Чыгышлар, әңгәмәләр


Минтимер Шәймиев: "Хәлиткеч һөҗүм булыр бу"

"Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Интерфакс" агентлыгы хәбәрчесе сорауларына җавап бирде.

- Минтимер Шәрипович, "Бердәм Россия" партиясе федераль исемлеге башында фәкать бер генә фамилия - РФ Президенты Владимир Путинның гына булачагын ничек бәялисез?

- Дәүләт җитәкчесенең берүзе партиябезнең гомум-федераль исемлеге башында

торуында искитәрлек берни дә юк. Бүгенге вәзгыять шундый ки: Президент рейтингы партиянекенә караганда югары. Бу карар нәтиҗәсендә, һичшиксез, партиянең позициясе ныгыячак һәм рейтингы да үсәчәк.

Өч сәяси хәрәкәт - "Бердәмлек", "Ватан" һәм "Бөтен Россия" сәяси хәрәкәтләре

нигезендә 2001 елда булдырылган "Бердәм Россия" партиясенең чишмә башында нәкъ менә Владимир Путинның торуын искә төшереп үтәргә кирәк. Җәмгыятьтә чын мәгънәсендә күппартиялелек булдыру шартларында В.Путин адымы вакытында үзе башлап җибәргән партия төзелешенең дәвамы булып тора. Шул ук вакытта Президент бүген партиясез булып кала. Чөнки ул партиядән түгел, ә бөтен халык тарафыннан сайланган.

Дәүләт Думасына шушы сайлаулар алдыннан, без, Юрий Михайлович Лужков белән, партия рәистәшләре буларак, төбәк исемлекләре башында торачагыбыз турында алдан ук килешенеп куйдык. Хәзер федераль исемлектә бер генә кешенең булуы безгә сайлауларда байтак кына проблемалар китереп чыгаручы кайбер төбәкләр исемлекләрен көчәйтү мөмкинлеге бирде.

Борис Грызловның губернатор Валентина Матвиенко белән берлектә Санкт-Петербург буенча, Сергей Шойгуның Ставрополь крае буенча төбәк исемлекләре башында торачагын бик дөрес карар дип исәплим. Моны көчле "йөреш" дип саныйм, һәм, дөресен генә әйткәндә, Шойгудан кала, Ставропольне берләштерә алырдай башка кандидатура күрмим. Безнең бу төбәк бернинди фаразга бирешми торган булып чыкты, чөнки җирле хакимиятләр җирле законнар чыгару җыелышына март аендагы сайлауларны, асылда, уңышсыз итте. Биредә ике партия - "Бердәм Россия" һәм "Гадел Россия" партияләренең мәнфәгатьләре бәрелеште. Ставрополье крае, илнең игенгә бай җирләреннән берсе буларак, сайлаулардан соң, үзенең зур мөмкинлекләреннән уңышлы файдалану өчен, тотрыклылыкка ирешергә тиеш, дигән фикердә торам.

- "Бердәм Россия" өчен бу сайлаулар нинди әһәмияткә ия булачак?

- Бу безнең хәлиткеч һөҗүм булачак, дисәм, арттырып әйтү булмастыр, дип уйлыйм. Узган сайлауларда без үзебезнең республикада сайлаучылар белән, гражданнар сайлауда актив катнашып, Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" күпчелекне җыярлык итеп тавыш бирергә тиеш, дигән шигарьләр астында эшләдек, һәм безнең партия Татарстанда күпчелек тавышны җыйды да. Мин ул чагында Дума күпчелеге нигезендә хөкүмәт формалаштыруга ирешә алачагыбызга бик ышанган идем.

Минем фикеремчә, 2003 елда моны эшли алмыйча, без, асылда, илебездә күппартиялелек системасын булдыру чорын соңарттык. Парламентта күпчелеккә ия булучы партияләр, бу күпчелек нигезендә үз хөкүмәтен формалаштырып, кандидатларын премьер вазыйфасына тәкъдим итә алганчы, бездә күппартиялелекнең чынбарлыкта беркайчан да булмаячагына иманым камил. Фәкать шул чагында гына хөкүмәт, партия белән берлектә, илдәге хәлләр торышына тулысынча җавап бирә алачак. Декабрь сайлаулары йомгаклары буенча шундый хөкүмәтнең формалаштырыласына, һәм үзебезнең илдә демократик үсешнең бөтенләй башка цивилизация үсешенә чыгуына ышанам.

Ул гына да түгел, Дәүләт Думасына киләсе сайлауларга, ягъни дүрт ел узганнан соң, без партияле Президентка "чыгарга" тиешбез, дип исәплим. Нәкъ менә шул чагында халыкның төрле катлаулары мәнфәгатьләрен турыдан-туры гәүдәләндерүче йогынтылы берничә партия чоры җитәчәк.

Моны эшли алмаган тәкъдирдә заманча демократик институтлар һәм дәүләт төзелеше системасында киләсе этапны яулау кичектереләчәк. Киләчәктә РФ Президентын партия принцибы буенча сайлау - вакыт кушуы һәм зарурилыгы ул. Әмма бу очракта мин моны гамәлдәге Президент яки башка зат белән генә бәйләмәс идем, бу безнең гражданлык җәмгыятендә нормага әйләнергә тиеш.

Шул ук вакытта Россиядә бүген дәүләт җитәкчесенең барлык халыкларыбыз арасында лидер буларак кабул ителүе, аның җитәкчелегендә илнең гаять зур алгарышка ирешүе, чыннан да, Президент Владимир Путинның бәяләп бетергесез шәхсән өлеше булып тора.

