«Каравон» рус фольклор бәйрәмен уздыру уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев мөрәҗәгәте

2008 елның 23 мае, җомга
Кадерле ватандашлар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне чын күңелдән рус халкының кадерле бәйрәме - «Каравон» белән котлыйм.

Татарстан җирендәге күренекле халык бәйрәмнәре арасында «Каравон», татарларның «Сабантуе» шикелле, аерым бер урын алып тора. Җәмгыятьтәге уңай үзгәрешләр дулкынында без аны тормышыбызга кабат кайтардык һәм аның яңгырашын елдан-ел көчәйтә барабыз. Татарстаннан гына түгел, илнең төрле почмакларыннан килгән төрле милләт кешеләрен кулга-кул тоташтырган зур әйлән-бәйлән киңәйгәннән киңәя. Шуңа күрә «Каравон» хәзер бөтен Россия күләмендәге мәдәни вакыйгага әверелде.

Салмак кына җырлап-әйләнеп бәйрәм итүчеләрнең күркәм милли киемнәре, халык җырларының тирән мәгънәле сүзләре безгә гасырлар сулышын җиткерә, сокландыра, күңеллләргә тормыш кадере һәм яшәү мәгънәсе турында уйлар сала. «Каравон» - халык зирәклегенең саекмас чишмәсе, ул барыбызга да көч-дәрт өсти, игелеккә, гүзәллеккә, рухияткә омтылышыбызны көчәйтә, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең үзара дуслыгын ныгыта.

Шунысы куанычлы: бәйрәмнең күмәк җырына балаларның һәм яшьләрнең дәртле тавышлары торган саен күбрәк кушыла бара, «Каравон» барыбызның да күз алдында гаилә бәйрәменә әверелеп килә. Чыннан да, гореф-гадәтләр югалмаса, халыкның күңеле җырласа - халык үзе дә исән-имин дигән сүз!

«Каравон»да катнашучыларга һәм кунакларга күңелле бәйрәм мизгелләре, исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык телим!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International