Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышын уздырды

20 февраль 2020 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Җиңү" республика оештыру комитеты утырышын үткәрде. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышыныда катнашучы, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, 2020 ел Россия Федерациясендә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. "Җиңү Көненә кадәр 79 көн калды. Бөек вакыйгаларга һәм Бөек Ватан сугышы Геройларына багышланган чаралар бөтен районнарда башланды, бөтен министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар да катнаша", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Төп доклад белән Татарстарн Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда 33 мең 216 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шул исәптән 1 мең 195 Бөек Ватан сугышында катнашканнар, 150 "Камалыштагы Ленинградта яшәүче" знагы белән бүләкләнгәннәр яши. 

Сугыш елларында каһарманлыкларын һәм батырлыкларын күрсәткән өчен, 185 Татарстан җирендә туган кеше Советлар Союзы Герое исем белән бүләкләнгән, алар арасында Столяров Николай Георгиевич бу данлыклы исемгә ике кат лаек булган. Дан Орденнары белән 48 кеше бүләкләнгән. Социалистик Хезмәт Герое исеме белән 24 сугыш чорында хезмәт иткән кеше бүләкләнгән. 166 Советлар Союзы Герое, Дан Орденының ике тулы кавалеры язмышлары да Татарстан җиренә бәйле, моннан алар фронтка киткән, монда укыганнар. 

РФ Президенты Указы нигезендә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медале тантаналы рәвештә тапшырылачак. Татарстанда әлеге акция башланган инде. Бу эш өчен җаваплылар итеп районнар һәм шәһәрләр башлыклары билгеләнгән һәм аны 8 майга кадәр тәмамларга кирәк. 

Ул искәрткәнчә, РФ Президенты Указы нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган 75 мең һәм 50 мең сум акча каралган. Татарстанда да ветраннарга ярдәм каралган. Бөек Ватан сугышында катнашканнарга, Камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына 25шәр мең сум бирелә. Тыл хезмәткәрләре һәм ветараннарның тол хатыннарына, федераль түләүгә өстәп, 5шәр мең сум биреләчәк.

Шулай ук Ләйлә Фазлыева ветераннарны торак белән тәэмин итү программасының гамәлгә ашырылуы, ветераннар диспансеризациясе, ветраннар өчен госпитальләр эше турында хәбәр итте. 

Казанга "Хезмәт даны шәһәре" исемен бирү өчен документлар әзерләнгән, шулай ук Зеленодольскка да документлар әзерләнә. Казанда Җиңү паркы концепциясен билгеләү тәмамланып килә. Һәйкәл эскизы конкурсын Никита Мазаев җиңгән, монументны әзерләү эше башланган. 

Ел дәвамында Җиңү Көненә багышланган 50дән артык чара планлаштырыла. Шулар арасында - "Созвездие - Йолдызлык" республика фестивале финалы, "БДБ илләренең Студентлар Язы", "Үлемсез полк" халыкара патриотик акциясе һәм башкалар. 

Сугышта катнашканнарның каберләрен рәткә китерү эше алып барыла. Ветеран оешмалары бөтен республика чараларына җәлеп ителә. 

"Алда бөек һәм якты бәйрәм - Җиңүгә 75 ел! Федераль һәм республика планындагы бөтен чараларны да иң югары дәрәҗәдә уздыру максаты тора. Хәзер без шул котычкыч канлы сугышта исән калганнарга, кайтканнарга, хезмәт иткәннәргә, Җиңүгә ышанганнарга һәм аны якынлаштырганнарга рәхмәт әйтү вакыты", - диде Ләйлә Фазлыева. 

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, республикада 2020 елда ике әһәмиятле вакыйга - Җиңүгә 75 ел һәм ТАССР 100 еллыгы. ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, торак пунктларны, шул ике мөһим датаны игътибарга алып, бәйрәмчә бизәргә кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны геройлар һәм вакыйгаларны мәңгеләштерү эшләрен тәмаларга өндәде, медальләр тапшыруны югары дәрәҗәдә уздыру кирәклеген ассызыклады. "Бөек Җиңүгә бәйле түләүләрне вакытында тапшырырга кирәк. Әлеге эшкә игътибарлы булыгыз. Формаль эшләү булырга тиеш түгел", - диде Татарстан Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования