Минтимер Шәймиев Руслан Аушев белән очрашты

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасының Беренче Президенты (1993-2001 еллар), Советлар Союзы Герое, Россия дәүләт, хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе Руслан Аушев белән очрашты.

Минтимер Шәймиев Руслан Аушевны республикабызның иң югары бүләге – бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән котлады.

Руслан Аушев Минтимер Шәймиевка катлаулы үзгәртеп кору елларында ярдәм иткәне һәм хезмәттәшлек иткәне, уртак эшчәнлек вакытында туплаган бәяләп бетергесез тәҗрибәсе һәм Татарстан Республикасы белән Ингушетия Республикасы арасында хезмәттәшлекне ныгытуы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International