Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе,Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” комплекслы проектын гамәлләштерүне йомгаклауга багышланган тантаналы чарада чыгышы

2019 елның 1 феврале, җомга

Хөрмәтле Владимир Ростиславович, Павел Станиславович, Григорий Эдуардович!Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!Хөрмәтле кунаклар!Хөрмәтле ватандашлар - милләттәшләр! Кадерле дуслар!

Бүгенге тантана “Яңарыш” Республика фонды өчен дә, бөтен республикабыз өчен дә аерым әһәмияткә ия - дәүләтнең, сәнәгать предприятиеләренең, эшмәкәрлекнең һәм җәмәгатьчелекнең “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” дигән зур уртак проекты нигездә тәмамланды. Һәм моның белән безнең барыбызны да котлыйм!

Бу бик кызыклы һәм иҗади тәҗрибә, ачышлар һәм яңа фикерләр туу еллары булды, мин моны үз-үзебезне танып белү процессы, җәмгыятьнең рухи яңарышы вакыты дип атар идем. Эшләгән саен, тагын да күбрәк эшлисе килү гаҗәп түгел. Болар барысы да безнең һәм сезнең күз алдында башкарылды.

Проектны гамәлләштерүнең 9 елы дәвамында тарихи ядкәрләрне, архитектура ансамбльләрен торгызу, яңа әһәмиятле корылмалар төзү, заманча инфраструктура булдыру, бу җирлекләр биләмәләрен төзекләндерү белән беррәттән, иң мөһиме - рухи образларны: ата-бабаларыбыз иманын, традицияләрен һәм мәдәниятен тергезүгә ирешә алдык.

Шунысы аеруча куанычлы: беренче чиратта иң яхшы тарихчылардан, археологлардан, реставраторлардан, проектчылардан, төзүчеләрдән, киңәшчеләрдән торган һөнәри команда эшләү ысулларын таба, технологияләр билгели алды, шуның нәтиҗәсендә без бүген борынгы ядкәрләрнең чын кыяфәтен, бөеклеген һәм матурлыгын күрә алабыз.

Болгар белән Свияжскины тергезүчеләргә - инвесторларга – зур предприятие һәм оешмаларга, кече компанияләргә, хәйриячеләргә, яшенә, диненә һәм милләтенә карамастан республикада яшәүчеләрнең барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Барысы 61 703 хәйрияче катнашты. Безнең барыбызның да исемнәре республиканың Хәйриячеләр китабына кертелде.

Иң мөһиме – болар барысы да “Ихлас күңелдән” эшләнде!

Болгар һәм Свияжскиның тергезелгән объектларын килүчеләргә бүген горурланып күрсәтәбез. 2010 ел белән чагыштырганда, туристлар агымы 15 тапкыр артты. Берничә елдан шулай булыр дип кем күз алдына китерә алыр иде: хәзер бу истәлекле урыннарны ел саен бер миллионнан артык турист һәм республика кунагы карый.

Илнең барлык почмакларыннан һәм чит илләрдән уңай фикерләр һәм хуплау сүзләре ишетәбез.

2014 елда Болгар тарих-археология комплексының, ә 2017 елда Свияжск утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастыреның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уртак эшебез нәтиҗәләренең халыкара дәрәҗәдә танылуын күрсәтеп тора.

Мәгълүм булганча, 2000 елда бу исемлеккә Казан Кремле дә кертелгән иде. Башкарылган эшнең әһәмиятен ЮНЕСКОның элеккеге генераль директоры Ирина Бокова бик мәгънәле билгеләде. Казанга килгәч, ул болай диде: “Болгар һәм Свияжск - Россия картасындагы гади географик нокталар гына түгел. Алар дөньяда мәдәниятара диалог өчен маяклар булып тора. Алар безгә рухи кыйммәтләргә һәм гуманлык идеалларына ирешүгә юл күрсәтеп тора. Бергә-бергә ничек яшәргә икәнен күрсәтүче маяклар алар”. Бу сүзләр безнең өчен кадерле дә, җаваплы да.

Без бу объектларның универсаль хәзинә дип танылуы аларны ышанычлы саклау һәм сакчыл файдалану буенча тырыш хезмәт белән тулыланырга тиешлеген аңлыйбыз.

Ышанам, шулай булыр да! Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитетының күптән түгел узган коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы бу өлкәдә төгәл төп бурычлар куйды.

