КОРБАН БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

2005 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Сезне ихлас күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Һәр мөэмин-мөселман көтеп ала торган олы һәм мөкатдәс бәйрәм - Корбан бәйрәменең тамырлары бик тирәнгә - ислам мәдәниятенең меңьеллык гүзәл традицияләренә барып тоташа. Бу көнне пәйгамбәребезнең: якыннарына гына түгел, ә мохтаҗ бәндәләрнең барысына да Ходай биргән нигъмәтләрдән өлеш чыгарган, фәкыйрьләргә, ятимнәргә хәер-сәдака өләшкән, газап чигүчеләргә ярдәм кулын сузган кеше генә хак мөселман була, дигән сүзләре аеруча зур мәгънәви яңгыраш ала. Мәңгелек рухи кыйммәтләрне гәүдәләндереп, бу күркәм бәйрәм күңеллләрдә миһербанлылык һәм игелеклелек хисләрен арттыра, мөселманнарга тән һәм җан пакьлеген сакларга, гаилә нигезләрен ныгытырга ярдәм итә.

Шунысы куанычлы, Татарстанның традицион ислам кануннарын тоткан мөселман өммәсе җәмгыятебездә гуманистик рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне урнаштыруга сизелерлек өлеш кертә, гражданнарыбыз арасында татулык һәм иминлек саклау мәсьәләләрендә актив эшли. Татарстанда дәүләт һәм дини оешмалар арасында яшәп килүче күркәм хезмәттәшлек киләчәктә дә республикабыздагы барлык халыкларның күпгасырлык мәдәниятләрен һәм традицияләрен үстерүгә, милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә хезмәт итәр дип ышанам.

Кадерле татарстанлылар! Корбан бәйрәме йөрәкләребездәге рәхим-шәфкать хисләрен яңартсын, ә күркәм ниятләрегез һәм изге эш-гамәлләрегез, шатлык һәм ышаныч өстәп, киләчәктә дә сезнең тугры юлдашларыгыз булсын!

Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International