Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, 2006-2010 елларда Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, 2010-2021 елларда «Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Татьяна Лионовага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен дәүләт бүләге - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтен тапшырды.
Минтимер Шәймиев Татьяна Лионованы юбилее белән котлады һәм республиканың күпмилләтле халкының кыйммәтле мәдәни мирасын торгызуда күпьеллык уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. "Сезгә тугры, кыю булуыгыз өчен, нәрсәгә тотынсак та, барысын да тормышка ашырганыбыз һәм, һичшиксез, фикердәш командабыз өчен рәхмәт белдерәсем килә", – диде ул.
"Исегездәме, без «Яңарыш» фонды эшчәнлеге белән җәмгыятькә сигнал бирәчәкбез, дип әйткән идегез. Һәм без бу сигналны һәркемгә үз тарихының өлеше булсын һәм һәркем безнең уртак яңа тарихыбызны язсын өчен бирдек", – дип билгеләде Татьяна Лионова.
Ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләкләре һәм «Яңарыш» республика фондына һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Әңгәмә барышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Татионова «Яңарыш» республика фонды эшчәнлегенә кагылган алга таба хезмәттәшлек итүнең кайбер мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шул исәптән киләчәктә республикада мәгариф үсешенә багышланган яңа музейда «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексларын төзү фондының бай тәҗрибәсен тәкъдим итү турында сүз барды.