Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 38 нче конференциясе узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, район һәм шәһәрләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, МХОдә катнашучылар катнашты.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - яшерен тавыш бирү юлы белән Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатны күрсәтү.
Искәртәбез, сайлаулар быелның 14 сентябрендә узачак.
Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, элегрәк «Бердәм Россия» партиясе Татарстан Рәисе сайлауларына тәкъдим итү өчен Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын билгеләгән иде. Карарны төбәк политсоветы Президиумы утырышында кабул иттеләр. „Мәскәүдә "Бердәм Россия" Генераль советы президиумы билгеләнгән тәртиптә бу карарны килештерде, - дип ассызыклады ул. - Татарстан һәм аның җитәкчесе уңышларына Россия Президенты Владимир Путин югары бәя бирде, элек ул берничә тапкыр безнең төбәкне терәк төбәк дип атаган иде».
Рөстәм Миңнеханов, партиядәшләре алдында чыгыш ясап, 2020 елда барысының да игътибары пандемиягә каршы көрәшкә юнәлгән булуын билгеләп үтте. Ул вакытта уртак тырышлык нәтиҗәсендә күп кенә татарстанлыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала алдык, диде. «Узган 5 ел эчендә без республикада гомумроссия тавыш бирү уздырдык, аның нәтиҗәләре буенча Россия Конституциясенә үзгәрешләр кабул ителде, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын лаеклы билгеләп үттек, республикада 36 дәүләт һәм 6 халыкара оешма җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән форматта БРИКС саммитын кабул иттек», - диде Татарстан Рәисе.
Ул ассызыклаганча, бүгенге проблемалар тагын да җитдирәк. "Махсус хәрби операция бара, аның барышында илебез гражданнар иминлеге өчен көрәшә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе ил җитәкчелегенә һәм «Бердәм Россия» партиясенә, иҗтимагый берләшмәләргә, хезмәт коллективларына, шулай ук аның кандидатурасын хуплаучыларга рәхмәт белдерде. "Моны минем эшчәнлегемә бәя буларак кына түгел, ә Татарстанның бөтен командасын бәяләү буларак дип тә кабул итәм. Без республиканың беренче Президенты, Россиянең Хезмәт Герое һәм партиягә нигез салучыларның берсе Минтимер Шәрип улы Шәймиев нигез салган курс белән барабыз. Ил Президенты ярдәме һәм барлык буын татарстанлыларның иҗади хезмәте нәтиҗәсендә бүген республика күп кенә макроикътисадый күрсәткечләр буенча Россиядә алдынгыларның берсе, илнең кирәкле ресурслары, тәҗрибәсе, көчле кадрлары булган терәк төбәк. Ышанам ки, уртак тырышлык белән Татарстан алдында торган барлык бурычлар да үтәләчәк", - диде Татарстан Рәисе.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте.