Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
Бу вакытка котлау телеграммалары РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан, РФ Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведевтан, РФ Иминлек Советы Секретаре Сергей Шойгудан, Россия һәм Беларусь Союздаш дәүләтенең Дәүләт секретаре Сергей Глазьевтан, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуровтан, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллиннан, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллиннан, РФ Оборона министры урынбасары, армия генералы Юныс-Бәк Евкуровтан, РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинадан, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Бариновтан, Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе генераль директоры Олег Добродеевтан, РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Григорий Орджоникдзедан һ. б.лардан килде.
Татарстанның Беренче Президенты Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановлардан котлау хаты алды.
Минтимер Шәймиевны шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм республика министрлыкларының һәм ведомстволарының башка җитәкчеләре котлады.
Котлау телеграммаларын Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев, Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Казбек Коков, Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов, Мордовия Республикасы Башлыгы Артем Здунов, Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин, Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко, Оренбург өлкәсе Губернаторы Евгений Солнцев, Тула өлкәсе Губернаторы Дмитрий Миляев, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Ленинград өлкәсе Губернаторы Александр Дрозденко, Курск өлкәсе Губернаторы Александр Хинштейн, Волгоград өлкәсе Губернаторы Андрей Бочаров, Чиләбе өлкәсе ГубернаторыАлексей Текслер һ. б.лар җибәрде.
Үз котлауларын түбәндәгеләр юллады: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы, В.И. Качалова исемендәге Казан академия рус драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры. Александр Славутский, ТР Дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский, «Созвездие – Йолдызлык" иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» ДБУ директоры Дмитрий Туманов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин һәм башкалар җибәрде.
Минтимер Шәймиевка җылы котлаулар һәм изге теләкләр белән РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Россия Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Әлбир Крганов мөрәҗәгать итте.
Котлауларга шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры-идарәсе рәисе Олег Белозеров, «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры Ренат Нургалиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, «Серго исемендәге завод" ҖБ" АҖ генераль директоры (POZIS) Радик Хәсәнов һәм илнең эре предприятиеләренең һәм оешмаларының башка җитәкчеләре кушылды.
Котлау телеграммалары килүен дәвам итә.