Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы иде.
Татарстан Республикасы Рәисе юлламасы игълан ителгән парламент утырышында Дәүләт Советы депутатлары белән беррәттән, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе сенаторлары һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, суд органнары, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт идарәсенең территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Хисап палатасы аудиторлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, дини конфессияләр вәкилләре, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, ветераннар, чит дәүләтләрнең Казанда аккредитацияләнгән дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре катнашты.
Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләренә кагылдылар. Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый хәленә җентекле анализ ясады, алдагы чорга Татарстан үсешенең стратегия бурычларын билгеләде.
Шул исәптән, Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт сәясәтендә элеккечә үк республиканың милли һәм дини берләшмәләре белән нәтиҗәле һәм үзара файдалы элемтәләр урнаштыру, милләтләр һәм диннәр арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклау өчен кирәкле шартларны тудыру юнәлешләренә өстенлек бирелүен билгеләп үтте.
“Соңгы елларда республикада төрле конфессияләрнең мөһим 40 дини объекты торгызылды. «Яңарыш» фонды тарафыннан әһәмиятле зур эшләр башкарылды. Объектларны төзү, төзекләндерү һәм заманча инфраструктура булдыру белән беррәттән, иң мөһиме – аларда рухи тормыш торгызылды. Һичшиксез, бу – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең сизгер һәм игътибарлы җитәкчелеге һәм әлеге эштә шәхсән катнашуы нәтиҗәсе. Олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз, хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Иҗтимагый әһәмияте зур булу сәбәпле, җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы турыдан-туры телевидение һәм радио аша трансляцияләнде. Утырышның онлайн-трансляциясен Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә дә карарга мөмкин иде.