Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Гала-концертта катнашучыларны сәламләп, Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, дүрт гасырдан артык элек безнең ата-бабаларыбыз берләшкән һәм чит ил басып алучыларына каршылык күрсәткән. Халык ополчениесе чыгышлары һәм диннәре буенча төрле кешеләрдән торган, ләкин аларны Ватанга мәхәббәт берләштергән.
"Россия дошманнары җәмгыятебезне таркатырга, халыкларны милли һәм дини нигездә талаштырырга омтылганда бердәмлек аеруча мөһим. Һәм бүген Донбасста, 80 ел элек Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек үк, якташларыбыз илнең суверенлыгын һәм иминлеген яклый, махсус хәрби операция кысаларында нацизм янауларына каршы тора. Хәрбиләргә бөтен халык ярдәме, аларның гаиләләренә ярдәм итү - безнең бердәмлекнең иң яхшы үрнәге", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
„Халыклар бердәмлеге көнендә “Безнең йорт - Татарстан" этномәдәни фестиваленең гала-концертын уздыру күркәм традициягә әверелде. Оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга энтузиазмнары, туган мәдәниятне яратулары һәм аны популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, барыгызның да иминлеген һәм иң яхшы уңышлар телим", - диде республика Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов республика халыкларының этномәдәни үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
«Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан бирле республика территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм бер-берсен рухи яктан баету максатында үткәрелә. Татарстан Республикасы Рәисе кушуы нигезендә 2014 елдан башлап гала-концерт Халыклар бердәмлеге көне кысаларында үткәрелә.