Минтимер Шәймиев шагыйрь Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты

2026 елның 6 июне, шимбә

Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.

Иртәдән шагыйрьне искә алу өчен һәйкәле янына иҗат зыялылары, педагоглар, мәктәп укучылары җыелды. Биредә Пушкинның иң танылган шигырьләрен укыдылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы ТР палаталары Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International