Чыгышлар, әңгәмәләр


Кәефегез ничек, Минтимер Шәрипович?

Татарстан Президентына шушы сорауны бирергә күптәннән хыялланып йөри идек. Җай чыгу белән без аннан газета укучыларны кызыксындырган бар нәрсә турында сораштык. Аңа рәхмәтебез чиксез зур, чөнки ул, юк вакытын бар итеп, безнең белән иркенләп әңгәмә корып утырды. - Минтимер Шәрипович, Сезнең кәефегез еш үзгәрәме? Гадәттә кәефегезне ни күтәрә?

- Безнең эштә инде кәеф гел үзгәреп кенә тора. Җитәкченең эшчәнлегенә дә, сәламәтлегенә дә, хәл-әхвәленә дә иң нык тәэсир иткән нәрсә - кәефнең үзгәреп, дөресрәге, аны үзгәртеп торулары. Гомумән, минем эштә кәефне күтәрә торган сәбәпләр аны төшерә торганнарыннан әзрәк. Чөнки Президентка кеше ниндидер сорау, гозер белән мөрәҗәгать итә. Барысы да яхшы икән, кешенең Президентка соравы да булмый. Аннан соң, Президент кулыннан бик күп документлар үтә, почта аша килгән хатларда да күбесенчә үтенечләр. Дөрес, кайвакыт рәхмәт хатлары да очрап куя. Алары кәефне күтәрә, билгеле. Кемгә дә булса яхшылык эшләсәң күңелгә тынычлык, канәгатьлек иңә. Димәк, кәеф тә яхшыра. Республика өчен яхшы хәбәрләр күтәрә минем кәефне. Дөнья булгач, төрле чак була. Әмма җитәкче кешегә кәеф торышына бик бирелеп, аның колына әйләнергә ярамый. Кәефе тиз үзгәрүчән кеше тотрыклы була алмый. Кәефеңнең яхшы яки начар икәнен яныңда берәү дә сизмәскә тиеш. Үзеңне шулай тота алсаң – бу инде идеал. Әлбәттә, адәм баласына мондый халәт бик җиңел бирелми. Шуңа карамастан, республиканың беренче кешесенә - Президентка, бигрәк тә халык арасында кәефеңнең начар икәнен күрсәтергә ярамый дип саныйм. Чөнки синең андый кыяфәтең халыкта ышаныч та, өмет тә тудырмый. Бәлкем кемдер сине гомерендә бер тапкыр гына күреп каладыр... Сиңа карап башка кешеләрнең дә кәефе бозылырга мөмкин ләбаса. Җитәкче һәм җитәкче булмаган кеше кәефе арасында шундый бер җитди аерма бар.

- Бәлки кәефегезне музыка тыңлап алу күтәрәдер...

- Эш вакытында музыка тыңлап буламыни ул! Мин хәтта телевизор да карый алмыйм. Бик сирәк очракта гына: берәр нинди кызыклы спорт матчы барганда яки үзәк телевидениедән берәр әһәмиятле хәбәр булганда гына кабызам мин аны. Минем кабинеттагы телевизор дөньяда иң озак ял итүче телевизордыр, мөгаен. Ел буена ярты сәгать карыйм микән мин аны, юк микән? Музыканы мин өйдә яки машинада тыңлыйм. Язмалар күп, иң беренче чиратта – татар җырлары. Элек күбрәк тыңлый ала идем, чөнки нигездә гел машинада йөрдем. Ә хәзер әле самолет, әле вертолет... Анда инде музыка тыңларга вакыт юк, өстәлемдә рәсми кәгазьләр, газета-журналлар... Җыр-музыка күбрәк өйдә яңгырый, чөнки Сәкинә Шакировна ярата җыр тыңларга, радио, телевизор пультлары аның кулында. Шулай итеп ике рәхәт бергә килә: бергәләп ял да итәбез, җыр да тыңлыйбыз.

- Сер булмаса, Сез кайсы җырчыларны тыңлыйсыз?

-Төрлесен: элеккеге җырчыларны да, хәзерге җырчыларны да яратам. Инде кемнән генә сорасаң да бу турыда, һәркем Илһам Шакировтан башлый, дөресе дә шул. Салават, Айдар Галимов, Мирсәет Сөнгатуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Рәсим Низамов... Аларның барысын да бер интервьюда гына санап бетереп булмый, билгеле. Мин әйтеп китмәгән җырчыларыбыз үпкәләмәсен иде. Үзебезнең искиткеч опера җырчылары да бар бит – Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева... Яшьләр арасында да күзгә күренеп торган яхшы җырчылар бар. Сәхнәнең, тамашачыларның ниндиен яулый алалар – яуласыннар алар! Без аларга ярдәм генә итәргә тиешбез. Аллага шөкер, безнең музыка-җыр-биюдә байлыгыбыз бар. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән тыш, хәзер “Казан” бию ансамбле уңышларга ирешеп бара, фольклор музыка ансамбле бар. Симфоник оркестр, Рөстәм Абязовның камера оркестры, кыллы квартет һәм башка күренекле ансамбльләр... Дөресен генә әйткәндә, ул яктан зарланырга нигез юк. Әле мин хореографияның тагын да ныграк үсүен теләр идем. Дөрес, соңгы вакытта бу өлкәдә күп эшләнә, ләкин кайсыдыр бер чорда татар хореографиясенең бераз артка калганлыгы сизелә.

- Минтимер Шәрипович, Сезнең аеруча яраткан җырларыгыз бармы?

- Әлбәттә. Без “Кара урман”ны, “Әдрән диңгез”не тыңлап, яратып үстек. Бик яраткан җырым – Илфак Смаков башкаруында “Сиңа тагын мин бер киләм әле”. Заманында ул минем күңелемә сеңеп калды. Казанда, Илфак Смаковның спорт сараенда булган концертында ишеттем. Ул аны иң азакта, соңгы җыр итеп җырлады. Аның үземә тәэсирен аңлата да, һич оныта да алмыйм. Ул көнне Смаков бик шәп җырлады. Бөтен зал тын да алмыйча тыңлады, аннан соң башланды алкышлар!!! Спорт сарае түзәр микән, юк микән дип уйладым хәтта. Җырчыларның менә шундый искиткеч илһам мизгелләре була, шундый мизгелгә эләгү – тамашачы өчен зур бәхет. Мин ул җырны бервакытта да онытмыйм. Ниндидер хыялый моң да, сагыш та, өмет тә бар анда... Хәзер дә колагымда ишетелеп тора. Ни өчен Илфак Смаков турында сөйлим? Без авылда күбрәк башкорт радиосын тыңлый идек. Мәктәптә укыган чакта да, соңыннан институт тәмамлап кайткач та. Башкорт ягында вакыт ике сәгатькә алдарак. Ә авыл җирендә кеше бик иртә тора. Татар радиосы безнең өчен соңрак сөйли башлый. Ул чакта Илфак Смаковның әле яшь чагы, аның җырларын еш тапшыралар иде. Фәридә Кудашева җырларына мәхәббәтем дә шул заманнардан ук килә. Әткәй Гөлсем Сөләйманованы тыңларга ярата иде. Мин Азат Аббасовка мөкиббән идем. Минемчә, опера арияләрен аның дәрәҗәсендә җырлаучылар бик сирәк. Бөек җырчы иде. Ә Хәйдәр Бигичев! Аның мәгърур тавышында моңның әллә нинди серле төсмерләре бар иде. Чынлап та моң иясе иде, бик иртә китте... Мин тагын “Җидегән чишмә” җырын бик яратам. Җыры да матур, Гомәр Бәшировның шигыре үзе үк җырлап тора. Мин аны Зөһрә җыры дип атыйм. Һәр җырчының үз җыры бар. Ә бусы - Зөһрәнеке, аны Зөһрә Сәхәбиевадан да яхшы җырлаучы юк. Гаҗәеп бит - әллә җырлый, әллә чишмә чылтырый...

- Менә шушы электән үк яраткан җырларга яңалары өстәләме соң?

- Әлбәттә, хәзер яңа буын килде, яңа җырлар туды. Минемчә, барыбызга да “Казан егетләре” иҗат төркеме бик ошый. Безнең яшьләребез иске җырларны эстрадага чыгара башладылар хәзер. Яңа сулыш өргәндәй матур итеп эшләнгән очракта мин моны бик әйбәт күренеш дип саныйм. Электән җырлаган кешеләр генә түгел, балалар да җырлый бит ул көйләрне. Бервакыт Түбән Камага баргач элеккеге җырларны мәктәп һәм бакча балалары җырлаганын ишеттем. Әле менә Айдар Фәйзрахмановның “Җырлыйк әле” тапшыруында (сүз уңаеннан - мин аны гел рәхәтләнеп карап барам) күптән түгел Буа мәктәбеннән кечкенә сыйныф балалары чыгыш ясады. Күп кенә мәктәпләрдә шулай һәм мин моңа сөенәм. Безгә моңлы җырларны югалтырга ярамый. Шуларны уйлап йөри торгач, башыма бер фикер килде. Рөстәм Нургалиевич белән киңәшеп тә алдым. Татар халкында тәрҗемә дә ителми, сүз белән аңлатып та булмый торган нәрсә - моң бар дибез. Аны бит күз карасыдай сакларга кирәк, шуңа күрә киләчәктә моңлы татар җырлары фестивале яки конкурсы оештырырга кирәк дим. Әйтик, катнашучылар борынгы халык көйләрен яки классик композиторларыбыз җырларын башкарсыннар. Фестиваль кысаларын артык чикләмәс өчен, хәзерге заман җырларын да кертергә мөмкин. Әмма аларга нәкъ менә моң күзлегеннән карап бәя бирелергә тиеш. Бәлкем, жюрида белгечләр генә түгел, гап-гади тамашачылар да булырга тиештер? Мин мәдәният министрына бу фикеремне җиткердем, тәкъдимнәр әзерләргә куштым. Уздырачакбыз, алла боерса.

Ләкин минем әлеге яңа бәйгене хәзерге вакытта уздырыла торган башка фестивальләргә каршы куясым килми, бернинди дә каршылык чыгарга тиеш түгел. Эстрада да булсын, ул да кирәк. Дөньяның бар матурлыгы аның төрле төстә булуында түгелмени? Хәзер халык, аллага шөкер, төрлечә фикер йөртә. Яңа буын дөньяны башкача күзаллый, татар эстрадасының үз тамашачысы бар. Һәрберсе үз урынына килә ул. Мәсәлән, мин үзем дә ял көннәрендә “Яңа гасыр” каналыннан “Җиде йолдыз” конкурсын карап барам. Анысы да кызыклы. Һәрбер юнәлеш үзенчә үссен, комачауламаска, ярдәм итәргә кирәк. Җырларга теләүчеләр күп булганга шатланырга кирәк әле! Тавышы яхшымы, түгелме, сәхнәгә чыгып үзен күрсәтү - үзе бер җиңү дип исәплим. Шуңа күрә мин кем генә, кайда гына, күпме генә, ничек кенә җырламасын – шатланам гына. Җырласыннар! Кешене көчләп җырлатып булмый. Җырлыйсы килгәндә генә җырлый ул. Җырлыйсы килә икән - җырласын! Шул ук “Җырлыйк әле” тапшыруында күрәбез бит: анда ихластан җырлыйсы килгән кешеләр катнаша. Димәк, күңел хисле, рух күтәренке. Бөтен халык җырлап йөрсә, бигрәк тә шәп булыр иде әле.

- Ә үзегезнең җырлыйсы киләме соң?

- Җырлыйсы килмәгән, гомумән, җырламаган кеше юк ул. Һәр кеше үзенчә җырлый, авыз эченнән генә “үз” көен яки ниндидер башка көйне исенә төшереп көйләп йөри. Бу бит кешенең хиссиятенә бәйле күренеш. Димәк, ниндидер мизгелдә күңеле ачылып, җырлыйсы килеп китә. Ә инде кычкырып җырларга батырчылык итү – анысы инде зур гамәл.

- Сез кайчан җырлыйсыз?

- Кәеф яхшы булганда яки мәҗлесләрдә. Булгалый андый чаклар. Кемгәдер кушылып-кушылып китәсең инде шунда. Хәер, кәеф булганда мин үзем генә дә берничә җыр җырлап бирә алам.

- Сезнең репертуарыгызны да белеп китик инде...

