Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 63 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев мөрәҗәгате
2008 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Кадерле ватандашлар!
Хөрмәтле ветераннар!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 63 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!
1945 елның Җиңү китергән сөенечле ул көненнән соң күпме генә еллар үтмәсен, фашизм һәлакәтеннән бөтен дөньяны коткарып калган җиңүчеләр буыны, аның тиңдәшсез батырлыгы күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге сакланачак. Безнең солдатлар үз-үзләрен аямыйча, үз гомерләрен корбан итеп дөньядагы иң коточкыч афәтне туктаттылар, кеше үтерүгә корылган фашист режимын тар-мар иттеләр.
Рәхимсез сугыш озын-озак дүрт ел буе туган җиребезне телгәләде, туганнарыбызны, якыннарыбызны тартып алды, күпме кешене туган туфракларыннан йолкып, чит җирләргә, үлем кочагына илтеп ташлады, күпмесен яралады, имгәтте. Сугышның төзәлмәс яралары әле дә сызлый, күпме авыл һәм шәһәрләребез, урман-кырларыбыз сугыш эзләрен әле дә саклый. Куеннарына исемсез батырларның гәүдәләрен сыендырган күпсанлы туганнар каберлекләре шул дәһшәтле елларны хәтерләтеп йөрәкләрне сыкрата. Бөек Җиңүнең бәһасе әйтеп бетергесез югары булды. Безнең моны онытырга хакыбыз юк. Дистәләрчә миллион ватандашларыбыз канкойгыч сугыш кырларында мәңгегә башын салды, концлагерь мичләрендә янып көлгә әйләнде, чолганыштагы Ленинградта ачлыктан кырылды, фашист бомбалары астында калды; госпитальләрдә - авыр яралардан, нацистлар коллыгында - ерткычларча җәзалаулардан, тылда исә хәлдән килмәслек авыр хезмәттән вафат булды.
Күпмилләтле Татарстан гына да фронтка 700 меңнән артык улын һәм кызын озатты, аларның яртысы диярлек туган җиренә әйләнеп кайтмады... Бу сугыш аналар йөрәгенә гомерлек кайгы-хәсрәт салды.
Бүген төрле милләт һәм төрле дин кешеләре сугыш корбаннарының һәрберсен исеме белән телгә ала, һәркем үз телендә алар рухына дога кыла. Шушы бердәм искә алу догасы җаннарыбызны сафландыра,
берләштерә. Без сугыш кырларындагы тиңдәшсез батырлыклары һәм тылдагы тырыш хезмәтләре белән Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга сүз бирәбез.
Сугыштан соңгы гаять авыр елларда шул чор кешеләренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә илебез, хәрабәләрдән күтәрелеп, аякка басты, дөнья үсешен билгеләүче бөек дәүләткә әверелде. Бүген безнең илебез, үз тарихында гаять четерекле сынауларны үтеп, яңадан көч-кодрәт туплый, заман таләпләренә тиешле һәм лаеклы җавап бирә алучы абруйлы ил дәрәҗәсенә ирешеп бара. Хәзерге катлаулы чорда да без җиңүчеләр буынын үзебезгә үрнәк итеп куябыз.
Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнарның якты истәлеген саклау һәм бүгенге көндә исән ветераннарга һәръяклап игътибар һәм ихтирам күрсәтү - безнең әхлакый бурычыбыз. Ветераннарга һәрдаим ярдәм, алар иминлеге өчен кылынган игелекле гамәлләр җәмгыятебезне берләштерә, ныгыта, яңа, зур эшләргә канатландыра, безне игелеклерәк булырга өйрәтә. Шунысы аяныч: сугыш ветераннарының саны көннән-көн кими бара. Шуңа күрә кадерле ветераннарыбызны лаеклы тормышта яшәтү, буыннар бәйләнешен ныгыту өчен бар тырышлыгыбызны куярга, соңга калмаска кирәк.
Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз һәр яктан мактауга лаек: алар әле бүген дә күтәренке рухлы, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган көчле шәхесләр. Сугыш газапларын кыю кичереп, газиз халкына тугры калган ветераннарыбызга чиксез рәхмәтлебез. Ватаныбызны һәм халкыбызны яратырга алардан өйрәнергә кирәк. Без әхлакый яктан сәламәт яшь буынны - сугыш каһарманнарының лаеклы дәвамчыларын бары тик өлкәннәрнең шушы батырлыгы үрнәгендә генә тәрбияли алачакбыз. Шунысы куанычлы: соңгы вакытта республикабызда хәрби-патриотик эшне киң җәелдерү, кадет сыйныфларын арттыру кебек гамәлләр ишәйде, алар балаларда гражданлык хисе һәм ил язмышы өчен җаваплылык тәрбияләүгә хезмәт итәләр.
Бөек Ватан сугышы фашизмга каршы нәфрәтне безнең каныбызга сеңдерде. Шуңа күрә без кайбер илләрдә Җиңү мемориалларының, сугыш геройлары һәйкәлләренең җимерелүенә, фашист калдыкларына Бөек Ватан сугышы каһарманнары белән бертигез хокуклар бирелүенә битараф карый алмыйбыз. Үзен цивилизацияле дип санаган дөньяда мондый күренешләргә урын булмаска тиеш! Чөнки әлеге мәсхәрәле адымнар миллионлаган кешенең кан коюы бәрабәренә ирешелгән Бөек Җиңүнең азатлык миссиясен шик астына куюга китерә, җәмгыятьнең рухи нигезен какшата. Без фашизмның кире кайтуына юл куя алмыйбыз. Яңадан сугыш янгыны кабызырга омтылучыларга катгый каршылык күрсәтү - һәрберебезнең изге бурычы.
Бөек Җиңү бәйрәме көнендә телләребездән төшми торган бердәм теләгебез шул: илебезнең һәм бөтен Җир шарының күге аяз булсын, балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугыш дәһшәте күрмәсен! Бөек Җиңүнең өлкән буыннар безгә мирас итеп калдырган изге әләме, безгә көч биреп, күп гасырлар буе җилфердәсен!
Хөрмәтле ватандашлар! Сезнең барыгызга тынычлык, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз