Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Җигелгәнсең икән, тартып булмый, димә
2004 елның 23 гыйнвары, җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, хәзер социаль реформалар өчен җаваплылык Дәүләт Думасында күпчелекне алган "Бердәм Россия" вәкилләренә төшәргә тиеш, дип исәпли.
"Безнең тарихыбызда һәм Дәүләт Думасында беренче тапкыр буларак, конституцион күпчелек формалашты, һәм бердәмроссиялеләр йөзендәге бу күпчелек үзенә социаль реформаларның барышы өчен тулы җаваплылык алырга һәм үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә тиеш", - дип белдерде М.Шәймиев Интерфакска биргән интервьюсында.
Шул ук вакытта ул, инде илдә реаль икътисадый үсеш күзәтелгән һәм билгеле бер тотрыклылыкка ирешелгән шартларда үзеңнең сәяси яктан нәрсәгә сәләтле булуыңны раслау беренче карашка гына җиңел тоела, дип искәртте.
"Әгәр "Бердәм Россия" ахыр килеп үзенә төшкән җаваплылыкны күтәрә алмаса һәм үзенең сайлау алды вәгъдәләрен үтәмәсә, оппонентларының гына түгел, бөтен җәмгыятьнең тәнкыйть утында калачак",- дигән ныклы фикердә тора М.Шәймиев.
"Килеп туган вәзгыятьтә КПРФ, ЛДПР, "Родина" блогы вәкилләре һәм Дәүләт Думасында 5 процентлы чикне уза алмаган партияләр вәкилләре бөтенроссиялеләрнең барлык гамәлләрен дә бик игътибарлы рәвештә күзәтеп барачак", - диде М.Шәймиев.
Республика җитәкчесе шулай ук, фәкать партияләр арасыннан берсенең генә ышанычлы җиңүе аша илдә күп партиялелекнең реаль системасы пәйда булырга мөмкин, дигән ышануын белдерде. Моңа бәйле рәвештә М.Шәймиев 7 декабрьдә булган сайлауларны, Россия тормышында һәм гражданлык җәмгыятен торгызу процессында хәлиткеч вакыйга, дип бәяләде.
М.Шәймиев Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" вәкилләренең барлык төп Вазыйфаларны алуын гаепләми. "Килеп туган бу хәл - парламент күпчелегенең нормаль практикасы. Биредә бары тик "Җигелгәнсең икән, тартып булмый, димә" дигән мәкальне генә искә төшерергә була", - дип билгеләп үтте Татарстан Проезиденты.
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
1
апрель, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: “Безгә маяклар кирәк!”
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән милләт, мәгариф һәм тел язмышы мәсьәләләрен үз эченә алган әңгәмә кордык.
4
март, 2020 ел
Яңарыш” Фондына – ун ел. Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус илчесе
Барыбыз да яхшы хәтерлибез: 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Казан Кремле биләмәсендә тарихи Кол Шәриф мәчетен тергездек һәм Благовещение соборын яңарттык. Ул чакта бу биналарны торгызу өчен фонд оештырылды, анда республиканың зур һәм кече предприятиеләре, бөтен халкы катнашты. 1996 елда иген уңды, авыл кешеләре үз җыеннарында һәр гектардан берәр центнер ашлык сатып, акчасын Кол Шәриф мәчете төзелеше һәм Благовещение соборын торгызу исәбенә күчерергә карар итте. Һич күпертмичә әйтәм – бу вакыйга көчле рухи яңарыш башлануын дәлилләде. Алга таба ул 2010 елда без оештырган “Яңарыш” Фондының Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге тарихи–мәдәни истәлекләрен тергезү эшчәнлегенә бөтен халык ярдәме рәвешендә ачык чагылды. Биш елдан соң, замана таләбе буенча, эшчәнлегебез киңәйде, яңа проектлар барлыкка килде: бер үк вакытта без Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын тергезүгә тотындык.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз