Минтимер Шәймиев: “Кешеләрне яратмасаң, хакимият эшенә килмә”

2019 елның 18 мае, шимбә

Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә үзенең хакимияткә килүе, халык белән эшләү, Рөстәм Миңнехановның сыйфатлары, Владимир Путин белән ачыктан-ачык сөйләшүләре, Болгарны һәм Свияжскины торгызу турында сөйләде.

-Минтимер Шәрипович, вакыт табып, безнең тапшыруга килүегезгә, төрле темаларга фикер алышырга мөмкинлек табуыгызга бик зур рәхмәт.

Сөйләшүебезне шундый бер зур темадан башлар идем. Сез моны ун ел элек тә, егерме ел элек тә әйткәнегез булды. Сезнең өчен хакимият, җитәкче булу – нәрсә ул? Сез күп еллар республика белән җитәкчелек иттегез, димәк, бу сезнең өчен буш сүзләр генә түгел. Бу төшенчәгә Сезнең күпьеллык эшчәнлегегез дә, тормыш юлыгыз да керә. Бу - сорауның беренче өлеше.

 

Икенчесе – президентлыктан киткәндә нинди хисләр кичердегез? Мондый карарга килү авыр булдымы? Моңа кем яки нәрсә тәэсир итте? Гаиләме, ил җитәкчелегеме яки ул вакыттагы вазгыятьме?

— Беләсезме, яшь чакта, әле эшли генә башлаган вакытта, бик күпләр кебек үк, хакимиятнең мәгънәсе хакында уйламыйсың. Көн саен үз эшең белән мәшгуль. Ә аның асылына төшенү соңрак, вакытлар узгач кына килә икән. Ярый әле Аллаһ Тәгалә күпмедер гомер биреп, бу турыда уйланырга мөмкинлек тудырган.

Мәктәптән соң мин авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Ул вакытларда бу институтта инженерлар әзерләү эше бик соң башланды. Ә инженерларга ихтыяҗ зур иде, илдә индустрияләштерү елдан-ел көчәя барды. Безгә кадәр МТСларга инженер итеп КАИ яки КХТИ тәмамлаган белгечләрне җибәрә иделәр.

1959 елда, институтны тәмамлагач, мине Мөслим районына МТС ка эшкә җибәрделәр. Башта инженер булдым, аннары, тугыз ай эшләгәч, баш инженер иттеләр. Миңа бу эшне ышанып тапшырдылар, гәрчә миңа кадәр анда 29 ел буена бик тәҗрибәле кеше эшли иде, белеме булмаса да, эшен яхшы белә иде. Ул бу районда билгеле кеше - Зиннур абый. Кыска гына вакыт эчендә мин аннан күп нәрсәләргә өйрәндем. Яшь чакта кешеләр белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга кирәклеген аңламыйсың, янәшәңдәге тәҗрибәлерәк кешеләр ничек эшли, шуны сеңдереп барасың. Зиннур абыйны кемдер алыштыра аладыр дип башыма да килми иде. Ә монда тоттылар да миңа тәкъдим иттеләр. Аяз көнне яшен суккандай булды. Ләкин әйткәннәр икән – димәк, кирәк. Шулай итеп, мин җитәкче булдым.

Директорыбыз - Ильяс Искәндәр улы Мутин. Ул Тымытык МТСыннан килгән иде. Бу элекке Азнакай районының бер өлеше. МТС директорлары районнарда аерым дәрәҗәдәге кешеләр иде. Чөнки техник алгарышка бәйле бөтен нәрсә алар кулында. Исемдә, Мутин мине эшкә алганда әйтте: “Инженер булып эшли башла. Хәзер без остаханәләрне кышкы ремонтка әзерлибез. Анда безнең капиталь ремонт бара - бар, эшчеләргә булыш”. Әлбәттә, институт бетереп килгән яшь белгечкә моны ишетү сәер булды. Әмма сүз куертып тормадым, остаханәгә кердем дә кулыма көрәк алдым, кешеләр белән таныша башладым.

— Ягъни Сезне кабинетта утырмаска, халык янына чыгарга өйрәттеләр? Дөрес аңладыммы?

— Әйе, ул эшчеләр янына барырга кушты. Шул ук вакытта мине бераз күзәтергә дә теләгәндер, күрәсең.

Ул вакытларда кукуруз игүне кертә башладылар. Никита Сергеевич Хрущевка тиешле бәяне бирергә кирәк, чөнки ул вакытта илдә малга ашатыр нәрсә юк иде. Моннан башка проблема килеп чыга – халыкны ничек туйдырырга, ни ит, ни икмәк юк. Кукуруз игә башладылар. Бу партия сәясәте иде. Кукуруз чәчәр өчен басуда 70 кә 70 сантиметрлы шакмаклар - квадрат ясарга кирәк. Кукурузны шулай квадратлап утыртмасаң, эшкәртеп булмый. Ул вакытта гербицидлар юк. Басуны чүп баса. Кукуруз чиста үссен өчен культиватор төрәннәре үсентеләрнең саклау зоналары гына калырлык итеп төгәл эшкәртергә тиеш. Заводта чыгарылган җайланмалар да бар иде – тарттыру станцияләре, тик алар юньләп эшләми. Зур-зур мәйданнарда төгәлсезлекләр китә, шуңа күрә кирәкле квадрат чыкмый.

Мин шунда үз ысулымны уйлап чыгардым – ул бик гади, ләкин үзенчәлекле. Ни дисәң дә, инженер бит әле мин. Безнең басуларда тиешле үлчәмдәге квадратлар килеп чыга башлады. Аннары Мәскәүдән корреспондентлар килеп җитте, бу турыда бөтен җирдә яздылар, бөтен хуҗалыкларда шушы ысулны кертә башладылар. Ул вакытта комсомол гел алда бара, шундый бер яшь инженер барын, аның янына тәҗрибә уртаклашырга йөрүләрен белеп алдылар да, кукуруз үстерүче яшьләрнең комсомол штабын төзеп, мине штаб начальнигы итеп билгеләделәр. Беренче елны ук яшьләр звенолары арасында республика буенча иң зур уңышны без алдык – гектарыннан 841 центнер кукуруз массасы урдык. Менә шулай башланды.

 

— Димәк, Сезне күреп алдылар да, үстерә башладылар?

— Күреп алдылар. Шуңа күрә дә япь-яшь килеш зур оешмага – районара “Сельхозтехника” берләшмәсенә җитәкче итеп билгеләделәр. Яшьлек дәрте дә, эшләү теләге бар иде. Яхшы гына нәтиҗәләргә дә ирешә башладык.

Инде Хрущев реформалары заманы башланган иде. Реформалары бик көчле иде аның, шуңа күрә югары урынында кала алмады ахры. Бу нәрсәләрне мин соңрак аңлый башладым. Районара авыл хуҗалыгы идарәләре оештыру башланды, МТС һәм РТСларны берләштерделәр. Сәнәгать өлкәсендә совнархозлар төзелә башлады. Аларны илдә һәм бездә, Татарстанда бик күренекле кешеләр җитәкләде.

Әйткәнемчә, инженер булып мин 1959 елның көзендә эшли башладым, ә 1962 елда, реформалар башлангач, мине Мөслимнән Минзәләгә, районара “Сельхозтехника” идарәчесе итеп күчерделәр. Бу оешма биш районны берләштерә иде. Миңа ул вакытта 24-25 яшь тирәсе. Сельхозтехника буенча сигез идарә ясадылар да, җитәкчеләр урыннарына сигез кандидатура сайлап, Мәскәүгә расларга җибәрделәр. Һәрберебез белән әңгәмә уздырдылар. Сөйләшү әйбәт кенә килеп чыкты, әмма минем кандидатура шик тудырды булса кирәк – бигрәк яшь, эш тәҗрибәсе дә юк диярлек. Фикрәт Табиевка шалтыраттылар (1960 – 1979 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре  – ред.), хәер, ул үзе дә яшь җитәкче иде. Табиев минем яшь белгеч буларак ышанычлы булуымны аңлатып бирә алган. Минем кандидатураны шуннан соң гына расладылар. Кая инде ул вакытта хакимият турында уйлап тору?

Мин болар турында нишләп шулай иркенләп, чын күңелдән, рәхәтләнеп сөйлим? Чөнки башкача булдыра алмыйм, мин бу вакыйгаларга битараф түгел. Бер очракны искә алыйм. Минзәлә «Сельхозтехника»сында җитәкче булып бер ел эшләгәч, эшләр җайлана башлады, без агач буралардан капиталь фатирлар сала башладык. Яңа ел алдыннан бу фатирлар күченергә әзер булды, ә бер шофер - Михаил Петров - тоткан да,  гаиләсе белән шул фатирларның берсенә чиратсыз-нисез күченгән дә куйган. Миңа иртән моны әйттеләр. Нишләргә? Кыш, салкын...

Мин шундук шәһәр башкарма комитеты рәисе Соловьевка киттем, безнең мөнәсәбәтләр яхшы иде аның белән. Соловьевка әйтәм: “Тап әле бер фатир. Нинди дә ярый, тик җылы гына булсын”. Бик авыр мәсьәлә бит бу, диде ул, тик шулай да ярымподвал кебегрәк бер фатир таптылар. Ремонтларга кирәк, әмма тора башларга яраклы. Бу фатирны бирергә рөхсәт булгач, мин Петровны шунда алып киттем. Директор тарафыннан шундый гамәл аның күңелен нечкәртте, ахры, күзләренә яшь тулды моның. Әйтә миңа: “Әйе, мин закон боздым, Минтимер Шәрипович. Тик хәлебез шундый, балалар белән барыр җиребез юк”. “Бирегә күчә аласыңмы? Күчсәң, ремонт ясарга булышырбыз”, -дим. Ул шатлана-шатлана риза булды. Шулай итеп, мәсьәләне хәл иттек, эшчеләргә барысын да аңлатып бирдек. Моны кешеләрнең дә, шушы шоферның да ничек рәхмәтле кабул иткәнен күз алдына да китерә алмыйсыз! Мин моны мактану өчен сөйләмим, хезмәт юлымны кешеләргә нинди мөнәсәбәт белән башлавыма төшенергә тырышам. Кешеләрнең миңа тартылуы да,  җылы мөнәсәбәт тә менә шушындый гамәлләрдән башланды.

Ул елларда эш нәтиҗәләренә биш ел саен йомгак ясала иде, Минзәләдә мин биш ел - 1962 елдан алып 1967 елга кадәр эшләдем. Шул чордагы эшебезгә нәтиҗә ясаганнар иде – без бөтен ил буенча иң яхшы эшләүчеләрдән булып чыктык. Эшләр алга китте. Ул вакытта минем бернинди дә дәүләт бүләге: ни медалем, ни орденым юк иде, кинәт Ленин орденына лаек булганмын. Мин үзем дә, башкалар да моны һич көтмәгән идек.

Бу турыда шулай җентекләп сөйләп, шуны аңлатасым килә: хакимият турында түгел, эш турында уйлыйсың. Сиңа кешеләр белән идарә итүне ышанып тапшырганнар икән, аларның ничәү булуы мөһим түгел,  син аларның барысын да яратырга тиеш. Кешеләрне яратмасаң – хакимият эшенә килмә. Минем өчен бу матур сүзләр генә түгел. Кешеләрне яратырга кирәк. Безгә беркемне дә Айдан китереп ташламаганнар, барысы да үзебезнең кешеләр. Кем бар – шулар белән эшләргә кирәк.

Минзәләдә эшләгән биш ел эчендә без никадәр яңалык керттек! Моны күрделәр һәм мине партия өлкә комитетына эшкә чакырдылар. Беренче чакырганда ризалашмадым, мине моның өчен: “Син “Сельхозтехника”ны обкомнан өстенрәк куясыңмыни?”- дип сүгеп ташладылар. Шулай да, бер ел кагылмадылар. Чөнки мин эшемне үз коллективымда дәвам итәргә телим, дидем. Шулай да, бер елдан өлкә комитетына барыбер алдылар. Хакимияткә юлым әнә шулай башланды. Тормыш алга китте, Татарстан Президенты сайлауларына җиттек. Үзгәртеп кору башланган елларда сайлаулар альтернатив булды. Сез ул вакытларны өлешчә генә күреп калдыгыз. Ул еллар чыныгу өчен, сайлауның ни икәнен аңлау, кешеләр белән эшләргә, сабырлыкка өйрәнү өчен әйбәт вакыт иде, бигрәк тә яшь егетләр өчен.

Нәтиҗә мондый: хакимияткә кемгәдер яхшылык эшләгәндәй килеп утыруның кирәге юк. Сине беркем дә мәҗбүр итми ләбаса, үзең теләп килгәнсең, ризалашкансың. Башыңда шушы фикер торырга тиеш. Җитәкче кеше менә шушындый элементлардан үсеп чыгадыр, мөгаен. Мин биредә үзем турында гына да әйтмим.

Син бу эшкә үзең тотынгансың, моның өчен сиңа беркем дә, бернәрсә дә тиеш түгел. Авыр булачагын белгәнсең. Бәлки белмәгәнсеңдер дә. Ләкин халыкка хезмәт итәргә алынгансың икән - хезмәт ит. Синең кешеләр алдында бурычың, җаваплылыгың бар, алар сиңа ышанып сайлаганнар. Җитәкче булып барган кеше өчен болар - төп кагыйдәләр.

— Минтимер Шәрипович, “Булды, җитте, мин арыдым”, - дигән фикер кайчан килә? Ельцин хакимияттән шулай китте, Назарбаев әле күптән түгел генә китте. Күренекле сәясәт эшлеклесе Ли Куан Ю, мәсәлән. Китәргә кирәк икәнен ничек сиздегез?

 

—  Язмышымда шулай килеп чыкты – мин бик яшь вакыттан ук җитәкче урыннарда булдым. Бу турыда уйланганым да булмады, чөнки бервакытта да эшне үзем сайламадым. Тәкъдим итәләр – барасың. Хәтта республика хакимиятендәге югары урыннарга килү дә шулай булды. Партия өлкә комитеты секретаре, Министрлар Советы Рәисе, аннары беренче секретарь, Югары Совет рәисе. Кемдер моны төшендә генә күрә. Тик уйланып торырга, мәгънәсенә төшенергә вакыт юк иде.

Ярсулы үзгәртеп кору еллары аша уздык. Хакимият башында торган кешегә файдага булды ул еллар. Бу да сынау бит. Әйбәт заман идеме, начармы – сүзем бу турыда түгел. Җитәкчеләргә тәэсире ягыннан әйтәм. Күпләр түзмәде, сынды. Миңа, мөгаен, яшь булуым һәм бөтен нәрсәнең уңай килеп торуы булышкандыр. Үз гомеремдә бер генә тапкыр да хакимият турында: кирәкме ул миңа, кадерлеме ул миңа дип уйланганым булмады. Мондый уй башка килмәде, чөнки сәбәбе юк иде.

Гаиләм дә, тугры хәләл җефетем —  Сәкинә Шакир кызы, балалар да бар бит әле. Бөтен хуҗалык аның өстендә, ул әле үзе дә эшли иде. Мин көне-төне эштә булдым, ә ул гомере буе мине көтеп яшәде. “Син  кайчан да булса пенсиягә чыгарсыңдыр бит? Гомер үтеп бара...”, - дип гел әйтә иде. Аның тормыш турында уйланырга вакыты күбрәк булды. Уйлап карасаң - 57 ел бергә яшәгәнбез. Инде соңгы елларны алсак, стажың тулган, тагын нәрсә кирәк инде? Минем карарыма бу да йогынты ясады. Президентлыктан китү минем өчен көтелмәгән хәл булмады.

— Ниндидер югалту, җиңелү, чигенү тойгысы да булмадымы?

— Юк. Чөнки алар да булмады, җиңелү булмады. Үзгәртеп кору елларында омтылышларыбыз, алга куйган максатларыбыз бик югары иде безнең. Башка төбәкләрдән, элеккеге СССР җирлегеннән аермалы буларак, без нәрсәдер эшли алдык. Бөтен Россия белән чагыштырганда да үзебезнең республикада күп нәрсәгә ирештек. Авыр булды, тик күп ниятләр чынга ашты. Физик яктан арыдым, шул сәбәп булды дип әйтә алмыйм.

Мин яшьрәк вакыттагы бер мизгел хәтердә бик нык уелып калган. Гел районнар буйлап йөрим бит, командировкадан кайтам. Төнге уникеләр тирәсе булгандыр, Сәкинә ишекне ачты. Шунда Радик (Шәймиевләрнең икенче улы – ред.) кинәт уянды да, юрганын ачып миңа карады һәм битараф кына:“Тимур кайткан” диде дә, күзен йомып кабат йокыга китте. (Мине Сәкинә Тимур дип йөртә иде.) Менә шунда уйга калдым да инде – болай күп эшләсәң, газиз улың исемең белән генә дәшә башларга да мөмкин икән! Әлбәттә, вакыт-вакыт уйлана идем, Сәкинә Шакировна да: “Әйдә инде кешечә яшик”, - дип әйтә иде.

2009 елның ноябрендә Примаковның юбилее булды (Евгений Примаков — совет һәм Россия сәясәт эшлеклесе, 1998-1999 елларда РФ Хөкүмәте Рәисе, 1996-1998 елларда РФ Чит ил эшләре министры – ред.), ул мине төп өстәл янына утыртты. Аның белән мөнәсәбәтләребез җылы иде безнең. Чакырылган кунаклар күп, беләсез бит инде, ул - бөек эшлекле иде. Бераз соңрак Владимир Владимирович килде – ул да безнең өстәл янына утырды. Мин шунда аңа президент вазыйфасыннан китәргә теләвемне сөйләп бирдем. Яхшы гына әңгәмә килеп чыкты.

Моңа кадәр, 2005 елда, тагын бер срок президент вазыйфасында мине Владимир Владимирович үгетләп калдырды. “Әйдә, эшлә әле. Татарстан өчен күңелем тыныч булыр” - диде. Мин бит биш ел алданрак китмәкче булган идем. Хакимият алмашынды, без Борис Ельцин белән әйбәт эшләдек. Тик үз-үзең һәм гаиләң алдында да бурычың бар бит әле. Шуны әйтәсем килә: мин хакимияттә бераз тоткарландым шикелле.

Президентлыкның соңгы срогында исә кагыйдәләр дә алышынды, сайлаулар үткәрелми башлады, төбәк башлыкларын Россия Президенты тәкъдиме буенча җирле парламентлар раслый иде. 2005 елгы сөйләшүдә бер фикергә килгәч, Владимир Путин: “Журналистлар янына чыккач, дөресен - эшегезне минем үтенечем буенча дәвам итүегезне әйтегез”. Әлбәттә, мин бу сүзне үз файдама бормадым, беркемгә дә берни дә әйтмәдем. Әгәр син үзең риза булып, килешкәнсез икән, димәк ахыргача кем булырга тиешсең – шул булып кал.

Үзара ышаныч, кешелекле мөнәсәбәтнең мәгънәсе нидә? Кайда гына эшләсәң дә, гомереңнең кайсы чорында булса да болар һәрвакыт кадерле. Үзара җаваплылык, әйткән сүзгә тугърылык һәм башка шундый нәрсәләр кадерле. Вакыт үтте, мин үз эшемне башкардым. Күп эшләр эшләргә өлгердек, шул исәптән Татарстан Конституциясен кабул иттек, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәгә кул куйдык. Владимир Путин вакытында яңа шартнамәгә кул куйдык. Беренче шартнамәдәге икътисади мәсьәләләр нигездә хәл ителде.

— Республиканы ышанычлы кулларга калдыруыгыз, дәвамчылык булу да үз ролен уйнагандыр?

— Әлбәттә. Шунсыз булмый да. Башкача эшләү республика өчен җаваплылыгың булмавын күрсәтер иде. Әле яшьрәк вакытта миңа Мәскәүгә күчеп эшләргә тәкъдимнәр булды. Моны күңелемнән үк кире кага килдем. “Кайда туган – шунда кирәге чыккан” диләр бит.

Без берничә кандидатураны җентекләп тикшердек. Бәхеткә, республикабызда кадрлар бар. Рөстәм Нургали улын сайлап алдык, ул инде 10 ел Премьер-министр булып эшләгән иде. Мин үзем дә партия заманында биш ел Премьер-министр булган кеше. Бу эшнең ни икәнен беләм. Президент бар – иң югары хакимият, Министрлар Кабинеты бар – бөтен эшне рәттән ул сөреп бара. Шундый эш ул.

Рөстәм Нургали улы кандидатурасын тикшергәндә, миннән сорадылар: “Аның нинди үзенчәлекле сыйфатлары бар? Бу кандидатура буенча берәр шигегез бармы?”. “Әлбәттә, Президент бер үк вакытта таләпчән дә булырга,  компромисска да бара белергә тиеш. Ул хәзер Премьер-министр булып эшли, кулыннан бөтен эш килә. Ә инде республика җитәкчесе буларак карасак, бу сыйфатлары киләчәктә үзгәрмәсен иде дигән теләк бар”, - дип җавап бирдем. Шунысы да бар: кеше белән ун ел дәвамында көн саен бергә эшлисең икән, тагын кемне аннан яхшырак белә аласың?

Инде күрәбез, дөрес сайладык. Җитәкчелек алышынганда республика мәнфәгатләреннән чыгып эш итәргә кирәк. Бу очракта ул, ныклап уйлап, ризалашты. Без – чын мәгънәсендә Татарстан балалары. Минем әти-әни дә, аныкы да - мәгълүм эшлекле кешеләр иде. Минем әткәй гомере буе колхоз рәисе булды. Ә Рөстәм Нургалиевичның әтисе - республикада танылган Саба урман хуҗалыгы директоры. Без, әтиләребез кебек үк, үз республикабызга хезмәт итәргә тиеш. Мондый югары сүзләрдән куркырга кирәкми.

Шушылардан чыгып, республика җитәкчесе итеп Рөстәм Нургали улын сайлавыбыз уңышлы булды дигән нәтиҗә чыгарам. Аның уңышлы эшчәнлеге бу фикерне раслап тора, ул инде бер срок кына эшләми. Президент өчен беренче чиратта иң әһәмиятле мәсьәләләрне колачлау зарур. Президенттан бөтен кеше дә канәгать була алмый. Никита Сергеевич Хрущев үз вакытында бик әйбәт әйткән: “Бөтен кешегә яхшы булу - ул начар булу дигән сүз”. Минем сүзләр түгел, тик истә калдырдым.

— Минтимер Шәрипович, Сезгә башка эшкә күчәргә, Татарстаннан күченеп китәргә тәкъдим ясаганнары булды, дидегез. Рөстәм Нургалиевичны Мәскәүгә чакырып алырлар дип курыкмыйсызмы?

— Әйе, тәкъдимнәр булды, тик мин аларны шундук кире кага идем. Мондый чакыруларның нәтиҗәсез булачагын беләләр иде. Тормыш бит бу, төрле хәлләр булуы мөмкин. Әгәр кешенең сәләте бар икән, ул үзе хәл итә – монда эшләргәме аңа, башка җирдәме. Төпле, булдыклы кеше бар – менә нәрсә мөһим.

Без үзгәрешләр чорында яшибез, шушы заманның кыенлыкларын кичерәбез. Хуҗалык проблемаларын гына түгел, күп кенә сәяси мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк.

Рөстәм Нургалиевичка хәзер бөтен дөнья буйлап эшлекле партнерлар, инвесторлар эзләргә туры килә. Без җәлеп иткән инвестицияләр күләме бик зур – якынча 600 миллиард сум. Үсеш өчен нигез булдырыла, бездә ул шактый куәтле.

Әле бу көннәрдә генә Калуга өлкәсе җитәкчесе Артамонов Анатолий Дмитриевич белән сөйләштек. Ул Казанга эш белән килгән иде, шәһәрне карады. Казан теләсә кайсы илнең башкаласы булырлык, ди. Мондый тәҗрибәле кешенең читтән карап биргән бәясе күп нәрсә хакында сөйли.

— Хәзер Сез Рөстәм Нургалиевич белән ниндирәк форматта эшлисез? Аңа ниндидер киңәшләр, тәкъдимнәр җиткерәсезме?

— Хәзер минем вазыйфаларым яңа. Республика Президенты вазыйфасыннан китүем хәл ителгәндә, федераль үзәк миңа, мөмкин булса, эшләрдән ераклашмаска тәкъдим итте. Төрле форматлар тәкъдим ителде, нәтиҗәдә мин Дәүләт Киңәшчесе булдым. Беренче көннәрдән үк миңа кешеләр мөрәҗәгать итә башлады, районнардан үтенечләр һәм башкалар. Мин аларга шундук әйттем: “Ике президент булмый, бернинди мәсьәләләр дә хәл итмәячәкмен”.

Кайбер үтенечләрне Рөстәм Нургалиевичка җиткерәм, тик кирәк дип тапсам гына. Чөнки үз тәҗрибәмнән чыгып беләм – кайсы мәсьәлә белән аны борчырга ярый, ә кайсысы белән – кирәкми. Мин һәрвакыт әйтәм: Президентны саклагыз. Республикабызга игелек телибез икән, Президентны сакларга, аңа булышырга кирәк. Бөтен нәрсә өчен ул җавап бирә. Минем фикерем шундый.

Әле минем холкым да шундый, яшьтән үк эшлекле булдым. Менә борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләрен торгызу эшенә алындым бит инде. Россиядә беренче мәртәбә шундый киң колачлы проект тормышка ашырылды. Әле хакимияттә булган вакытта ук бу турыда Владимир Владимирович белән сүз башлаган идек. “Россиягә мәртәбәле чит ил кунаклары килә, сез аларны Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка гына түгел, Татарстанга да җибәрә башладыгыз. Бу, әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә, республиканың әһәмиятен тану. Монда безнең искиткеч матур җирләр – Идел, Кама, борынгы ядкәрләр бар, һәм мин аларны тергезү эшенә тотынырга телим”, - дидем аңа.

Ә бит Болгарны тергезә башлаганчы анда барлык мөфтиләребез дә бармый иде, Тәлгать Таҗетдиннән башка (Тәлгать Таҗетдин – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Рәисе,  дин һәм җәмәгать эшлеклесе – ред.). Ул торгызырга кирәклеген аңлый иде, ә калганнар икеләнде: “Бу мөселманнарның Мәккәгә мөнәсәбәтенә каршы килмиме?” Ә хәзер карагыз: бу проект үзен үзе ничек аклады.

Китәргә җыенгач, Владимир Владимировичка сөйләгәнче, без монда бөтен командабыз белән җыелып, торгызу өчен Болгарны һәм Свяжскины сайлап алдык. Чөнки болар федераль дәрәҗәдәге әһәмияткә ия объектлар. Аларны торгызуга Татарстан һәм Россия бюджетларыннан тигез күләмдә матди ярдәм күрсәтелергә тиеш дигән карарга килдек. 2009 ел ахырында Владимир Владимирович белән сөйләшү булды, егерме минутта барысын да килештек. Бу килешүдән бер як та - Россия дә, Татарстан да - бер адымга да читкә тайпылмады. Бу проект шуңа күрә уңышлы булды. Бөтен яклап ярдәм иттеләр – халык та, иганәчеләр дә, хәйриячеләр дә. Ике шәһәрне күтәрергә, дин тотучылар, зиярәт кылучылар һәм туристлар өчен тиешле шартлар да тудырырга кирәк иде бит. Әйтүе генә җиңел.

Моңа кадәр Кол Шәриф мәчетен төзү һәм Благовещение соборын торгызу тәҗрибәбез бар иде. Бу федераль дәрәҗәдә түгел, җирле карарлар иде. Ул вакытта да халык бик бердәм ярдәм итте. Чөнки һәр карарны без халык мәнфәгатләрен исәпкә алып кабул иттек. Татарстан – барыбызның да Ватаны. Кем өчендер - зур Ватан, кем өчендер – кече Ватан.

Мин шул вакытта ук Владимир Владимировичка әйттем: өстәлеңдә – икмәк, баш өстеңдә түбәң булса, рухиятне уйларга вакыт. Ул безнең шушы омтылышны хуплады. Безнең халыкның рухиятне кайгырту мөмкинлеге булдымыни соң? 1917 елда революция булды – өметләр акланмады. Җирне – крестьяннарга, фабрика-заводларны – эшчеләргә бирәбез диделәр. Бирмәделәр. Аннары коллективлаштыру китте – революциягә караганда да күбрәк кан коелды. Аннары репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне аякка бастыру, үзгәртеп кору, анысы да асылда шул ук революция иде инде.

Тугыз ел дәвамында борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу, аңа кадәр Кол Шәриф мәчетен төзү, Благовещение соборын торгызу белән бергә рухият яңарышы башланды, аны кешеләр күтәреп алды. Эшли торган эшең үз максатына туры килеп, халыкта теләктәшлек уята икән, эшләү дә җиңелрәк була.

Гомерем буе Кремльдә эшлим бит, карыйм-күзәтәм. Кешеләр бирегә килгәч бөтенләй үзгәрәләр. Мәчеткә керәләр, соборга, “Казан Кремле” музей-тыюлыгын карап чыгалар. Йөзләренә нур куна, хәтта балалар да моны тоя, тынычрак сөйләшергә тырышалар.

— Елмая башлыйлар...

— Әйе, дөрес, зурларның та йөзләр мөлаемләнә. Алар балалар белән дә, үзара да башкача сөйләшә башлыйлар. Менә шуларны күргәч, күңелләр җылына, изге эшеңнән канәгатьләнү хисе кичерәсең. Без рухияткә кайтуга сигнал бирәбез. Бу гамәл кешеләр күңелендә эз калдыра. Шуңа сөенәсең. Менә шушы еллар дәвамында мин гел: “Ярый әле Аллаһ Тәгалә шушы эшләр белән шөгыльләнергә вакыт бирде, шул исәптән, миңа да”, - дим. Шулкадәр күп укырга туры килә – кабинетымда китаплар өелеп тора. Укымый калдыра алмыйм, аларда күпме акыллы фикер! Безнең тормышта башка мәсьәләләр дә күп, тик болары күңелгә якынрак, чөнки алар рухияткә кагыла.

 https://intertat.tatar/society/mintimer-sh-ymiev-keshel-rne-yaratmasa-khakimiyat-eshen-kilm-/

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International