Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Яңа ел мөрәҗәгате
2004 елның 31 декабре, җомга
Хөрмәтле ватандашлар!
Яңа ел киче чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме ул. Бу мизгелдә без дусларыбыз, туганнарыбыз белән бергә җыелышып күңел ачабыз, фикерләшәбез, киңәш тотабыз.
Узып баручы елда илебез, республикабыз өчен хәлиткеч вакыйгалар дип Россия Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауны атар идем.
Тормышта кайгы белән шатлык янәшә йөри. Дөньяны тетрәткән Беслан фаҗигасе һәм террорчыларның башка җинаятьләре Татарстан халкында чиксез нәфрәт уятты. Барыбыз да шуны аңладык: мондый очракларда иң мөһиме – бер-береңә терәк булу, ярдәм итү, бу хәлләрдән гыйбрәт алып, аларны булдырмау чараларын күрү.
Киләсе елда шәһәр һәм авылларда җирле үзидарә органнары оештырылачак. Бу - хакимиятне халыкка якынайтучы бик мөһим адым булачак.
2005 нче елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Утлы елларны кичкән сугыш һәм тыл ветераннарына һәръяклап ярдәм итү, тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү - һәрберебезнең изге бурычы. Алар безнең өчен тугрылык, намус һәм батырлык үрнәге булып торалар.
Республиканың җитештерү өлкәсе көннән-көн ныгый бара. Нефть, нефть химиясе, төзелеш, машина төзү, энергетика тармаклары Татарстанның тотрыклы үсешен тәэмин итә, киләчәккә нигез сала. Авыл хезмәтчәннәре дә сынатмыйлар, узган елгы мул уңыш - моның ачык дәлиле. Җитештерү өлкәсенә инвестицияләр кертү арта бара һәм моның уңай нәтиҗәләрен тиз арада күрербез дип ышанам. Шунысы мөһим: Татарстанда промышленность үсеше дөнья базарындагы нефть бәяләренә генә бәйләнмәгән, бу - республика икътисадының тотрыклы эшләве, йөз меңләгән хезмәтчәннәрнең тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсе. Туган җиребезне үстерүгә куйган намуслы хезмәтегез өчен сезгә ихлас күңелемнән зур рәхмәт.
Соңгы елларда Яңа ел бәйрәмендә өй туйлары үткәрү матур гадәткә әйләнде. Гомумән әйткәндә, без вәгъдәбезне үтәдек. Тузган торакны бетерү программасы буенча 50 меңгә якын гаилә яңа, уңайлы фатирларга урнашты. Тузган торак фондына даими рәвештә түләү кертеп, әлеге олы эштә ярдәм күрсәткән хезмәт коллективларына, эшкуарларга, бу программаны оештыручыларга, данлыклы төзүчеләребезгә аеруча зур рәхмәт! Тупланган тәҗрибә нигезендә, туасы елның 1 гыйнварыннан без бу тиңдәше булмаган эшне социаль ипотека программасы рәвешендә дәвам итәчәкбез. Анда бигрәк тә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә һәм яшь гаиләләргә сизелерлек ташламалар каралган.
Әлбәттә, безнең тормыш гел уңышлардан гына тормый. Илдә башланган социаль реформаларның каршылыклы баруын халык һаман үз җилкәсендә татып бара. Ташламаларны акчага алмаштыру һәм торак-коммуналь хуҗалык реформасы халыкны аеруча нык борчый. Бюджет акчасы чикле булуга карамастан, республика җитәкчелеге бу чорда кешеләрнең хәлен җиңеләйтү өчен бар тырышлыгын куячак.
Киләсе яңа ел безнең өчен аеруча истәлекле булачак. Без башкалабыз Казанның меңьеллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу тарихи вакыйга Татарстанны Россиядә генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдә танытуда зур әһәмияткә ия. Шигем юк: бу зур юбилей безнең күп милләтле халкыбызны тагын да ныграк берләштерер һәм үзара аңлашуга зур этәргеч булыр.
Кадерле дуслар!
Яңа ел яңа эшләргә, яңа уңышларга, яңа дуслар табуга, гомумән яңарышка өнди. Сезгә болар барысы да насыйп булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Яңа елга тагын бер киңәш: әтәч елы дип бик әтәчләнеп китмәскә иде.
Яңа еллар котлы булсын, газиз милләттәшләр!
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
1
апрель, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: “Безгә маяклар кирәк!”
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән милләт, мәгариф һәм тел язмышы мәсьәләләрен үз эченә алган әңгәмә кордык.
4
март, 2020 ел
Яңарыш” Фондына – ун ел. Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус илчесе
Барыбыз да яхшы хәтерлибез: 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Казан Кремле биләмәсендә тарихи Кол Шәриф мәчетен тергездек һәм Благовещение соборын яңарттык. Ул чакта бу биналарны торгызу өчен фонд оештырылды, анда республиканың зур һәм кече предприятиеләре, бөтен халкы катнашты. 1996 елда иген уңды, авыл кешеләре үз җыеннарында һәр гектардан берәр центнер ашлык сатып, акчасын Кол Шәриф мәчете төзелеше һәм Благовещение соборын торгызу исәбенә күчерергә карар итте. Һич күпертмичә әйтәм – бу вакыйга көчле рухи яңарыш башлануын дәлилләде. Алга таба ул 2010 елда без оештырган “Яңарыш” Фондының Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге тарихи–мәдәни истәлекләрен тергезү эшчәнлегенә бөтен халык ярдәме рәвешендә ачык чагылды. Биш елдан соң, замана таләбе буенча, эшчәнлегебез киңәйде, яңа проектлар барлыкка килде: бер үк вакытта без Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын тергезүгә тотындык.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз