Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышында катнашты

20 февраль 2020 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышында катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара. Дәүләт Советы эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР  Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнаша .  

Сессия күптән түгел генә  вафат булган депутатлар Габделхәй Кәримовны һәм  Айрат Хәйруллинны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

Президимум көн тәртибенә  29 сорау  тәкъдим иткән иде, аларның җидесе –Татарстан Республикасы законнары проекты. 12 федераль закон һәм башка документлар каралачак. 

Депутатлар тәкъдиме буенча көн тәртибенә тагын ике мәсьәлә кертелде, нәтиҗәдә 46 сорау карала. 

Утырышта Казан мэры Илсур Метшин Россия Президентына Татарстан башкаласын "Хезмәт даны шәһәре" исемен бирү турындагы тәкъдиме белән мсөрәҗәгать итүне сорады. 

 «Минем адреска, шәһәр думасы аппаратына иҗтимагый оешмалардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде. Барлык мөрәҗәгатләр шәһәргә, патриотизм мәхәббәт турында сөйли. Мондый бердәм омтылыш өчен рәхмәтемне җиткерәм», — диде. Мэр Бөек Ватан сугышы елларында 139 предприятие үзгәртеп корылганын, 70 тән артык предприятие эвакуацияләнгәнен әйтте. «Казанда 600 дән артык төрле хәрби кораллар, кирәк-яраклар җитештерелгән, фронтны өзлексез тәэмин итү эше башкарылган. Шәһәрнең авиацион заводларында һәр алтынчы хәрби самолет эшләп чыгарылган. Серияле җитештерү белән беррәттән, яңа үрнәкләр дә эшләнгән», — диде.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казан мэры тәкъдимен хупладылар. 

Шулай ук утырышта  ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм ТР буенча ЭЭМ министры Артем Хохорин чыгышлар тыңланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования