Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Коллегия барышында төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2025 елда беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте. Бу 2024 ел күрсәткеченнән 7,3%ка күбрәк. «Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алып, продукциянең гомуми күләме 772 млрд сумга җитте», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» ДБУ президенты Рифкать Миңнеханов, «Росагролизниг» АҖ генераль директоры Павел Косов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, «Россельхозбанк» АҖнең тармак экспертизасы үзәге җитәкчесе урынбасары Олег Князьков, Х5 GROUP дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директор Василий Пушкин чыгыш ясады.
Коллегиягә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясады.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм Роман Некрасов Татарстан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.