Республикадагы социаль-икътисади үзгәрешләр җәмгыятебезнең рухи үсеше белән тулылана бара. Мөселман һәм православие изге урыннарын бер үк вакытта тергезү ысулы да вакыт тарафыннан сыналды. Болгар ислам академиясен төзедек, Изге Мәрьям Казан иконасы соборын торгызабыз. Моның дөрес карар икәненә иманыбыз камил. Дөрес гамәл бу. 2005 елда Казан Кремле биләмәсендә халыкның күмәк катнашы белән тергезелгән Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы моңа дәлил булып тора.

Татарстанның безнең җирдә яшәүче халыклар арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча эзлекле сәясәте бөтен халык, безнең кунакларыбыз тарафыннан хуплана. Бу изге гамәлләргә турыдан-туры катнашучы буларак, Сезгә, Владимир Ростиславович, бик зур рәхмәт белдерәсем килә. Григорий Эдуардович, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе рәисе, Россиянең чит ил эшләре министры Сергей Викторович Лавровка безнең барыбыз исеменнән дә олы ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне тапшыруыгызны үтенәбез.

Мәдәниятләр диалогы, цивилизацияләр диалогы - безнең өчен болар чит төшенчәләр түгел инде. Республика башкаласы вәкаләтле халыкара конференцияләр һәм форумнар үткәрү урынына әверелә. Бу, һичшиксез, Татарстанның Евразия мәдәни киңлегендә тарихи заманнарда да, хәзерге вакытта да әһәмиятле роль уйнавына бәйле. Һәрдаим киләчәккә омтылу, традицияләр һәм хәзинәләр кушылмасы безнең күп гасырлык тарихыбызның дәвамлылыгын тәэмин итә.

Тарихи хәтерне саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру – республиканың хәзерге заман иҗади тормышында төп өстенлекләрнең берсе. Бу Россия Федерациясе һәм безнең республика җитәкчелеге иң югары дәрәҗәдә үткәрә торган уртак илкүләм бурыч булып тора.

Тарихны тергезгәндә безнең барыбызны да, һичшиксез, киләчәк буын - бүген мәктәп парталары артында утыручылар борчый. Туган йортка, авылга, шәһәргә, үзебез яши торган илгә карата ихтирам хисеннән, үз ана телебезгә, үз халкыбызга мәхәббәттән башка бөек илебезне торгызып булмый. Бу гади мәсьәлә түгел. Бу - дәүләткүләм әһәмияткә ия бурыч, моны исбатлап тору да кирәкми, иң мөһиме - бу өлкәдә уңышлы үсеш юллары табу.

Нәкъ менә шуның өчен, Болгар һәм Свияжскины торгызу буенча эшне тәмамлап, “Яңарыш” Фонды Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә уникаль мәгариф проектын - күп профильле мәктәптән, балалар бакчасыннан, интернаттан, шәһәр читендә балалар лагереннан торган гомуми белем бирү комплексын төзүне һәм оештыруны башларга ниятли. Ул академия белеме, өч телдә (рус, татар һәм инглиз телләрендә) әзерлек, гомукешелек кыйммәтләре, тигез карашлы тормыш фәлсәфәсе һәм кешелеклелек юнәлешендә тәрбияләнүче күпкырлы шәхес формалаштыруны бирәчәк. ЮНЕСКО Халыкара оешмасы XXI гасыр мәгарифенең 4 принцибын игълан итте:

өйрәнер өчен укырга,

белер өчен укырга,

яшәр өчен укырга,

бергә яшәр өчен укырга!

Яңа мәктәпкә рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурентлы белем тәэмин итү, мәгарифнең нәтиҗәле гамәли ысулларын куллану, укучылары үз мәдәниятен бәяли, башка мәдәниятләрне аңлый һәм җәмгыятебез үсешенә лаеклы өлеш кертә ала торган яңа мәктәп булу вазыйфасы йөкләнә.

Ни өчен өч тел? Бу аңлашыла дип уйлыйм. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре буенча безнең республикада рус һәм татар телләре дәүләт теле булып тора. Бөек рус гуманисты – академик Дмитрий Сергеевич Лихачевның күпләргә мәгълүм гыйбарәсен исегезгә төшерим: “Туган тел – милләтнең җаны. Үзенең чын, тарихи телен югалта баручы милләт, теле белән бергә үзенең психологиясен дә, мәдәниятен дә, ата-бабалары турында истәлеген дә югалта”.

Глобальләшү шартларында халыкара арлашу теле булып формалашкан инглиз телен белү беренче планга чыга. Инглиз телен белү инде өстенлек тә, байлык та түгел, ул теләсә кайсы кеше өчен конкурентлы өстенлек бирә.

Күренекле шәхесләр барысы да күп тел белгән: Александр Пушкин – 16 чит тел; Лев Толстой - 15; Михаил Ломоносов - 11; Николай Чернышевский - 9; Александр Грибоедов -7; Лев Гумилев -6; РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров – 4; РФ Президенты Владимир Путин, шулай ук безнең кунаклар – Россия мәдәният министры Владимир Мединский, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе – 3 чит тел белә.

“Ничә тел беләсең – шул кабат кеше буласың”, - дип язган Антон Павлович Чехов.

Балалар телләрне никадәр иртә өйрәнә башласа, шулкадәр сизгер фикерли, башка кешеләрнең дөньяга карашына төшенә, иркен аралаша башлый, социаль җайлашу, үз мөмкинлекләрен гамәлләштерү һәм уңышлы карьера өчен киң мөмкинлекләргә ия була.

Дәүләт телләрен, туган һәм чит телләрне ничек һәм нинди күләмдә өйрәнү турында чиксез бәхәсләрдән чыгып, без хәзерге заман җәмгыяте өчен хәлиткеч булган әлеге проблеманы хәл итү юлларын табарга тиеш. Хәзерге вакытта без Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Юрьевна белән конструктив эш алып барабыз, бүген безнең чарада РФ Мәгариф министрлыгының статс-секретаре – министр урынбасары Павел Станиславович катнаша.

Телләр, аларны белү һәм саклау проблемасы Татарстанны, Россияне генә борчымый, бу - халыкара дәрәҗәдәге проблема. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 2019 елны Төп халыклар телләренең Халыкара елы дип игълан итүе очраклы түгел. Бу төп халыклар телләренә янаган кискен куркынычка игьтибар җәлеп итү, тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә бу телләрнең әһәмиятен арттыру максатында эшләнә.

Әлеге шартларда яңа мәктәпкә без хәзерге заман мәгарифе таләпләренә җавап бирүче комплекс буларак карыйбыз.

Әлбәттә, беренче комплекс Казанда булырга тиеш. Казан мэры Илсур Рәисович Метшин биредә, ул моны хуплый, бәлки бер генә түгел, параллель рәвештә ике комплекс булыр, алга таба юл күренер. Чөнки Казанда, объектив һәм аңлашыла торган сәбәпләр буенча, төп халыклар белән беррәттән күп милләт вәкилләре тупланган. Республика мәктәпләренең матди базасы яхшы булуын исәпкә алып, мондый комплекслар республиканың күп кенә зур һәм урта шәһәрләрендә дә барлыкка килергә мөмкин. Аеруча ассызыклап шуны әйтәсе килә: бүген сөйләнгән шушы омтылышларны уңышлы гамәлләштерү өчен укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләү кичектергесез бурыч булып тора. Республика хөкүмәтенә, республиканың тиешле министрлыкларына, Казан федераль университетына, Фәннәр академиясенә аларны максатчан әзерләүгә керешү зарур.

Казан шәһәренең 165 санлы өч телле мәктәбе төп нигез булып тора алыр иде. Аның директоры – “Мәктәп директоры -2016” Бөтенроссия конкурсы дипломы иясе Айдар Илдар улы Шәмсетдинов. Беренче мәктәпне “Адымнар” - белемгә һәм татулыкка” дип атап булыр иде. Иманым камил, балалар һәм ата-аналар, мәктәп аркылы республика глобаль халыкара конкурентлыкта үз урынын ныгыта алачак.

Күренекле фикер иясе, татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани бик төгәл әйткән: «Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк».

Игелекле эшләрегез өчен барыгызга да тагын бер кат рәхмәт белдерергә һәм барыгызга да һәммә эшегездә, тормышыгызда иминлек теләргә рөхсәт итегез.

Эшләребездә изге ниятләргә бергәләп ирешик.

Барыгызга да исәнлек, саулык, иминлек телим!

Хәерле сәгатьтә!

Ә хәзер сәхнәгә яңа буын мәктәбен булдыруда бергәләп эшләү билгесе итеп “Яңарыш” Фонды логотибын тапшыру өчен Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Павел Станиславович Зеньковичны чакырам.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International