Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Аналар көненә багышланган бәйрәм тантанасында чыгышы
2003 елның 28 ноябре, җомга
Хөрмәтле аналар, кадерле хатын-кызларыбыз!
Менә инде алтынчы ел без Рәсәйдә Аналар көнен билгеләп үтәбез. Мин моны бик олы, бик изге гамәл дип әйтер идем. Шул ук вакытта, минем уйлавымча, бүген аналар көне генә түгел — барыбыз өчен дә рухият көне. Әйтик, 8 нче март хатын-кызлар бәйрәме булса, бүгенге бәйрәм — һәммәбезгә кагылышлы изге көн, чөнки аналарга карата игелекле мөнәсәбәтебез, мәрхәмәтебез рухи дөньябызның иминлеген, күңелебез халәтен күрсәтеп тора. Ул нинди дә булса матди җитешсезлеккә яисә муллыкка, гомумән, бернәрсәгә дә бәйле түгел. Әниеңә карата мөгамәләң нинди булса, асылың да шундый, рухи дөньяң да, тәрбияң дә шундый дигән сүз. Анага карашың — ул инде синең кем икәнлегеңне билгеләүче төп күрсәткеч. Шуңа күрә, мин бигрәк тә хәзерге яшь буын өчен әйтәм: әниләрегез исән –сау чакта, яныгызда чакта аларны соңыннан үкенечкә калмаслык итеп хөрмәт итәргә кирәк. Яңадан үкенеп бетеп булмый ул... Ана кеше ул бервакытта да: балам, син минем өчен шуны эшлә дип әйтми, әйтмәячәк тә һәм әйтмәделәр дә алар — безнең әниләр. Әгәр без шуны истә тотып, аналарыбызны онытмыйча, алар өчен һәрвакыт кулдан килгәннең барысын да эшләсәк, шушы мисалда, киләчәк буыннар да намуслы, тәртипле кешеләр булып үсәчәк, бөтен җәмгыятебез дә әхлаклы булачак.
Мин бүген үз исемемнән, хөкүмәтебез һәм Дәүләт Советы исеменнән, менә минем янда сәхнәдә басып торучы күп балалы аналарыбыз һәм сезнең барыгыз исеменнән республикабызның бөтен аналарын, бөтен халкыбызны Аналар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу көнне һәрберебез үз әнисен искә төшереп, үз-үзенә бәя бирергә тиеш. Без аналарыбыз хакына нәрсәләр эшли алабыз, нәрсәләрне булдыра алмыйбыз — шуларга нәтиҗә ясап, күңелебезне чистартып, киләчәк тормышыбызны корырга тиеш дип саныйм.
Сүземне дәвам иттереп, бүген шуны да әйтәсем килә: үз вакытында әниләргә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтә алмау үкенече күпләрнең күңелендә яши ул. Шушындый бәйрәм көннәрендә, без, аналары инде исән булмаган кешеләр, эшли алмаган эшләребез өчен алар алдында гафу үтеник. Алар рухына барып җитәр ул, барып җитмәсә, үз күңелләребез бераз тынычланыр. Дөресен генә әйткәндә, бу безнең күбрәк үзебез өчен кирәк. Ә инде аналары исәннәргә, аларга игътибарлы булыгыз дип әйтер идем. Аналарга балалары тарафыннан игътибардан башка берни дә кирәкми. Үз әнисенең никадәр газиз, никадәр якын икәнен һәркем үзе генә аңлый, үзе генә тоя... Һәм яши-яши шундый фикергә киләмен: Аллаһы Тәгалә бер булган кебек, безнең аналарыбыз да бердәнбер. Шуны онытмаска кирәк.
Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле аналар! Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, сабырлык телим. Балаларыгызның рәхәтен күреп, алар белән горурланып яшәргә язсын. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә!
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
1
апрель, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: “Безгә маяклар кирәк!”
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән милләт, мәгариф һәм тел язмышы мәсьәләләрен үз эченә алган әңгәмә кордык.
4
март, 2020 ел
Яңарыш” Фондына – ун ел. Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус илчесе
Барыбыз да яхшы хәтерлибез: 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Казан Кремле биләмәсендә тарихи Кол Шәриф мәчетен тергездек һәм Благовещение соборын яңарттык. Ул чакта бу биналарны торгызу өчен фонд оештырылды, анда республиканың зур һәм кече предприятиеләре, бөтен халкы катнашты. 1996 елда иген уңды, авыл кешеләре үз җыеннарында һәр гектардан берәр центнер ашлык сатып, акчасын Кол Шәриф мәчете төзелеше һәм Благовещение соборын торгызу исәбенә күчерергә карар итте. Һич күпертмичә әйтәм – бу вакыйга көчле рухи яңарыш башлануын дәлилләде. Алга таба ул 2010 елда без оештырган “Яңарыш” Фондының Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге тарихи–мәдәни истәлекләрен тергезү эшчәнлегенә бөтен халык ярдәме рәвешендә ачык чагылды. Биш елдан соң, замана таләбе буенча, эшчәнлегебез киңәйде, яңа проектлар барлыкка килде: бер үк вакытта без Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын тергезүгә тотындык.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз