Минтимер Шәймиев «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын ачу тантанасында һәм «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара форумында мактаулы кунак булды

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын ачу һәм «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум - 2026»XVII халыкара икътисадый форумын уздыру уңаеннан тантаналы кабул итү узды.

Кичәнең мәртәбәле кунаклары булып Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик һәм башкалар катнашты.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән барысын да Казанны 2026 елда Ислам дөньясы башкаласы итеп тану белән котлады.

ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булып тора, чөнки мәдәният монда музейлардан һәм театрлардан читтә дә яши.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышын Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне сәламләүдән башлады.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе җитәкчелегенә - Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга, Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия Хөкүмәтенә, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумының оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга рәхмәт белдерде. "Көчле федераль ярдәмнән башка без мондый колачлы чараны үткәрә алмас идек, - диде ул. Барыгызга да рәхмәт һәм алкышлар!»

«Әмма иң мөһиме – сезгә, безнең кунакларга алкышлар, рәхмәт сезгә!", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантаналы кабул итүдә катнашучыларга.

Кунаклар алдында Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International