Бүген «Казан Экспо» да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев очрашты.
Минтимер Шәймиев Татарстан үсеш темпларын югары бәяләде. "Соңгы елларда республика актив үсә. Бу зур горурлык һәм шатлык хисләре уята", - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
"Минтимер Шәрип улы, без сезнең белән бергә бер командада башкарган эшләргә нигезләнәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановка «Яңарыш» республика фондының 15 еллык эшчәнлегенә багышланган китап тапшырды. "Бу китап сезнең көчле ярдәмегез һәм ихлас шәхсән катнашыгыз белән күпмилләтле халкыбызның мәдәни мирасын һәм рухи халәтен бөтен халык алдында торгызуыбыз турында", - дип билгеләп үтте республиканың Дәүләт Киңәшчесе.