Минтимер Шәймиев татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады. Аның видеокотлавы Казан ратушасында, әлеге бәйрәмгә багышланган тантанада күрсәтелде.

 

Кадерле ватандашлар!

Хөрмәтле Ватан Геройлары!

Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы өчен Ватан Геройлары көне – аерата истәлекле бәйрәм. Россия дәүләтенә күп тапкыр үз иминлегенә һәм бәйсезлегенә кул сузган дошманнарга кискен каршылык күрсәтергә туры килгән. Безнең халык, һәрвакыт бердәм булып, сугыш кырында һәм тылда тиңсез кыюлык күрсәтеп, туган җирен саклап калган.

Без элекке буыннарның бөек батырлыкларын, Герой дигән югары исемне казанган кешеләрне олылап искә алабыз. 

Хәзерге шартларда бу бәйрәм аерым мәгьнәгә ия. Без илебезнең хәрби куәте артуын, оброна сәләте ныгуын күрәбез. Без Ватан Геройларының яңа буыны – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурланабыз. Алар илебез гаскәренең данлы патриотлык һәм рухи-әхлакый традицияләрен лаеклы дәвам итә.

Мин безнең барыбызны да Ватан Геройлары көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Герой-ветераннарга – сәламәтлек һәм бәрәкәтле тормыш; безнең көннәрдә, Ватаныбызга сугышчан постта, тугъры хезмәт итә торган геройларга – көч-куәт һәм чыдамлык телим!

Бәйрәмебез котлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International