Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» ның пленар утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
«Милли җыенда» Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән якынча 1 мең делегат катнаша. Чара беренче тапкыр киңәйтелгән форматта уза. Аның кысаларында бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, шулай ук Бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләр җыелышы уздырыла.
Утырышны ачып, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев оешманың 33 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм тарихи хәтер темасына кагылды.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов конгрессны татарларны берләштерү өчен мөһим мәйданчык дип атады. Ул эшнең системалы булуын ассызыклады һәм татар халкын саклап калуның фундаменталь нигезләренә басым ясады. "Туган телне саклау эшен гаиләдә башларга кирәк. Әгәр балалар туган телдә сөйләшмәсә, без аны югалта алабыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Минтимер Шәймиев очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде. "Мин бүгенге кебек очрашуны хәтерләмим. Безнең бәхет һәм зур казанышыбыз - республиканы һәм халкыбызны шулай ярату, борчыган мәсьәләләр турында ихлас кызыксынып фикер алышу. Без бит "Без булдырабыз“дибез? Бу чыннан да шулай!"- диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.
Тантана азагында Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды.