Секретариат

Секретариат Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе эшчәнлеген оештыру, хокукый, аналитик яктан, документлар белән һәм башкача тәэмин итү өчен оештырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе тарафыннан «Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә үзенең төп бурычларын, хокукларын һәм йөкләмәләрен гамәлгә ашыруын тәэмин итү секретариатның төп максаты булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе эшчәнлеген тәэмин итү максатларында секретариат түбәндәге бурычлар һәм функцияләр башкара:

  • республикадагы социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси вазгыять турында мәгълүматны туплау, эшкәртү һәм анализлауны оештыра, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесенә кирәкле аналитик докладлар, мәгълүматлар, белешмәләр, башка материаллар һәм документларны әзерли;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесенең очрашуларын, төрле чараларны, эш сәфәрләрен, ул катнашачак сөйләшүләрне, киңәшмәләрне уздыруны планлаштыруны, координацияләүне һәм тәэмин итүне башкара, кирәк булганда, аларны оештыру-техник яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыра;
  • эшчәнлекләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе катнаша торган фондлар һәм башка коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүне башкара;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе йөкләмәләре нигезендә башка бурычларны һәм функцияләрне үти.

 

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе
Глебов Олег Витальевич

  • адресы: Кремль, Казан, 420014
  • тел.: (843) 5678802
  • e-mail: Oleg.Glebov@tatar.ru

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 1 августы, 12:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International