Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Театральләштерелгән прологтан соң тантана башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Ул катнашучыларны Рус теле көне һәм бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның тууына 227 ел тулу белән котлады.
«Бу дата Рус теленең матурлыгы белән сугарылган, рус халкының мәдәни байлыгын саклаучы һәм арттыручыларны берләштерә, - диде ул. - Күпмилләтле Татарстан өчен бу бәйрәм аерым мәгънәгә ия, бездә рус халкының уникаль традицияләре һәм йолалары гасырлар дәвамында саклана, матур әдәбият һәм сәнгать үсеш ала, ә Казан лингвистика мәктәбе үзенең фәнни казанышлары белән дан тота. Татарстанда һәм аннан читтә Широкая Масленица, Каравон бәйрәмнәре, «Спас ярминкәсе», «Алексеевские перезвоны», «Пушкин-фест» фестивальләре, халыкара һәм бөтенроссия Кирилл-Мефодий укулары, Онегин укулары һәм башка чаралар җәмәгатьчелек тарафыннан танылды». Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсенә аерым рәхмәт белдерде.
Аннары бүләкләү тантанасы булды, аның барышында Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен – «Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе», «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» мактаулы исемнәрен, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.
Тантана матур концерт белән дәвам итте, анда Татарстан Республикасының танылган сәнгать осталары чыгыш ясады.