Бүген Казанда Богородица монастыренең Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чара узды.
Казан ратушасында, бу чара кысаларында, Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын изгеләндерү уңаеннан почта маркасына штамп сугу тантанасы узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Ингушетиянең беренче Президенты, Советлар Союзы Герое Руслан Аушевка, “Эшлекле бергәлек” эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Аббас Аббасовка һәм Россия товар җитештерүчеләр берлеге президенты Олег Сосковецка “ТАССРның 100 еллыгы” медальләрен тапшырды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт җыены – Корылтае депутаты Александр Работяев катнашты.
Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышы ачылды.
Президиум карары нигезендә, 22 нче утырышның көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча 7 закон чыгару инициативасы, 11 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиев Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт киңәшчесе, элекке мәдәният һәм рухи үсеш министры Андрей Борисов белән очрашты.
Бүген борынгы Болгар шәһәре территориясендә ел саен үткәрелә торган “Изге Болгар җыены” бәйрәме узды. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген “Изге Болгар җыены” кысаларында Болгар ислам академиясе мәйданында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россиянең үзәкләштерелгән дини берләшмәләр вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең И. Шакиров исемендәге концерт залында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә бәйрәменең финал этабында катнаштылар.
Чара Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Фондның Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән Татарстанның “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу республика фонды “Россия Кызыл Хач” иҗтимагый оешмасы белән Саклык банкы тарафыннан Казанда 175нче мәктәптә атыш аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен ачылган счетка акча күчерде.
Бүген Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы парад узды.
Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татартстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.