Минтимер Шәймиев Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Әңгәмә барышында Рус Православие чиркәве башлыгы Минтимер Шәймиевнең милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек теләде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллга республикага игътибары һәм Казанда Казан Изге Ана иконасы пәйда булу көне уңаеннан илаһи литургия үткәрүе өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең изге гамәлләрегез Татарстанның күп конфессияле һәм күп милләтле халкының күңеленә хуш килә", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International