Минтимер Шәймиев язучы Әмирхан Еники истәлегенә мемориаь такта ачу тантанасында катнашты

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты  Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта  ачу тантанасында катнашты.

Тантанада язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар, күренекле мәдәният эшлеклеләре, иҗат интеллигенциясе һәм республика җәмәгатьчелеге вәкилләре, шулай ук язучының туганнары – кызы Флера Карташова, оныгы Рөстәм Тюменев һәм оныкчыгы Регина Тюменева катнашты.

Мемориаль такта Әмирхан Еники гомеренең соңгы көннәренә кадәр яшәгән Чехов урамындагы  йортта урнаштырылды.  Авторы – рәссам, скульптор, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманчы исемендәге бүләк лауреаты Павел Бердников.

Тантананы ТР мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды.

Минтимер Шәймиев Әмирхан Еникины хөрмәт итеп килүчеләрнең барысына да, язучының мирасын саклауга һәм исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертүчеләргә, шулай ук ТР Мәдәният минстрлыгына, ТР Язучылар берлегенә рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, юбилей чараларын уздыруга Әмирхан Еникиның кызлары һәм язучының иҗатын өйрәнүче, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина ярдәм иткән.

Минтимер Шәймиев язучының иҗади мирасын һәм шәхесен таныту эше дәвам итәчәк, мемориаль такта ачу тантанасы бу эшнең  башы, дип белдерде.

 “Безнең чор балалары Әмирхан Еники әсәрләрен укып үсте. Аның хикәяләре кайчагында зур повестьләрне дә алмаштыра. “Кем җырлады?” әсәрен генә искә төшерик. Әмирхан аганың әсәрләре күңелләрне тетрәндерә торган. Безгә бу әдәби мирасны сакларга кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев.

Тантаналы чарада шулай ук филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина чыгыш ясады.

КФУның Г.Тукай исемендәге  Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендә өзекләр укыды.

Тантана азагында язучының кызы Флера Карташова чыгыш ясады, ул үзенең әтисе иҗатына булган зур кызыксыну, хөрмәт һәм игътибар өчен тантанада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Аннары Әмирхан Еники истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International