Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Шәймиев: "Ташламалар законын тормышка ашыру кичектерелмәячәк"
2005 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ташламаларны акчалата түләү турындагы законны тормышка ашыруны кичектерү мөмкин эш түгел, диде "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында. "Моңа өндәгән кешеләр базар икътисады шартларында натуралата өстенлекләрне саклау файдасыз булуын аңларга тиеш. Гомумән, бу ике төшенчә үзара килешә алмый", - диде Минтимер Шәймиев.
Президент ассызыклаганча, ташламаларны акчалата түләү законын кичектерү барлык транспорт һәм илнең башка структураларын киеренкә хәлдә калдырычак, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатына да йогынты ясыячак. Президент фикеренчә, килеп туган низаглы вәзгыять әлеге законны тормышка ашыруның механизмы баштан ук уйланып бетмәгәнлеккә бәйле. "Тоткарлыклар өчен төбәкләрне гаепләү - гаделсезлек. Россия хөкүмәте һәм президенты белән сөйләшкәннән соң моны аңладылар кебек. Һәр төбәкнең тәэмин ителеше төрлечә, теге яки бу ташламаларны билгеләгәндә шуңа игътибар итәргә кирәк", - дип саный Президент.
"Бердәм транспорт билетларын кертү турында федераль хөкүмәткә, "Бердәм Россия" партиясе президиумына, Дәүләт Думасы комиссияләренә закон проекты әзерләнгәндә үк күп тапкырлар әйткән идек. Ниһаять, быел 17 гыйнварда РФ хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә күп кенә мәсьәләләр буенча уртак фикергә килә алдык", - ди М.Шәймиев.
Бүген Татарстан Президенты ташламалар тирәсендәге вәзгыять һәрьяклап тикшерелде, мәсьәләләрне чишү юллары табылды, дип белдерде. "Район һәм шәһәр хакимияте вәкилләре белән киңәшләшкәннән соң ташламалар белән файдаланучыларга ай саен 200 сумлык юл-транспорт билетлары булдырылачакк. Ул республика карамагындагы, шулай ук федераль льготачаларга да биреләчәк", - дип хәбәр итте Президент.
М.Шәймиев шулай ук "Интерфакс" агентлыгына мәктәп укучылары өчен 120 сумлык һәм студентлар өчен 150 сумлык билетлар калдырылылачагын да әйтте.
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
1
апрель, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: “Безгә маяклар кирәк!”
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән милләт, мәгариф һәм тел язмышы мәсьәләләрен үз эченә алган әңгәмә кордык.
4
март, 2020 ел
Яңарыш” Фондына – ун ел. Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус илчесе
Барыбыз да яхшы хәтерлибез: 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Казан Кремле биләмәсендә тарихи Кол Шәриф мәчетен тергездек һәм Благовещение соборын яңарттык. Ул чакта бу биналарны торгызу өчен фонд оештырылды, анда республиканың зур һәм кече предприятиеләре, бөтен халкы катнашты. 1996 елда иген уңды, авыл кешеләре үз җыеннарында һәр гектардан берәр центнер ашлык сатып, акчасын Кол Шәриф мәчете төзелеше һәм Благовещение соборын торгызу исәбенә күчерергә карар итте. Һич күпертмичә әйтәм – бу вакыйга көчле рухи яңарыш башлануын дәлилләде. Алга таба ул 2010 елда без оештырган “Яңарыш” Фондының Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге тарихи–мәдәни истәлекләрен тергезү эшчәнлегенә бөтен халык ярдәме рәвешендә ачык чагылды. Биш елдан соң, замана таләбе буенча, эшчәнлегебез киңәйде, яңа проектлар барлыкка килде: бер үк вакытта без Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын тергезүгә тотындык.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз