Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, республикада Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар уза. Шагыйрьнең балачак еллары узган Арча районының Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы ремонтланган, җәмәгать киңлекләре төзекләндерелгән, башка объектлар буенча планнар бар. Кичә яңартылган музейда республика Рәисе татарның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.
"Габдулла Тукай - бөтен төрки дөнья өчен күренекле шәхес. Безнең алда зур бурыч тора - шагыйрьнең 150 еллыгына әзерлек. Бу юнәлештә эш бара инде. Без бәйрәм бөтенроссия дәрәҗәсендә узар дип планлаштырабыз. Россия Президентының тиешле указы көтелә. Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге премиягә халыкара статус бирү мөмкинлеге дә карала», - диде республика Рәисе.
2026 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре Сираева Лилия Фәис кызына (Лилия Гыйбадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен; Вертелецкий Сергей Юрьевич, Корчагин Павел Дмитриевич, Маһанов Наил Өлфәт улы, Чавлинов Эрдни Зулаевич составындагы авторлар коллективына – төрки музыка коралларын торгызу проектын гамәлгә ашырган өчен; Зәйниева Резедә Рифат кызы (Резеда Гөбәева), Җәббаров Айдар Тәлгать улы, Талипов Эмиль Мансур улы составындагы иҗат төркеменә – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен бирелде.