Бүген безгә вакытны бушка уздырырга ярамый, чөнки, кризистан чыгып, үсеш юлына аяк бастык. Әмма бу процесс кризистан чыгуга караганда күпкә катлаулы. Шуңа күрә безгә, дөнья икътисадында үз урыныбызны табып, шунда ныгу өчен, вакытны сузмыйча гына, алга таба үсәргә кирәк. Бу җәһәттән бик зур юл узарга һәм гаять күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Илебез икътисадын чимал юнәлешеннән югары технологияләргә күчерү дә, көндәшлеккә сәләтле җитештерүгә чыгу да бу.

Владимир Путинның, Президентлыкка кандидатурасын өченче срокка тәкъдим итмичә, алга таба да дәүләт һәм халык мәнфәгатьләрендә актив эшләргә әзер булуы чиктән тыш мөһим. 2008 елның май ае сайлауларыннан соң Владимир Путинны мин Премьер-министр вазыйфасында күрергә теләр идем. Моның өчен безнең партиягә парламент сайлауларында ныклы җиңүгә ирешү һәм бишенче чакырылыш Дәүләт Думасында квалификацияле күпчелекне булдыру зарур. Бу - бик мөһим фактор. Парламентның квалификацияле күпчелеге үз кандидатын Премьер-министр вазыйфасына тәкъдим итүе шартларында партиянең алдан яңа Президент белән килешүгә ирешкән булуы кирәк, чөнки болар - бер-берсенә бәйле процесслар.

Бу бик көчле институт булачак. Чөнки Федераль җыелыш кабул итәчәк барлык карарлар, законнар, иҗат итү эшчәнлегенең бөтен юлын узып, Президентка эләгәчәк. Һәм биредә, һичшиксез, килешенеп эшләү булырга тиеш. Дәүләт җитәкчесе, Премьер белән Президент үзара килешенеп эшләргә тиеш, ди икән, ул, һичшиксез, хаклы.

Шул ук вакытта мин, РФ Конституциясен үзгәртеп, Президент идарәсеннән парламент республикасына күчәргә кирәк, дип уйламыйм. Без Президент республикасыннан баш тартырга тиеш түгелбез, бу җәһәттән безгә ялтыравыклы карарларга юнәлеш тотарга ярамый.

- Сезнең оппонентлар раславынча, "Бердәм Россия", көчсезлеге һәм Дәүләт Думасының яңа составында конституцион күпчелекне булдыруга сәләтсезлеге аркасында, Президентка аркалана...

- Мондый сөйләшүләрнең барысы да көчсезлектән, булдыксызлыктан килә. Дәүләт җитәкчесе, сәяси партия буларак, "Бердәм Россия"не коткару өчен түгел, бәлки партиябезнең бүген бердәнбер чын сәяси көчне гәүдәләндерүеннән чыгып бу адымга барырга һәм безнең сайлау исемлегенең башында торырга карар кылды. Партия үзенең сайлау алды платформасын "Путин планы" дип бәяләде. Ни өчен? Чөнки без бу планны тулысынча хуплыйбыз, һәм "Бердәм Россия" аны тормышка ашыру бурычын үз алдына куйды. Президент Владимир Путин исемлек башында торырга ризалык бирде, чөнки ул илнең социаль-икътисадый алгарышка һәм сәяси тотрыклылыкка таба юнәлешен дәвам иттерү зарурилыгын аңлап эш итә. Бу җәһәттән дөньякүләм җәмәгатьчелекнең реакциясе гыйбрәт алырлык. Ул Россиядән бүген илдә бара торган реформаларның дәвам итүен көтә.

Бу көннәрдә финанс базарының да реакциясе игътибарга лаек. Хаталануны белми торган әлеге индикатор килеп туган хәлләргә шундук уңай бәя бирде. Безнең ил, моны мин һич шикләнми әйтәм, инвестиция җәлеп итү ягыннан күпләрне кызыктырырлык булып калачак, чөнки Россиядә чын мәгънәсендә социаль-икътисадый һәм сәяси тотрыклылыкка юнәлешле юл салына, ә капитал фәкать уңай җирлекне генә үз күрә.

- "Бердәм Россия"нең теп оппонентлары булып торучы РФ Коммунистлар партиясе һем "Гадел Россия" партиясенең Дәүләт Думасына узу мөмкинлекләрен ничек бәяләргә була?

- Мондый шартларда җиде процентлы чикне узу өчен көрәшү партияләрнең күпчелегенә, йомшак кына итеп әйткәндә, җиңел булмаячак. Әмма коммунистлар партиясе мәнфәгатьләренә әлләни зур зыян килер дип уйламыйм, чөнки ул, үзенең тотрыклы электоратыннан тыш, идеяләр платформасына да ия. Ул шактый эзлекле партия булып тора, һәм аның тарафдарлары да байтак. Минемчә, парламентның яңа составында үз фракцияләрен оештырырдай берничә партия пәйда булсын өчен ике яки өч партиянең җиде процентлы чикне уза алуы әйбәтрәк булыр иде.

"Гадел Россия"нең хәле хәзер бигүк шәптән түгел. Чөнки ул, "Бердәм Россия"гә каршы кирәкмәгән көрәш башлап җибәреп, максатларын һәм бурычларын төгәл генә билгели, илнең партия-сәяси киңлегендә үз урынын таба алмый йөди.


"Интерфакс" МА, 2007 елның 4 октябре