1961 елның 12 апреле - кешенең беренче тапкыр космоска очкан көне. Бу истәлекле дата бөтен дөньяда билгеләп үтелә.
Бүген Россия Федерациясенең Карловы Вары (Чехия) шәһәрендәге генераль консулы Михаил Леденев һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев беренче космонавт Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм ТРда Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Чара видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремлендә үткәрелде.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшсеме Минтимер Шәймиев бүген Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты.
Әхмәт Садыйк Доган - Төркиянең 1996 елда Казанда ачылган Генераль консуллыгының унберенче консулы. Ул үз вазифаларына быел гыйнвар аенда кереште.
Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ советларының 2017 ел нәтиҗәләре буенча утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хатыны Сәкинә ханым белән Казанның КИТТУ-КХТИ бинасында сайлау участогында тавыш бирде.
Бүген Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концерт залында “Ел хәйриячесе – 2017” республика конкурсына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексының эчке эшләрен хәл итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты. Алар, гадәттәгечә, Казанга “Ельцин Кубогы-2018” Халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килгәннәр.