безнең продукцияне сатып кына калмыйча, аны Татарстаннан читкә дә экспортлауга ярдәм итәргә сөйләшкән идек. Бу безнең зур кимчелегебез. Бу юнәлештә хөкүмәт мәсьәләне уңай якка хәл итәргә бурычлы.

Мәгариф. 2006 елда республикада сәләтле студент яшьләргә, иң яхшы укытучыларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә грантлар бирү юлы белән ярдәм күрсәтү буенча Россия Федерациясендә үрнәге булмаган программа старт алды. Алар белем алу өчен Россия Федерациясе, АКШ, Бөекбритания, Франция, Германия һәм Швейцариянең иң көчле югары уку йортларына һәм фәнни үзәкләренә җибәрелделәр. Хәзер алар кире кайталар һәм республикага заманча белемнәрдән тыш, иң мөһиме, киң колачлы эшлекле багланышлар урнаштырып кайталар.

Бу юнәлештә тупланган тәҗрибәне һәм шулай ук белем бирүнең алдынгы ысулларын һәм формаларын кертүгә зур ихтыяҗ булуын исәпкә алып, Хөкүмәткә агымдагы елда, Гарәп илләре мисалында республика югары уку йортлары белән берләшеп чит илләрнең әйдәп баручы университетлары филиалларын, беренче чиратта - техник даирәдә, ачу мәсьәләсен өйрәнергә һәм гамәлгә ашырырга кирәк. Бу бездә , республикада менә дигән белем алу мөмкинлеге бирәчәк. Фәкать шулай гына без илебезнең киләчәктә чәчәк атуы өчен шартлар тудыра алачакбыз.

Шул ук вакытта, кызганычка каршы, шактый зур күләмдә бюджет средстволарын мәгариф тармагына җибәрүгә карамастан, көтелгән нәтиҗәләргә ирешә алмавыбызны танырга туры килә. Хәлне үзгәртү һәм бу юнәлештә яңа баскычка күтәрелүне тәэмин итү өчен Хөкүмәт тарафыннан республиканың Иминлек Советы хуплаган 14 вертикаль - интеграцияләнгән белем бирү "чылбыры" - "мәктәп-һөнәр училищесы- югары уку йорты- предприятие" составында белем бирү кластеры формалаштыру эше башлап җибәрелде. Кластер кысаларында һөнәри белем бирү системасы һәм бизнес җәмәгатьчелеге арасында кооперациягә нигезләнгән яңа партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырылачак. Башлангыч һәм урта һөнәри белемне яшьләр югары уку йорты системаларында ала алачаклар. Эш бирүчеләрнең белем кластерында катнашып белгечләр әзерләүнең сыйфатын контрольгә алуларына ирешү мөһим. Бу яңача якын килү. Без һөнәри-техник белемгә икенче сортлы белем итеп караудан китәргә тиеш. Балалар кая яхшырак эшләргә, лаеклы хезмәт хакы алырга һәм шушы ук вертикальдә укуны дәвам итәргә мөмкин булачагын алдан ук белеп торырга тиешләр.

Медицина. 2006 елда тармак бюджетына (14,7 млрд. сум) өстәмә рәвештә 5 млрд. сумнан күбрәк акча җибәрелде. Шулардан 3 млрд. сум чамасы республика акчалары - югары технологияле медицина ярдәмен үстерүгә, калганы - федераль акчалар - башлангыч звеноны үстерүгә юнәлтелде. Көчне һәм акчаларны бергә туплау сәламәтлек саклаудагы байтак катлаулы проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирде: Төбәкара клиника- диагностика үзәге ачылды, заманча Йогышлы авырулар хастаханәсе эксплуатациягә бирелде, Республика клиника хастаханәсендә 51 операция һәм 130 реанимация урыны тулысынча реконструкцияләнде һәм җиһазландырылды, Республика балалар клиника хастаханәсендә, Казан онкология диспансерында, "Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе" фәнни-тикшеренү үзәгендә, Республика офтальмология хастаханәсендә зур күләмле эшләр дәвам итә. 1,7 млрд. сумлык медицина җиһазлары сатып алынды, 265 берәмлек санитар автотранспорты һәм ике санитар авиация вертолеты бирелде. Югары технологияле операцияләр ясау куәтләре 2 тапкырга артты, операциядән соңгы катлаулануларны киметү өчен шартлар булдырылды. Федераль һәм республика льготачылары 2 млрд. сумлык медикаментларны бушлай алдылар, бу - 2005 ел белән чагыштырганда 72 процентка күбрәк.

Шушы фонда күптән көтелгән тәүге нәтиҗәләр барлыкка килә. Узган елда халык арасында үлем-китем 5 процентка кимеде. Димәк, 2,5 меңнән күбрәк кеше гомере саклап калынды. Аналарның бала тапканда үлеме, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, травмалардан, агуланудан һәм бәхетсезлек очракларыннан, онкология аркасында үлемнәр кимеде. Йогышлы авыруларның кимү динамикасы сизелә. Өч ел элек медицинага өстенлекле булышырга биргән вәгъдәбез төгәл үтәлә.

Шул ук вакытта сәламәтлек саклау системасы тырышлыгы белән генә, халыкның актив катнашыннан башка, демографик кризисны бетерү юлында уңышка ирешү мөмкин түгел. Австриянең танылган галиме һәм табибы Фейхтерслебен әйткәнчә: "Гомерне озайтуның бөтен сере, аны кыскартмаудан гыйбарәт". Әгәр кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртмаса, әллә нинди яңа технологияләр дә аңа ярдәм итә алмый. Агымдагы елда фәнни даирәгә, Фәннәр академиясенә, республика Хөкүмәтенә, алдынгы чит илләр тәҗрибәсен кулланып, кешеләрнең үз саулыгын саклау һәм ныгыту белән кызыксынуын арттыруда нәтиҗәле чаралар тәкъдим итү зарур. Кешеләребезнең саулыгы - илнең бәя биреп бетергесез капиталы һәм байлыгы.

Ел башыннан ук игътибарны льготникларны дарулар белән тәэмин итүнең җитәрлек булмавына тагын бер кат юнәлтәсе килә. Бу халыкның бик зур ризасызлыгын тудыра. Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин янында министрлар белән очрашуда җитди сөйләшү булды. Иң якын арада хәл төзәтелер, дип уйлыйм.Әйе, федераль программа буенча финанслау тәртибе үзгәрде. Федераль органнар белән активрак, алдан уйлап эшләргә кирәк. Гражданнарыбыз чиновникларның компетентсызлыгыннан җәфа чигәргә тиеш түгел. Складлар бушый башлаганны белмәгәннәрме? Үзләре үк җибәргән хатаны берничә кабат төзәтү - батырлык түгел ул. Әгәр дә кешегә дәвалану кирәк икән, ул - "дарумы, әллә акчамы?" - дип икеләнеп тормасын. Республика Хөкүмәте, федераль хакимият органнары белән бергәләп, үз вәкаләтләре чикләрендә, авыруларны тормыш өчен иң мөһим күрсәткечләр буенча беренче чиратта тәэмин итүнең кичектергесез чараларын күрергә тиеш. Республика Дәүләт Советы да әлеге түзеп торгысыз хәл турында үз позициясен федераль хакимияткә җиткерергә тиеш, чөнки бу - халык авазы.

Торак-коммуналь хуҗалыгы. Финанс савыктыруы, ТКХ хезмәтләре өчен 100 процентлы акчалата түләүгә күчү, гаилә кеременә бәйле төстә турыдан-туры бюджет ярдәме системасын кертү торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның ил буенча иң арзан булуы шартларында бу тармакка зыянсыз эшләү дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирде. Ләкин әле бу проблема хәл ителде дигән сүз түгел. Әйе, тарифларның үсүе беркемгә дә, беркайчан да шатлык китерми. Шуңа күрә халыкның бер өлешенә субсидияләр аша нәтиҗәле ярдәм тормышка ашырылырга тиеш - бу безнең Хөкүмәт эше. Бу акланган эш, чөнки йөз процентлы түләүдән башка ТКХны реформалау турында сөйләп тә булмый.Республикада 1 кв.метрга хезмәт күрсәткән өчен түләү күләме, капиталь төзекләндерү өчен түләүләрне дә исәпкә алып, Россиядәге уртача түләүләрдән өчтән бергә азрак. Плакат күтәреп урамга чыгучы бу хакта уйламыйдыр да, ләкин саннарны белергә һәм чагыштырып карарга кирәк. Безнең бурыч - тарифларның кыйммәтләнүе шартларында хезмәт күрсәтүне арзанайтырга, аларның системасын камилләштерергә. 2007 елда республикада ТКХ тарифларының үсеше Россия Федерациясендәге уртачадан 1 процентка түбән булды.

Шуңа да карамастан, бу кайнар өлкәдә эшләрнең барышы канәгатьләнерлек дип булмый әле. Профильле министрлык, муниципаль берәмлекләр башлыклары, тарифлар буенча ялгышлыкларга юл куймас өчен, бигрәк тә пенсионерлар һәм аз керемле гражданнар белән даими эш алып баруны тәэмин итәргә тиешләр. Күп кенә гражданнар өчен кемнеңдер гаебе буенча счетта куелган һәр артык сум аларның авыр хәлләренә хакимиятнең битараф каравы турында сигнал ул.

Соңгы айларда кайбер шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да, җылылыкка тарифларның кискен күтәрелүе моның ачык мисалы. Әйе, чыннан да федераль законнарда үзгәрешләр булды, ләкин бу кыш уртасында җылылык бәясен кискен үзгәртергә мөмкин дигән сүз түгел. Әле җитмәсә, халыкка тиешле мәгълүматны җиткерми һәм адреслы субсидияләр аша гражданнарга ярдәм чараларын күрми торып. Бу әлеге вакыйгага кагылышлы аерым вазыйфаи затларның тәртипләрен карауга, кайберәүләрнең биләгән урыннарыннан азат ителүенә сәбәп булды. Барысының да: хөкүмәтнең, әлеге шәһәрләр администрацияләренең эшчәнлегенә бәя бирелде. Татарстанда тик торганнан мондый көтелмәгән хәлләр булырга тиеш түгел. Без хәтта бер баррель нефть 9-12 доллар торганда да мондый нәрсәләргә юл куймадык. Тарифларның үсеше бездән генә тормый, ләкин без күп нәрсәләр эшли алабыз. Күп нәрсәләр эшләнә дә. Үз вакытында Казан администрациясе "Татэнерго"ның арзанрак җылылык белән килүенә каршы булды. Йөзләгән пар казаннары кешеләр акчасына баедылар.

Шуңа 2007 елда, һичшиксез, бу тармакка инвестицияләр җәлеп итүне һәм кызыксынган милекчеләр килүне стимуллаштыручы нигезләнгән тарифлар кертүне дәвам итәргә кирәк.

Агымдагы елның гыйнварында Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин катнашында уздырылган Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы керемнәре түбән булган гражданнар өчен ТКХ хезмәтләренең һәм торак төзелешенең һәркем ирешерлек булуына аерым игътибар бирде.

Президиумда халыкның гадел ризасызлыгын тудырган мәсьәләләргә - торакның даими рәвештә ремонтлап бетерелмәвенә (капиталь ремонт проблемасына), Торак милекчеләре ширкәте һәм Торак төзелеше комплекслары оештыру һәм аларның функцияләве проблемаларына аеруча зур әһәмият бирелде. Дәүләт йортларны капиталь ремонтлаган өчен халыкны икенче кабат түләргә мәҗбүр итә алмый, фатир өчен түләгәндә аңа алынган инде. Хәзер бу катлаулы хәлдән чыгу юлын табарга кирәк. Президентның әлеге мәсьәләне тикшерү йомгаклары буенча биргән поручениеләре закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары карарларын кабул итү өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте әзерләгән чаралар пакетының нигезен тәшкил итте. Тармак реформаланачак, чөнки ул беребезгә дә ошамый.

Торак сәясәте. 2007 елда Татарстан социаль ипотекасы буенча һәркем алырлык торакка 8500 гаилә ия булачак, шуларның кимендә 1500е - авыл гаиләләре. Ә 2009 елга безгә ел саен 10 мең фатир торак тапшыру дәрәҗәсенә чыгарга кирәк.

Социаль ипотека буенча торак рәсмиләштерергә теләүчеләрнең һаман саен арта баруын исәпкә алып, гаделсез бүлүгә юл куймау һәм мөмкин булган хокук бозуларны кисәтү максатларында, Попечительлек советына,Тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыргандагыча ук, үтә күренмәле кагыйдәләр раслауны һәм матбугатта бастыруны гамәлгә ярашлы, дип саныйм.

Исегезгә төшерәм, социаль бурычларны хәл итүче фондка намуссыз түләүчеләр булырга тиеш түгел. Торак фондына кертемнәрне намуслы рәвештә түләп барган товар җитештерүчеләр мәнфәгатьләрен яклау өчен аларның хезмәткәрләренә арзанлы торак төзелешендә тигезлекне катгый саклау зарур. Әгәр коммерция торагының бер квадрат метр бәясе бүген үк инде уртача 32 мең сумнан артып китүен исәпкә алсак, торакны Дәүләт торак фонды аша төзүнең файдасы күренеп тора.

Социаль яклау системасында өстенлек сыйфатында гуманлаштыру принципы алга чыгарылырга тиеш. Статусларының социаль спецификасын исәпкә алып, һәр кешенең шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерү игътибар үзәгенә куелсын. Моның өчен социаль хезмәт күрсәтү системасын модернизацияләү буенча 2007 елда халыкның чынбарлыктагы матди һәм гаилә хәлен, социаль активлыгын, физик халәтен исәпкә алып, аерым категорияләренә патронажлык итү индивидуаль моделен эшләргә кирәк. Мисал итеп еврей общинасы эшен китерә алам, анда һәр гаиләне, һәр кешене беләләр һәм аңа ярдәм итәләр.

Икътисадый сәясәтнең төп көчләре агымдагы елда Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә әзерлеккә, кластерлы үсеш өчен шартлар булдыруга, яңа перспектив секторларны үзләштерүгә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелергә тиеш.

Россия Федерациясенең БТОга керүе белән Татарстан Республикасы һәм аның товар җитештерүчеләре дөнья икътисадының тулы хокуклы катнашучыларына әвереләләр. Без бүген үк әлеге процедураның нәрсәгә китерәчәген чынбарлыкта күзалларга, глобаль интеграция вакыйгаларының мөмкин булган уңай һәм тискәре йогынтысын, икътисадның һәм социаль сфераның төп тармакларының яңа шартларда функцияләве сәләтен төгәл күзалларга тиешбез. Авыл хуҗалыгында, финанс, инвестиция һәм иминият секторында, хезмәт күрсәтүләр базарында конкуренциянең нык кискенләшүе көтелә. Республика Хөкүмәтенә, Милли банк җитәкчелегенә бу өлкәләрдә алдан ук чаралар комплексы эшләү зарур. Дәүләт идарәсе үзе үк принципиаль үзгәрергә тиеш. Ул чагыштырмача базар өстенлекләрен һәм капиталның, ресурсларның мобильлеге яңа мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалануга юнәлтелсен. Тышкы икътисадый эшчәнлеккә идарә итү республика системасы, сәүдә йортлары һәм Татарстан Республикасының якын һәм ерак чит илләрдәге вәкиллекләре эше тамырдан үзгәртеп корылырга тиеш.

*

* *

Сәнәгатьне алга таба да үстерүнең нигезе булып "Татнефть", Түбән Кама "Нефтехим", "КамАЗ", "ТАИФ", "Казаноргсинтез" һәм башка үсә баручы компанияләр булды һәм булып кала. Әлеге компанияләрнең инвестиция проектларын тормышка ашыру аларның республика Хөкүмәте белән уртак бурычы булып тора. "Татэнерго"ны үстерүнең яңа этабы булып электроэнергия җитештерүне пар-газ циклына күчерү торырга тиеш. Бу энергияне арзанайта һәм газ чыгымын 20 процентка экономияләргә, бер үк вакытта генерацияләнүче энергия үз кыйммәтен төшерергә мөмкинлек бирә. Бу катлаулы эш, бигрәк тә Казанда яңа куәтләр, җитештерү мәйданнары табарга кирәк. Якындагы 2-3 елда куәтләрнең яртысын гына булса да шушы технологиягә күчерсәк, без зур нәтиҗәгә ирешербез. Энергетик базар эрасы җитә, соңга калмыйсы иде. Иң якын арада газ бүлү белән җитди проблемалар килеп чыгачагы фаразлана.

Узган елда икътисадны үстерүнең төп принципы сыйфатында кластер принципы билгеләнде. Ләкин дәүләт идарәсе системасын сайлап алынган юнәлеш нигезендә үзгәртеп кору без уйлаганча тиз бармый әле. Моның төп сәбәпләре түбәндәгеләр:

- Сатып алулар һәм сатулар даирәсендә якорь предприятиеләренең ябыклыгы, бу өлкәгә җирле җитештерүчеләрне кертүнең чикләнгәнлеге.

- Төп предприятиеләрнең кластерлар төзү яңа оештырылучы предприятиеләр файдасына ресурсларны яңадан бүлүнең нәтиҗә бирмәвенә китерер, дип шөбһәләнүе. Монда "зыян салмаска" кагыйдәсе буенча, нәтиҗәле үсешнең корпоратив мәнфәгатьләрен булдырып кына хәрәкәт итергә кирәк.

- Кластерның идея рухландыручысы - "баш мие" булмау. Фәннәр академиясе, югары уку йортлары, ниһаять, әлеге мөһим процессларга фәнни җитәкчелекне һәм аларны озата баруны үз кулларына алырга тиешләр. Бу төрле фәнни идеяләрне һәм яңача якын килүләрне сынап карау өчен киң кыр.

- Кластер үсеше инвестиция проектларына финанс ярдәме системасын яңа юнәлешкә кертү зарурлыгы. Агымдагы елда Инвестиция-венчур һәм Залог-иминият фондларын финанслау өстенлекләре тиешенчә үзгәртелергә тиеш.

Кластерлы сәнәгать сәясәтендә автомобиль кластеры аерым урын тота. Хәзер, Татарстанда йөк һәм җиңел автомобильләренең тулы линиясен җитештерү һәм җыю өчен бөтен шартлар тудырылгач, әлеге кластерның төп бурычы итеп республикада көчле компонентлар базасы төзү куела. Без уникаль конкурент өстенлекләргә - нефть химиясе һәм нефть эшкәртүнең көчле базасына ия, алар әлегә җитәрлек файдаланылмый. Полимер материаллардан һәм резина-техник әйберләрдән компонентлар хәзер автомобиль бәясенең 25-27 процентын тәшкил итә һәм аларның өлеше ел саен арта бара.

Узган елда КАМАЗ төркеме предприятиеләре тарафыннан 44 мең чамасы йөк автомобиле җитештерелде һәм реализацияләнде (үсеш 134 проценттан артык). Республикада "Северсталь-авто" акционер җәмгыятенең киң күләмле автомобиль җыю проекты актив һәм динамикалы рәвештә гамәлгә кертелә башлады. Проектка инде 70 миллионнан күбрәк АКШ доллары салынды, Сан Йонг автомобиль фирмасының Рекстон, Кайрон, Актион автомобильләрен җыю, шулай ук Фиат Албеа бюджет автомобилен җитештерү башланды. 2011 елга тулаем 300 млн. АКШ доллары салу һәм автомобильләр эшләп чыгаруны елга 190 меңгә җиткерү планлаштырыла. Компонентлар җитештерүгә генә дә компания 100 млн. евро акча салуны күздә тота, 5 елда локализацияләү дәрәҗәсе 8 проценттан 50 процентка җиткерелер дип уйланыла. Автомобильләр төзү кластерына республиканың әйдәүче предприятиеләре дә "тартып кертелә". Соңгы биш ел дәвамында Алнас 800 млн. сумнан күбрәк инвестиция салды, "Татэлектромаш" 600 миллион сум инвестицияләде, комплектлаучы әйберләр җитештерүне киңәйтү белән КВАРТ ябык акционер җәмгыяте дә шөгыльләнә. Хәтта Актанышта да тик тормыйлар - шушы көннәрдә тормоз калыплары җитештерә башладылар...

Бу шартларда үз вакытында "Татнефть" аркасында коткарып калынган шин җитештерүчеләребезнең позициясе бөтенләй аңлашылмый. Берничә тапкыр кушуга да карамастан, алар КАМАЗның яңа йөк автомобильләрен һәм Северсталь-авто үзләштергән хәзерге заман автомобильләренең яңа модельләрен комплектлауга һаман әзер түгел. Фәкать бу юнәлештә генә дә еллык ихтыяҗ 1 миллиард сум чамасы тәшкил итә. Республика шин производствосына бик кыйммәткә төшәргә мөмкин булган стратегик хата бу. Хөкүмәткә һәм муниципаль органнарга, автомобиль җитештерүчеләр белән бергә, автомобиль җыю предприятиеләренең үсеш программаларын җентекләп өйрәнергә һәм, агымдагы елда тармакны озак вакытлы чорга үстерү өчен кызыксындыруның махсус пакетын әзерләп, автокомпонентлар җитештерүчеләр өчен иң уңай режим булдыру зарур. Бу Алабуга ирекле икътисадый зонасына да турыдан-туры кагыла.

Динамикалы үсеш тенденциясен саклап калу өчен безгә яңа перспективалы тармаклар концепциясен кичекмәстән эшләргә кирәк. Бу, барыннан да элек, фән, инновацияләр инфраструктурасы, мәгълүмат технологияләре секторы, инжиниринг, сәнәгать дизайны һәм консалтинг, туризм һәм логистика өлкәләре. Мәгълүмат технологияләренә Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы белгечләрен җәлеп итү өчен без социаль ипотека инструментларыннан файдалана алыр идек. Бу юнәлештә республикабыз башкаласындагы "Тасма" заводы сәнәгать мәйданчыгында "Химград" технополисы оештыруның хәзерге вакытта эшләнеп килүче проекты иң әһәмиятлеләрдән. Бу структурада индустриаль парк, "проектлы белем бирү" принципы буенча функцияләүче корпоратив университет, үзләренең йөк терминалы, хезмәткәрләре өчен торак һәм социаль инфраструктура проектлана.

