Минтимер Шәймиев РФ Президентының Юлламасында барлык юнәлешләрдә алга китүне тәэмин итәргә сәләтле бурычлар куелган дип саный

2007 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президентының Юлламасын гамәлгә ашыру Россияне дөньяның әйдәп баручы державалары рәтенә бастырачак дип саный.

"Дәүләт башлыгының Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыру Россияне оборона куәте ягыннан гына түгел, бәлки икътисади үсеш буенча да дөньяның әйдәп баручы державалары рәтенә бастырачак", - диде Минтимер Шәймиев "Интерфакс" агентлыгына биргән интервьюсында.

Аның фикеренчә, дәүләт башлыгы Юлламаны "бик ышанычлы һәм лаеклы төстә" игълан итте һәм чираттагы мәртәбә өченче президентлык срогына мөнәсәбәттә килеп туган икеләнүләрне юкка чыгарды. "Президент Владимир Путин, бу - аның соңгы Юлламасы булуын һәм алдагысы белән инде Россия Федерациясенең икенче Президенты чыгыш ясаячагы хакында әйтте. Бер сүз белән әйткәндә, биредә өченче срокка бәйле теләсә нинди бәхәсләр һәм фараз кылулар инде урынсыз. Һәм менә үземә шундый нәтиҗә ясадым: Владимир Владимирович Путин 2008 елдан соң да реаль милли лидер булып калачак. Бүген миндә әнә шундый ышаныч барлыкка килде", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International