Бүген «Казан-Экспо»да «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы узды.
Анда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья халәл көне рәисе Мөхәммәт Джинна, Бәһрәйн Корольлегенең Ислам мәсьәләләре буенча югары совет рәисе шәех Абдрахман Мөхәммәд Рашид Әл Халиф, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә һәм сәнәгать мәсьәләләре буенча икътисад министры урынбасары Абдулла Әл Салех, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Саммитның төп темасы «Уртак куллану икътисады һәм гомуми хәләл бәрәкәт».
Пленар утырыш «Уртак куллану икътисады һәм гомуми хәләл бәрәкәт» темасына багышланган.
Быел программаның төп темасы булып уртак куллану икътисады һәм хәләл гомуми иминлеге торды. Саммитның төп темалары-ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.
Өч көн дәвамында (19 – 21 май) чара халыкара оешмалар, иҗтимагый һәм финанс институтлары вәкилләрен, илчелекләр хезмәткәрләрен, сәясәтчеләрне, инвесторларны һәм эшкуарларны җыячак.
Саммит кысаларында Russia Halal Expo 2022 күргәзмәсе, Машина төзелеше кластер форумы, Бөтендөнья хәләл көне һәм Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан чаралар уза.