Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру буенча киңәшмә уздырды.
Искә төшерәбез, 7 июньдә Зур Кызыл урамында соборны яңадан булдыру урынында күчмә киңәшмә уздырылган иде.
Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, күчмә киңәшмәдән соң, төзелеш мәйданчыгында куелган кайбер мәсьәләләр буенча яңа тәкъдимнәр эшләнгән, бүген алар буенча карар кабул итәргә кирәк.
Киңәшмәдә, аерым алганда, Изге Ана иконасы соборын һәм Казан Богородицкий ирләр монастырен газга тоташтыру буенча, бу җирле билгеләнештәге мәдәни мирас объектында беренче чираттагы консервация һәм авариясез эшләрне уздыру тәртибе турында тәкъдимнәр каралды. “Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин бу мәсьәләләр буенча проектлар тәкъдим итте.
ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова бу тарихи объектның тарихи-мәдәни экспертиза эшләре барышы турында сөйләде.
Минтимер Шәймиев Собор белән бергә аның Мәгарә гыйбадәтханәсенең дә яңадан булдырылуы төзүчеләрдән аерым җаваплылык таләп итә, дип билгеләде.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль диреторы Гадел Хөснетдинов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.