Республика шулай ук Казан шәһәрендә нефть химиясе, мәгълүмати технологияләр, биотехнология һәм нанотехнологияләрдә махсуслашучы Казан шәһәрендә Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк төзү буенча федераль конкурста җиңеп чыкты. Бу максатларда 2007-2009 елларда тулаем федераль бюджеттан 3,4 млрд. сум һәм республика бюджетыннан 2,3 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. 7 мең яңа эш урыны булдыру һәм катнашучы компанияләрнең 7 млрд. сум гомуми еллык әйләнешен тәэмин итү планлаштырыла.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм. 2007 ел дәүләт-шәхси партнерлыкка - республика хакимият органнарының, җирле үзидарәнең һәм шәхси эшкуарлыкның озакка сузылган үзара файдалы нәтиҗәле хезмәттәшлегенә старт бирелүче ел булырга тиеш. Бүген һәр министрлык буенча конкрет заданиеләр әзерләнгән. Дәүләт инвестицияләренең һәр сумына муниципалитетларның һәм шәхси структураларның акчалары җәлеп ителергә тиеш. Финанс министрлыгына аны үтәүне төгәл контрольдә тоту зарур.

Кече һәм урта бизнеска финанс ресурсларының алып булырлыгын күтәрү өчен, 2006 елда эшкуарлар съездында ирешелгән килешүләр нигезендә, ликвидлы тәэмин итү-залог бирү мөмкинлекләре чикле булганда агымдагы елда кече эшкуарлык субъектларын кредитлаганда дәүләт гарантияләре бирүнең яңа механизмы эшкә җигеләчәк. Кредит рисклары эшкуарлар, банк һәм дәүләт арасында бүленәчәк. Фонд 900 миллион сум күләмендә формалашачак.

Кече һәм урта бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итүнең иң перспективалы рәвешләренең берсе булып аутсорсинг - эре күп профильле предприятие составыннан конкуренцияле базарда ирекле эш итә алучы бизнес төрен чыгару тора. Бу юнәлештә КамАЗның "Мастер" Кама индустриаль паркы пионер булып тора. Агымдагы елда әлеге юнәлештә Казан моторлар төзү берләшмәсе җитди адымнар ясады. Бер ярым мең чамасы кеше яңа шартларга күчерелә. Бу профильле булмаган эшчәнлектән чыгымнарны киметү генә түгел, төп производствода да, аңа хезмәт күрсәтүче яңаларында да эш хакын сизелерлек күтәрергә мөмкинлек бирә. Транспорт, савыктыру үзәкләре һәм башка бүлекчәләр башкача эшли башлый.

Сүзне йомгаклап дәүләт идарәсе өлкәсендәге бурычларга тукталырга рөхсәт итегез. 2007 елда алар: хакимиятнең җаваплылыгын һәм аңа гражданнар ышанычын күтәрү, коррупция белән көрәш, дәүләт карарларының ачыклыгын тәэмин итү, идарә аппаратына чыгымнарны киметү һәм кадрларны конкурс нигезендә сайлап алу системасын кертү.

Узган елгы Юллама белән бирелгән поручениеләр нигезендә республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре административ регламентын, шул исәптән гражданнар һәм юридик затлар мөрәҗәгатьләрен карау буенча бердәм регламентны эшләү тәмамланды. Хөкүмәткә 2007 елда ук аларны гамәлгә кертергә кирәк, бер үк вакытта хезмәтләрдән файдаланучыларның чиновниклар белән элемтәләрен минимальләштерү һәм "бер тәрәзә" технологиясеннән, интернет челтәреннән һәм почта элемтәсеннән максималь файдалану зарур.

Соңгы өч елда берләштерелгән бюджет структурасында идарә аппаратына чыгымнарның чагыштырма өлеше 3,7 проценттан 5,8 процентка җитте - бер ярым тапкыр артты, бу өлешчә җирле үзидарә органнары оештыру белән бәйле. Татарстан Республикасы финанс министрлыгына бу юнәлештә ныклы һәм принципиаль сәясәт алып барырга кирәк. Соңгы өч елда - 2009 елга кадәр - бюджет гомуми үсә барганда, дәүләт идарәсенә чыгымнарның 3 процентка кадәр кыскартылуы өчен шартлар тудыру зарур. Бу коррупциягә каршы көрәш эшенә дә зур өлеш булыр иде. Күзәтчелек функцияләре йөкләнгән чиновниклар күп булган саен вазыйфаи җинаятьләр дә арта. 2004-2006 елларда гына да федераль хезмәтләрнең территория органнары 56 хезмәткәренең коррупция гамәлләре ачылды. Аларның 46 сы җинаять җаваплылыгына, шул исәптән 20 суд приставы-башкаручысы җинаять җаваплылыгына тартылды. Республикада башланган коррупциягә каршы көрәш үз нәтиҗәләрен бирә һәм ул көчәя барачак.

2006 елда без муниципаль реформаны уңышлы уздырдык дияргә була. Хакимиятнең яңа органнары булдырылды һәм алар әйбәт кенә эшли башлады. Без бүген җирле бюджетларга ярдәмгә шактый акчалар җибәрәбез. Ләкин җитди сорау килеп туа - бу очракта без "иждивение кәефе" дигән җитди проблема тудырмыйбызмы соң? Бюджет тәэминатын тигезләү системасын кулланып кына без асылда иске дотацияләр системасыннан ерак китә алмыйбыз. Җирле хакимият яңадан үз икътисадын үстерүгә һәм бюджетларның керем өлешен арттыруга кызыксынудан мәхрүм ителә, чөнки алар белеп тора - яхшы эшләсәләр дә, начар эшләсәләр дә аларга барыбер ярдәм кулы сузачаклар. Шуңа бәйле рәвештә Хөкүмәткә, Муниципаль берәмлекләр башлыклары советы белән бергәләп, акчалар бүлүгә яңача якын килүне эшләргә, 2008 елга һәм аннан соңгы бюджетларны формалаштыру барышында моны кертергә кирәк.

Салым базасының үсешен һәм җирле бюджетларның мөстәкыйльлеген тәэмин итү максатларында алар территориясендә урнашкан мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен хуҗалык әйләнешенә кертү буенча булган резервлардан тулы файдалану зарур.

Ә хәзер кадрлар сәясәте турында. Конкурслар уздырылмау дәүләт вазыйфаларына аларның шәхси һәм һөнәри сыйфатларына бәйсез рәвештә билгеләү мөмкинлеге бирә, бу законга каршы килә һәм тулаем алганда дәүләт идарәсенең бөтен системасына зыян китерә. Үзара ярышучанлык булмаган җирдә хезмәткә үзенең һөнәри осталыгын конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәсендә исбат итмәгән кешеләр килсә - анда торгынлык күзәтелә. Ә бу, үз чиратында, коррупция, кода-кодагыйлык, ялагайлык һәм башка тискәре җәмәгать күренешләренең чәчәк атуы өчен бик әйбәт мохит.

Хөрмәтле халык депутатлары!

Татарстан тулаем алганда үзенең икътисадый һәм сәяси позицияләрен ныгытса да, социаль өлкәне тагын да яхшырту бурычлары бүгенгә һәм иң якын киләчәккә өстенлекле бурыч булып кала бирә. Республика халкының тормыш дәрәҗәсе тулаем яхшыруга карамастан, аз мөлкәтле гражданнарның керем дәрәҗәсе, аларның тирә-юньдә барган үзгәрешләргә яраклашуы әле һаман борчу тудыра. Бу хәлне исәпкә алып, без уй-фикерләребезне, тырышлыгыбызны һәм административ ресурсны, барыннан да элек, тормышта җыелып килгән киң катлаулы проблемаларны хәл итүгә юнәлтергә тиешбез. Шулай эшләгәндә генә безнең күмәк тырышлыгыбыз хәзер яшәүче буын хакына гына түгел, эшебезгә иртәгә бәя бирәчәк буын файдасына да булачак.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.


2007 елның 28 феврале