ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия дәүләт эшлеклесе Владимир Шевченкога "ТАССР төзелүгә 100 ел" медален тапшырды

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дәүләт эшлеклесе, Россия Президенты беркетмәсенең элеккеге җитәкчесе (90 нчы елларда), Россия Президентының элеккеге киңәшчесе (2000-2011 елларда) Владимир Шевченко белән очрашты.

Очрашу Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев Владимир Шевченкога Татарстан Республикасының дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бүләк Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International