Казан университетының Астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Бүген Согуд Гарәбстанында узган Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче киңәйтелгән сессиясендә Казан университетының Астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.

Бу инде Татарстан территориясендә дүртенче бөтендөнья мирасы объекты. Хәзер республика ЮНЕСКО объектлары саны буенча илдә лидер булып тора.

Исегезгә төшерәбез, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә элегрәк өч объект кертелгән иде: Казан Кремле тарих-архитектура комплексы (2000), Болгар тарих-археология комплексы (2014), шулай ук Свияжск утрау-шәһәренең Успенье соборы һәм монастыре (2017).

В.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясен ЮНЕСКО исемлегенә кертү идеясе беренче тапкыр 2009 елда тәкъдим ителде. 2017 елда бу инициативаны ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Татарстанга сәфәре вакытында хуплады.

«Казан университетының Астрономия обсерваторияләре» номинация досьесына КФУның Энгельгардт исемендәге Загородная обсерваториясе һәм югары уку йортының төп бинасы ишегалдында урнашкан обсерватория кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International