Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Җиңү стеласы янында Рөстәм Миңнеханов ветераннарны, шулай ук республиканың иҗтимагый-патриотик һәм яшьләр оешмаларында катнашучыларны сәламләде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Алексей Песошин Мәңгелек утка чәчәкләр салып, һәлак булган совет сугышчыларын искә алдылар. Бер минут тынлыктан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Марш белән Казан гарнизонының мактаулы каравылы ротасы үтте.
Аннары кунаклар Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол хатыннары монументына, Совет солдаты монументына чәчәкләр салдылар.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция ветераннары белән аралашты. Ул МХОдә катнашучылар истәлегенә мемориаль зона төзү проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде, шулай ук истәлекле ташка чәчәкләр салды.
Аннары республика Рәисен Россия Хәрби-Диңгез флоты ветераннары һәм «Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы» иҗтимагый оешмасы әгъзалары сәламләде. Диңгезчеләр гадәттәгечә Җиңү паркында «Казан» К-403 су асты көймәсе янында җыела. Истәлекле фотога төшерү булды.
Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы парады узачак Меңьеллык мәйданына Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев раритетлы «ЗИЛ» автомобилендә юл тоттылар.