Рөстәм Миңнеханов Ватанны яклаучы көненә багышланган чарада: Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы Россия армиясен һәм флотын ныгытуга зур өлеш кертә

20 февраль 2020 ел., пәнҗешәмбе

Без Россиянең бөтенлеген саклаучы солдатлар һәм офицерлар батырлыгына һәм ныклыгына ышанабыз, һәм теләсә кайсы минутта илне яклауга, тыныч тормышны саклауга әзер булучыларның барысына да рәхмәтлебез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны яклаучы көненә багышланган чарада хәбәр итте.   

Тантана Салих Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. 

Залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары һәм Казан югары хәрби команда училищесы Байрагы тантаналы төстә кертелде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

«Безнең күп милләтле дәүләтебезне яклаучыларның барысын да чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм. 100 елдан артык 23 февральдә ел саен без барлык буын хәрбиләргә – Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән һәм хезмәт итүче, үз иленә тугрылыклы, дәүләт, җәмгыять һәм һәр гражданның иминлеген саклаучыларның барысына да хөрмәт күрсәтәбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында.  

«Без Бөек Ватан сугышы ветераннары каһарманлыгы, әфганчы хәрбиләр һәм Төньяк Кавказ төбәгендә, Суриядә тынычлык урнаштыруда һәм терроризмга каршы гамәлләрдә, Чернобыль АЭСындагы аварияне ликвидацияләүдә һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә катнашучылар батырлыгы белән горурланабыз.  Без бүген Россиянең бөтенлеген саклаучы солдатлар һәм офицерлар батырлыгына һәм ныклыгына ышанабыз, һәм теләсә кайсы минутта илне яклауга, тыныч тормышны саклауга әзер булучыларның барысына да рәхмәтлебез. Үзенең гомере бәрабәренә Туган илнең иреген һәм бәйсезлеген саклап калучыларны һәрвакыт күңелләребездә тотабыз», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәрби куәте булган кораллы көчләр –Россияне киләчәктә үстерүнең тотрыклы гаранты. «Илебез үзенең позициясен икътисадый яктан да, хәрби яктан да көчле дәүләт буларак ныгыта. Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы Россия армиясен һәм флотын ныгытуга зур өлеш кертә. Сәнәгать предприятиеләренең эш нәтиҗәсе илнең милли иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итә», - диде ул.

Татарстанда патриотик тәрбия буенча системалы эш алып барыла. Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесы һәм Казан суворов хәрби училищесы меңләгән хәрбиләр әзерли. Моннан тыш, «Патриот» республика үзәге һәм «Отечество» берләшмәсе уңышлы эшли.

«Быел республикабыз ике мөһим вакыйганы билгеләп үтәчәк – ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бәйрәм хөрмәтенә Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә бер мәртәбәлек түләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан карар кабул ителде. Бу Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган чараларга яхшы өстәмә булачак».

Татарстан Президенты армия һәм флот хәрбиләренә, ветераннарына гомуми эшкә бәһасез өлеш керткәннәрне өчен рәхмәт белдерде.

Азакта Рөстәм Миңнеханов СССР дәүләт бүләкләренә таныклыклар, ветераннарга юбилей медальләре тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования