2010 елның февраль аеннан “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” («Возрождение-Яңарыш») коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора. Бу фонд ярдәмендә 2010-2019 елларда ил һәм республика күләмендә әһәмияткә ия тарихи ядкәрләрне: борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча киң колачлы проект гамәлгә ашырылды, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2015 елның 4 ноябрендә кул куелган Указы нигезендә Болгар ислам академиясен төзелде (2017), Казанда Изге Мәрьям ана Казан иконасы соборы яңадан корылды (2021).
2014 елда - Болгар тарих-археология комплексы, 2017 елда Свияжск утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде.
2019-2022 елларда “Яңарыш” Республика Фонды РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында күптелле белем бирү комплекслары булдыру буенча проектны гамәлгә ашырды. Хәзерге вакытта Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә һәм Актаныш район үзәгендә “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” дигән алты күптелле белем бирү комплексы эшләп килә.
РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе әгъзасы (2010);
ЮНЕСКОның Милләтара диалог буенча Махсус Илчесе (2017-2019);
ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе (2020).
Россия тарих җәмгыяте әгъзасы. Россия шахмат Федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы.
Хатыны — Сәкинә Шакир кызы Шәймиева (1939-2018). Уллары: Айрат һәм Радик Шәймиевләр, дүрт оныгы, ике оныкчасы бар.