- Мин күпчелек шаян җырлар, такмаклар җырлыйм. Алар кыскарак та, җиңелрәк тә бирелә. Инде бик илһамланып китсәм, “Шахта” ны җырлыйм, аны бик яратам. Авыл көйләрен, күбесенең исемен дә белмим, аннан болай - “Баламишкин”, “Алмагачлары”... Менә аларны мин җырлыйм инде! Гади, матур көйләр. Аларны хәтта гармунда да уйныйм әле.



- Сезнең кайчан да булса җыр яки шигырь язып караганыгыз булдымы?

- Үз гомерендә шигырь язмаган кеше булмый инде ул. Яшь чакта бигрәк тә. Яшьлек ул тойгылар канатында уза, мәхәббәт утлары кабына, хисләр үзеннән-үзе бәреп чыга. Аларны кая куясың? Әлбәттә, шигырьгә саласың... Тик торганда тотасың да яза башлыйсың. Җырламаган кеше булмаган кебек, шигырь язмаган кеше дә юктыр мөгаен... Мин кечкенә чакта патриотик шигырьләр яза идем. Мәктәптә стена газеталарында чыга иде. Минем поэзиягә, шагыйрьләргә мәхәббәтем көчле. Дөресен әйткәндә, без шагыйрьләребезнең шигырьләрен халыкка җиткерә белмибез. Бу уй миңа һич тынгы бирми. Тырышып-тырышып карыйбыз, әмма таба алмыйбыз шуның рәвешен. Дөрес, бу җиңел эш түгел. Шигырь – фикер җебенә сайлап-сайлап кына тезелгән сүзләр үрелмәсе ул, аңа теләсә ничек кагылырга ярамый. Аһәңле, матур, акыллы, тирән фикерле шигырьләребез күп. Кызганыч, күбесе халыкка барып җитми. Мәсәлән, хәзерге җырларның сүзләрен еш тәнкыйтьлиләр. Әгәр дә без шигъри байлыкны яшьләргә җиткерә алсак, ул җырларның сүзләре дә яхшырак булыр иде дип уйлыйм. Бу бит шигъри зәвык тәрбияләү дигән сүз. Халыкны татар китапларын күбрәк укырга өндибез үзебез. Әмма сүз сөйләп кенә булмый ул. Хәзерге заманда шөгыльләр шулкадәр күп ки, халыкның мәшәкате артканнан-арта, вакыты кимегәннән-кими бара. Туганнан алып балаларны нинди генә түгәрәккә йөртмиләр дә, ни белән генә шөгыльләндермиләр. Чөнки мөмкинлекләр искиткеч күп. Замана баласы татар шигыренә үзлегеннән генә барып җитә алмый, аны кызыксындыру, күңеленә сеңдерү юлларын эзләргә кирәк. Мавыгып киткәнен үзе дә сизми калырга тиеш ул. Зарланып, ризасызлык белдереп, “беткә үч итеп тунны утка ягып” кына хәл ителә торган мәсьәлә түгел бу. Биредә дә чын мәгънәсендә иҗади караш таләп ителә. Әлбәттә, бөтен поэмаларны, шигырьләрне яттан белү күздә тотылмый. Әйтик, мәгънәле, матур шигъри юлларны, шигырьләрдәге акыллы сүзләрне тормышка кертү алымнарын табарга кирәк. Мәсәлән, шул ук җыр сүзләре аша. Аннан соң, халык язучыларының, шагыйрьләренең бәйрәмнәрен ешрак үткәрергә, аларның әсәрләре никадәр еш яңгыраса, шулкадәр яхшы. Әле менә үземнең юбилей кичәсе исемә төште. Кичәнең ахырында юбиляр үзе сөйли бит инде, ул чагында, дөресен генә әйткәндә, кунаклар бер-берсе белән аралаша, кемнең туган көне икәне дә онытылган була. Инде миңа да сүз бирделәр. Шул мәлне кыска, оста һәм үтемле итеп язучы Шәүкәт Галиев сүзләре телемә килде дә әйттем:

Мәҗлес башында җырлаучы булмый,
Ахырында - тыңлаучы булмый...

Моннан да шәп әйтеп буламыни! Менә шушы рәвешчә дә кереп кала ул акыллы сүз. Кунакларым дәррәү күтәреп алып кул чабарга керештеләр. Хөрмәт йөзеннән туган көнемә халык шагыйрьләрен һәм язучыларын да чакырдым, Шәүкәт Галиев үзе дә шунда иде, аның да күңеле булды.

- Сезнең шигырьләр, гомумән, китаплар укырга вакытыгыз каламы соң?

- Шигырьләргә вакыт бик әз кала шул. Шулай да, минем бу нисбәттән шагыйрьләребезгә рәхмәтем зур. Алар үз китапларын миңа һәрдаим бүләк итеп киләләр. Мин аларның һәммәсен карап чыгам. Шагыйрьләр сулышын тоеп тору минем өчен бик мөһим. Әле менә узган ел игълан ителгән Әдәбият һәм сәнгать елы үземә нык тәэсир итте. Инде күптәннән Тукай шигырьләрен кабат укырга дип хыяллана идем. Тукайның 100 еллыгы вакытында аның шигырьләрен, бигрәк тә рус теленә тәрҗемәләрен укыдым. Бөек Тукаебызның башка халыкларга ни рәвешле барып җиткәнен белү дә кирәк. Без милли мәдәниятебезне дөнья күләменә күтәрергә телибез бит. Ә китапларга килгәндә исә, кайсысын дикъкать белән укыйсың, кайсысын карап кына чыгасың. Күбесен яңадан укырмын әле дип киштәгә куеп барасың. Сөйләгәнем дә бар инде: мин министр булып эшләгәндә, Югары Советта бер җаваплы хезмәттәшебез бар иде. Китап дефицит чакта ул бик күп китап җыйды. ϻХәзер вакыт юк, пенсиягә чыккач укыйм мин аларны”, - ди иде. Без дә аның аша китаплар алгалый идек. Шул рәвешчә бик күп классикларның том-том әсәрләрен тупладык. Ул пенсиягә чыккач, сорыйм: “Хәзер теге китапларны рәхәтләнеп укыйсыңдыр инде?” Ә ул: “Элек вакыт юк иде, ә хәзер күз күрми шулҢ, - ди. Яңадан вакыт калмыйдыр инде ул, кызганыч. Гомумән, бу хәл минем офтана торган нәрсәләрнең берсе. Эчтәлекле, фикерле китаплар укый башладым исә: “гомерем узып бара, ә менә шушындый шәп китапларны укый да алмадым” дигән үкенечле бер хис туа башлады миндә. Барысын да уку мөмкин түгелен дә беләм анысы. Язма мирас бик зур бит ул. Гомумән, мин китапларны ачмый-нитми бер кырыйга алып куя торган кеше түгел. Барыбер дә карап чыгам. Хәзерге заманда бигрәк укырга кирәк бит. Күбесенчә сәясәтчеләр язмаларын, әйтик Евгений Примаковның, Билл Клинтонның үзләре язган китапларын бик кызыксынып укыдым. Хәзерге вакытта өстәлемдә Вәлиулла Якупның Россиядә ислам дине таралу турындагы тарихи китабы ята. Вакыт табып укып чыкмыйча, каядыр алып куя алмыйм. Ислам дине турында рус авторлары язган бер китап кызыксындырды. Аны үзем белән ялга да алдым. Хәзер халыкның язарга мөмкинлеге дә бар. Журналларны карап барырга тырышам, яңа шигырьләр, яңа әсәрләр, яңа картиналар язылу, яңа китаплар чыгудан да хәбәрдармын. Журналларыбыз аларга зур әһәмият бирә башладылар.

- Минтимер Шәрипович, әлбәттә, Сез Казан урамнары буйлап иркенләп йөри алмыйсыздыр, шулай да, әйтегез әле, Сезнең Казанда үзегез яраткан берәр урам, тыкырык, парк яки берәр истәлекле урын бармы?

- Хәзер иң яраткан урыным - Казанның меңьеллыгы бакчасы. Дөресен генә әйткәндә, мондый парк турында мин күптән хыяллана идем. Без Камил Исхаков белән киңәштек тә, аны үзәктә ясарга булдык. Минемчә, бик дөрес гамәл булды ул. Мин аны башкалабызның иң матур бакчаларның берсе дип саныйм. Урыны да килгән аның - күңелгә ятышлы җир. Кол Гали һәйкәле дә үзеннән-үзе, үзе җирендә үсеп чыккан кебек тоелды. Тормышта кайчак була бит шулай: төрле уңай мизгелләр гаҗәеп рәвештә бергә туры килә. Бер яктан – Тукай һәйкәле, икенче яктан – Г. Камал исемендәге Татар академия театры, яңа университет, Сәйдәш һәйкәле, биредә - Кол Гали... Кабан күле... Әле күлнең теге ягында, минем уйлавым буенча, Шиһабетдин Мәрҗанигә дә һәйкәл булыр дип өметләнәбез. Шушы бөек шәхесләребез рухы ярдәм иткәндер мөгаен. Югыйсә бөтен нәрсә шулай бер-берсенә туры килеп тормас иде. Бу бакчаның язмышы бәхетле. Шәхсән миңа шулай тоела. Шунысы да бар: шәһәр үзәгендә йөреп арган халыкка кереп утырып ял итәргә, сөйләшергә-гәпләшергә урын бар хәзер. Кайнап торган казан рәвешендә эшләнгән фонтаны гына да ни тора!

Миңа тормышымда иң көчле тәэсир ясаганы – татар театры дип саныйм. Ул үзе бер сихри дөнья; анда нинди актерлар, драматурглар, режиссерлар, рәссамнар! Гаҗәп күп талантлар берлеге ул. Әйтер идем: “Яшә, театр!”

- Бәлки яшьлегегезгә бәйле урыннар да бардыр?

- Яшьлектән иң хәтердә калганы – Сабанчы урамы. Студент чакта без иптәш егетләр белән анда фатирда тордык. Әҗем мәчете, Иске Казан менә шунда иде. Хәер, безгә, авыл кешесенә, ул иске түгел, киресенчә, күңелгә якынрак иде. Ул заманнарда Бауман урамының, Болак буеның ташландык хәлдә икәнлеген күреп гарьләнә идем. Без авылда Тукай шигырьләреннән укып белгән тарихи җирләрнең мескен хәлен күреп шаккаткан идем. Эх, тәртипкә китерәсе иде боларны дип уйлый идем. Язмыш мине Казанга яшәргә китереп, нәкъ шушы урыннарны матурларга мөмкинлек бирер дип кем уйлаган ул чакта? Әмма шулай килеп чыкты. Болак буенда шәһәргә тамаша кылып, ял итеп йөрүчеләрне күреп шатланам.

- Сез Татарстанда спорт үсешенә зур игътибар бирәсез. Ә үзегез спорт белән шөгыльләнәсезме?

- Республикада спорт үсешен кайгыртуым хакында төрле фикерләр ишетәм. Моңа каршы чыгучылар да бар. Әмма бу бит минем ниндидер шәхси теләгем түгел. Беренчедән, спорт ул - сәясәт. Хәзерге заманда кешеләрне нәрсә берләштерә ала? Әлбәттә, спорт! Халыкара ярышлар, олимпиадалар узганда бөтен дөнья телевизор каршына өлгәшә, һәркем үз спортчылары өчен янып-көеп утыра. Ә инде “Ак барс”, “Рубин”, “Уникс” кебек илгә, дөньяга мәгълүм командаларыбыз уйнаганда барыбыз да патриотларга әвереләбез. Шулай бит? Икенчедән, спорт – культура, тәрбия дәрәҗәсе дә. Яшьләр өчен заманына лаек шөгыль ул, аларны чит-ят, зарарлы шаукымнардан саклап калу ысулы да. Һәм, әлбәттә, спорт ул – сәламәтлек. Гомумән, һәркем берәр нинди спорт төре белән мавыкса, кешеләр күп кенә авырулардан азат булырлар иде.

Инде үземә килгәндә, мин гомер буе шахмат уйныйм. Бик теләп, бик яратып йөзәм. Сүз уңаеннан, былтыр 419 километр, ә быел исә инде 100 км дан артык йөзәргә өлгердем. Гомумән, суның үземә тәэсирен могҗиза дисәм дә ярыйдыр, чөнки көне буена җыелган бөтен тискәре кичерешләр юылып төшә. Кыш көне чаңгыда йөрим, инде тау чаңгылары да буйсынып килә үземә. Шунысы рәхәт, тау чаңгысында шуар өчен әллә кая йөрисе юк, үзебезнең “Казан” чаңгы комплексына атна саен барам. Спорт белән шөгыльләнү бары тик ихтыяр көченнән тора дип уйлыйм. Әлбәттә, адәм баласына ниндидер сәбәпләр табып ялкауланып яту җиңелрәк бирелә. Әмма моны җиңәрлек ихтыяр көчең булу зарур. Мин, мәсәлән, йокы алдыннан һәр кич берәр сәгать чамасы йөреп керәм. Дөресен әйтим, кайвакыт шулкадәр чыгасы килми, өйдә кәнфидә утыру шулкадәр рәхәт, ә тышта - яңгыр, кар, җил... Әмма барыбер чыгам, ә кергәч инде үз-үземне җиңүем белән горурланам.

- Улларыгыз Айрат һәм Радик автоспортта биек үрләр яуладылар. Аларның уңышларын күзәтеп барасызмы? Бәлки киңәшләр дә бирәсездер әле?

Алар безнең киңәшләрне тыңласалар, гомергә дә автоузышчы булмаслар иде... Алар да, үзем кебек, үзсүзле. Алар хәзер мөстәкыйль ир-атлар, барысын да үзләре хәл итәләр, аларны автоспорт белән шөгыльләнүдән тыеп булмый. Хәзер тагын да катлаулырак төрләргә күчтеләр, бигрәк тә Радик. Әмма ата-ана өчен бала бала инде, барыбер борчылабыз. Һәм, әлбәттә, горурланабыз да.

- Үзегез машина йөртәсезме? Руль артына соңгы тапкыр кайчан утырган идегез?

- Без инде атта йөрүдән башлаган буын. Аннан соң мотоциклга утырдым, йөк машиналарын, аннан - җиңел машиналарны йөрттем. Дөресен генә әйткәндә, машинада җилдерергә үзем дә бик яратам.

- Сез «Татар җыры» фестивален гел карап бара идегез. Соңгы фестивальдә исә тамашачылар арасында Сезне күрмәдек. Сәбәбе нидә? Әллә «Татар җыры»на карашыгыз үзгәрдеме?

- Миңа ул вакытта эш буенча еракка китәргә туры килде. Килә алмадым. Башка бернинди дә сәбәбе юк һәм булуы да мөмкин түгел. Чөнки җыр фестивальләренә уңай карашымны беләсез, ул үзгәрмәячәк инде, алай гына да түгел, әле сөйләдем бит, бу юнәлештә яңадан-яңа ниятләр туып кына тора. Аларны гамәлгә ашыручылар гына булсын. Халык күңеленә хуш килә икән, ник дәвам итмәскә ди бу олы эшне? “Татар җыры” беренчеләрдән булып оешып киткән, эстрада яңа исемнәр ачкан данлыклы фестиваль бит ул. Шушы максатка бирелеп, бөтенесенә ярдәм итеп, татар җыры өчен җан атып йөргән Марат Гәрәевкә рәхмәтем зур минем. Аның кебек егетләребез күбрәк булсын иде әле.

- Безнең газетага нинди теләкләрегез бар?

- Миңа сезнең газетагызның исеме ошый, чөнки ул җисеменә туры килеп тора. Нигә дисәң, сез бит күпчелек иҗат кешеләре турында язасыз. Кем кем, ә менә иҗат кешесе кәефтән тора инде ул. Алар кәефенең яхшы чагы да, начар чагы да эчтә калмый, ул йә җырга, йә шигырьгә, йә биюгә әйләнә. Иҗат кешесенең сөенече дә, көенече дә, иҗатында чагылыш табып, күп очракта бик күркәм нәтиҗәләргә китерә. Һичсүзсез, иҗат кешеләре турында язу авыр, чөнки аларга ихтирам да күрсәтәсе килә, шул ук вакытта тамашачыларның һәм газета укучыларның төрле фикерен: яхшысын да, яманын да җиткерергә кирәк. Әмма һич истән чыгармагыз: иҗат кешесе җылы сүзгә мохтаҗ, аның өчен җылы сүз – җан азыгы. Менә шундый иҗади осталыгыгыз булырга тиеш дип исәплим һәм сезгә тагын да зуррак иҗади уңышлар телим.


«Кәеф ничек?» газетасы, №15(43), 13-19 апрель, 2007 ел