Минтимер Шәймиев БРИКС илләренең Спорт уеннарын ачу тантанасында катнашты

2024 елның 12 июне, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо»да БРИКС илләренең Спорт уеннарын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президенты ярдәмчесе Алексей Дюмин, РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Уеннарда 90нан артык илдән 4000гә якын атлет катнашачак. Алар Казанның һәм Мәскәүнең 17 спорт объектында 27 спорт төрендә бүләкләр уйнатачаклар.

Видеоэлемтә аша халыкара спорт форумы кунакларын һәм катнашучыларын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләде. "БРИКС Уеннарын кунакчыл, үзенчәлекле Казан һәм Мәскәү - үз тарихы, күп милләтле мәдәнияте, традицияләре белән бай һәм шул ук вакытта киләчәккә омтылган заманча шәһәрләр кабул итә. Болар барысы да БРИКСның рухын һәм характерын тулысынча чагылдыра суверен илләрнең берләшүе, алар динамик рәвештә үсештә, үз үзенчәлекләрен саклап, бергәләп олы бурычларны хәл итәләр, бер-берсенә ышануга, нык дуслыкка һәм мәнфәгатьләрен хөрмәт итүгә нигезләнгән чын партнерлык һәм тигез хокуклы мөнәсәбәтләрнең үрнәген күрсәтәләр», - диде Дәүләт Башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, БРИКС Уеннары илләр һәм халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга хезмәт итәчәк. "Уеннар дуслык, тынычлык һәм татулык атмосферасында узачак дип ышанам. Кадерле дуслар, без сезнең илебездә бу Уеннарда катнашуыгыз уңайлы, кызыклы булсын өчен кирәкле барысын да эшләячәкбез, сез безнең кунакчыллыгыбызны лаеклы бәяләгез һәм сездә бары тик уңай хисләр һәм иң яхшы истәлекләр генә калсын», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов спортчыларга - матур, намуслы көрәш һәм югары спорт нәтиҗәләре, ә җанатарларга якты хисләр һәм яхшы кәеф теләде.

Россия Спорт министры Михаил Дегтярев ассызыклаганча, Россиянең колачлы спорт чараларын үткәрүдә зур тәҗрибәсе бар. "Илебез Президенты кушуы буенча без Россиянең һәр почмагында спортны үстерәбез. Казанның БРИКС Уеннарын югары дәрәҗәдә уздырачагына ышанам", - дип өстәде ул.

Традиция буенча ачылу тантанасы кысаларында катнашучы илләр парады узды. Аларның кайберләре иртәгә, 13 июньдә, БРИКС Уеннарының беренче медальләре өчен көрәшкә керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International