Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Хөкүмәтенең яңа составы билгеләвенә аңлатма бирде
2004 елның 11 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Казан кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Хөкүмәтенең яңа составы билгеләвенә аңлатма бирде.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Владимир Путин яңа Хөкүмәтне билгеләүне сайлаулар алдыннан ук, "үзенең икенче срокка сайланачыга ышанып, вакытны әрәм итмәс" өчен эшләде. "Хакимият яңа принципларга нигезләнеп формалаша, - диде Президент. - Һәм аны базар икътисады таләпләренә җавап бирерлек яңача идарә итәргә омтылу дип карарга кирәктер". "Үзгәрешләрне министрлыкларның саны азаю дип кенә карарга кирәк түгел, - диде Минтимер Шәймиев. - Аның мәгънәсе тирәндәрәк ята. Сүз өч баскычлы Хакимият турында турында бара. Анда вәкаләтләр дә, министрлыкларның роле дә төгәл билгеләнгән булырга тиеш".
"Идарә итүгә килгәндә - бу авыр эшләрнең берсе, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. - Безнең бүгенге менталитетка туры килерме ул, әйтүе кыен. Әмма аны һаман шул килеш калдыру да дөрес булмас иде. Бу - бюрократия аппаратын җимерергә омтылу".
"Без яңа схемага ничек керербез, әле бу юнәлештә эш башланмады. Административ үзгәртеп корулар әлегә федераль дәрәҗәдә бара. Якын арада ул республика, өлкәләр буенча да үтәр. Шулай да без хакимияттә зур структуралы үзгәрешләр ясарбыз дип уйламыйм. Мондый эштә әкрен генә ашыгырга кирәк, бигрәк тә ТР Дәүләт Советына сайлаулар алдына торганда", - диде Президент. "Россиядә кебек бездә дә Хакимиятне Конституция буенча Президент сайлауларыннан соң алмаштырып була. Шуңа күрә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар үткәннән соң без яңа Хакимият яоставын тәкъдим итмәячәкбез" - диде М.Шәймиев. - Андый үзгәрешләр республикада Президент сайлауларыннан соң - 2006 елда гына мөмкин булачак".
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
1
апрель, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: “Безгә маяклар кирәк!”
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән милләт, мәгариф һәм тел язмышы мәсьәләләрен үз эченә алган әңгәмә кордык.
4
март, 2020 ел
Яңарыш” Фондына – ун ел. Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус илчесе
Барыбыз да яхшы хәтерлибез: 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Казан Кремле биләмәсендә тарихи Кол Шәриф мәчетен тергездек һәм Благовещение соборын яңарттык. Ул чакта бу биналарны торгызу өчен фонд оештырылды, анда республиканың зур һәм кече предприятиеләре, бөтен халкы катнашты. 1996 елда иген уңды, авыл кешеләре үз җыеннарында һәр гектардан берәр центнер ашлык сатып, акчасын Кол Шәриф мәчете төзелеше һәм Благовещение соборын торгызу исәбенә күчерергә карар итте. Һич күпертмичә әйтәм – бу вакыйга көчле рухи яңарыш башлануын дәлилләде. Алга таба ул 2010 елда без оештырган “Яңарыш” Фондының Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге тарихи–мәдәни истәлекләрен тергезү эшчәнлегенә бөтен халык ярдәме рәвешендә ачык чагылды. Биш елдан соң, замана таләбе буенча, эшчәнлегебез киңәйде, яңа проектлар барлыкка килде: бер үк вакытта без Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын тергезүгә тотындык.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз