ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2010 ел
җомга
2 апрель көнне ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева Татарстан халкын Белоруссия һәм Россия Халыклары бердәмлеге көне белән котлады.

1
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
1 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә "Алабуга" махсус икътисадый зонасының административ-эшлекле үзәк бинасында узды.
2010 елда "Кама Аланы" индустриаль паркында өч яңа производство эшләтеп җибәреләчәк. Бүген бистәне үстерү перспективаларына багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан Татарстан Президенты Кама Аланы бистәсендәге объектлар белән танышты, аның кысаларында индустриаль паркта булды. Рөстәм Миңнеханов узган ел сафка баскан ике производствоның эше белән танышты - биредә мультифиламент җепләр (елына 1000 тонна) һәм стретч-пленкалар (елына 9 мең тонна) җитештерелә.

Бүгенге киңәшмәдә кайбер проблемалар күтәрелде, аларны беренче чиратны тәмамлау өчен хәл итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов "Татинвестгражданпроект" институты җитәкчесе Ирек Фәйзуллинга проект эшләрен тәмамлауны тизләтү, "Татэнерго" ААҖнә паркны электр челтәрләренә технологик тоташтыру эшен йөкләде. Президент икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллины индустриаль паркны гамәлгә ашыруда җаваплы кеше итеп билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов индустриаль паркның төп инвесторы булган "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгинга зур рәхмәт белдерде.
1 апрельдә "ТАНЕКО" ААҖендә нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексы төзелеше буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Быел яз хәрби хезмәткә китәсе 7 меңнән артык Татарстан егетенең күпчелеге - югары белемле. "Былтыр да китүчеләрнең 60 процент чамасы югары белемле иде. Хезмәт иткән урыннарында аларга карата бернинди дә шикаять, кимчелек сүзләре әйткәннәре булмады: андый егетләр дисциплина үтәү, иптәшләре белән аралашканда үз-үзеңне тоту, командир сүзен тыңлау кебек хәрби хезмәттә таләп ителгән "кануннарны" яхшы аңлый, үзенә ни кирәген белә һәм уйлап эш итә", - дигән фикердә хәрби комиссар генерал-майор Сергей Погодин.

Район үзәгеннән еракта урнашкан Тукыз авылына җиткәнче берничә татар авылында булып үттем, ни кызганыч, аларда инде бер генә дә Бөек Ватан сугышы ветераны калмаган икән, барысы да мәңгелеккә күчкәннәр, дип, башын түбән иеп хәбәр итте Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.

"Заманча этапта Россия, шул исәптән Татарстан да гражданлык җәмгыяте институтларыннан башка яши алмый. Җинаятьчелек белән хокук саклау органнары гына түгел, бөтен җәмәгатьчелек көрәшергә тиеш. Ник дигәндә, хокук саклау органнары хокук бозуларның нәтиҗәләрен юкка чыгару белән генә шөгыльләнә, шул ук вакытта профилактика эшләре алып бару, җинаятьчелеккә китерә торган сәбәпләрне "тамырыннан корыту" мөһим". Әлеге мәсьәләне чишүгә комплекслы якын килергә кирәк. Әгәр бу эшне системалы рәвештә алып барсак, җинаятьчелек кимер дип уйлыйм, - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин.

31 мартта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында күренекле җырчы, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиеваның юбилей кичәсе узды.

31
март, 2010 ел
чәршәмбе
31 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов җырчыга «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
Татарстан Республикасы югары башкарма комитетының структурасы үзгәрми. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән ТР Хөкүмәтендә кадрларны алыштыру ихтималы турындагы белдерүләргә җавап итеп шулай дип рәсми рәвештә белдерде.

"Бүгенге көндә, закон нигезендә, ТР Хөкүмәте үз вәкаләтләрен туктатты, әмма ТР Президенты Указы нигезендә үз вазифаларын үтәүне дәвам итә. Үземә йөкләнгән вәкаләтләр нигезендә Татарстан Республикасы хакимияте структурасында үзгәрешләр булмаячагын белдерәм", - дип белдерде "Татар-информ" мәгүлүмат агентлыгы хәбәрчесенә Андрей Кузьмин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International