Пасха бәйрәме белән!

2007 елның 6 апреле, җомга
Православие динен тотучы хөрмәтле ватандашлар!

Сезне ихлас күңелдән шатлыклы бәйрәм - Христосның яңадан тууы белән тәбрик итәм!

Быел әлеге бөек бәйрәмне барлык традицион христиан конфессияләре вәкилләре бер көнне билгеләп үтәләр һәм бу тирән символик мәгънәгә ия. Бу олы вакыйганың асылында дин тотучыларны иң югары гомумкешелек идеаллары нигезендә яшәргә чакыру ята. Пасха, безнең күңелләребездә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә өмет-ышаныч тудырып, якыннарыбызга, бер-беребезгә карата ярату һәм ихтирам тойгыларын гәүдәләндерә. Ул бездә намус белән яшәү, игелекле булу, мохтаҗларга ярдәм итү кебек изге теләкләр уята.

Хәйрия елында дин тотучы һәр кешегә хас булган күркәм эшләр башкару теләге, игелек кылу омтылышы Татарстанда тагын да киңрәк чагылыш табар дип ышанам.

Шунысы куанычлы, диннәр һәм милләтләр арасында татулыкны ныгытуга актив ярдәм итеп, бүген дин җәмгыятьне рухи яңартуда көннән-көн зуррак роль уйный. Бу күркәм эшкә руханиларның тырышлыгы һәм гыйбадәтханәләрне торгызу, шул исәптән Изге Ананың Казан иконасы табылган урында гыйбадәт кылу үзәген торгызу, зур этәргеч бирә.

Кадерле татарстанлылар, Пасха бәйрәме китергән шатлык сезнең җаныгызда мәхәббәт нурлары балкытсын, иҗади хезмәт һәм рухи яңару өчен яңа көч һәм оптимизм өстәсен.

Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International