Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.
Залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын һәм Казан югары хәрби команда училищесы Байрагын керттеләр. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
"Кадерле дуслар, сезне якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм, - диде Татарстан Рәисе МХО ветераннарына, сугышчыларга, МХОдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Нәкъ бер ел элек, шушы диварларда без Татарстанда Ватанны саклаучылар елына старт бирдек. Бу безнең ил сагында торучыларга ныклы игътибар чоры иде. Без Елны тәмамлыйбыз, әмма кайгыртуыбызны һәм ярдәмебезне төгәлләмибез. Ватанны саклаучылар елы яклаучы – ул кулына корал тоткан кеше генә түгел, ә бурычына, гаиләгә, Ватанга тугрылык саклаучы да».
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2026 ел мөһим яңа сәхифә ача – республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы игълан ителде.
"Узган ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Без тагын бер тапкыр тарихи дөреслек лозунглар түгел, ә системалы эш таләп итүенә инандык. Гаиләләрдә фронттан килгән хатлар сакланган, оныклары бабаларының исемнәрен белгән һәм хәтерләрен саклаган урыннарда тарихны яңадан язу омтылышлары булмаячак, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга. - Безнең батыр сугышчыларыбыз кайчак үз гомерләре бәрабәренә дөньяны саклыйлар. Һәлак булган сугышчыларның батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак!»
Рөстәм Миңнеханов һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
"Безнең арада әле күптән түгел генә алгы сызыкта, махсус хәрби операция зонасында булганнар да бар. Тыныч тормышка кайтып, егетләр аны яңадан башлыйлар. Безнең уртак бурычыбыз - аларның тәҗрибәсен, Ватанга тугрылыгын лаеклы кулланышка кертү», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Александр Невский ордены «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге штабы башлыгы, «Россия ветераннар берлеге» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Ильич Бородинга тапшырылды. "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән Россия Федерациясе Герое, запастагы подполковник, "Ю.А. Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү фәнни - тикшеренү сынау үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесе космонавтлар отрядының космонавт-сынаучысы Сергей Николаевич Рыжиков бүләкләнде.
«Ата-ана даны» ордены медале белән алты баланың ата-анасы - сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы» федераль дәүләт казна хәрби югары белем бирү учреждениесе кафедрасы профессоры Альберт Фәйзрахман улы Нәбиуллин (Сүриядәге хәрби операциядә катнашучы, МХОдә катнашучы) һәм аның хатыны Миләүшә Нурислам кызы Ибраһимова бүләкләнде.
Шулай ук республикада беренче мәртәбә гамәлгә куелган мактаулы исемнәр тапшырылды.
Тантананы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты дәвам итте.