Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

 Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.

"Танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Сез Татарстанның хәзерге үсешенә зур өлеш керттегез, республика халкының тирән хөрмәтен һәм рәхмәтен яуладыгыз.

Төбәктә мөһим үзгәртеп корулар, күп кенә колачлы проектларны гамәлгә ашыру сезнең исем белән бәйле. Сез бүген дә туган ягыгызга тугрылыклы хезмәт итәсез. Сезне белгән һәркем сезнең актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлегегезгә соклана", - диелә Россия Федерациясе Премьер-министры телеграммасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International