Рөстәм Миңнеханов: "Минтимер Шәймиев илебез һәм республика үсешенә зур өлеш кертте»

2026 елның 29 августы, шимбә

Бүген «Казан Экспо»да Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы кабул итү узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич, Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Республика көнен бәйрәм итүгә Татарстан лаеклы әзерләнгән. Ул чарада катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиевне аеруча җылы сәламләде. Республика Рәисе Минтимер Шәймиевнең илебез һәм республика үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, киләсе елга Минтимер Шәймиевнең 90 еллыгына багышланган чаралар планлаштырылган. 

"Бу залда булган хөрмәтле Ватанны саклаучыларны сәламлисем килә. Без сезнең белән горурланабыз! Илебезнең иминлеге һәм киләчәге сезгә бәйле. Республикада сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. МХОдә һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирелә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, Республика көне алдыннан Фигуралы шуу үзәге, Футболны үстерү үзәге, Кабан күле яр буендагы яңартылган участок, алты яңа мәгариф объекты һәм башка объектлар ачылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International