ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2010 ел
җомга
Казан Ратушасында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен зур бәйрәм узды. Юбилей медальләрен тапшырганда мэр ветераннарны аерым-аерым тәбрикләп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте һәм истәлеккә парлап фотосурәткә төште. Шул рәвешле, Казан Ратушасында бүген 48 ветеранның күп санлы орден-медальләре, күкрәк билгеләре арасында “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы” медале дә урын алды.
16 апрельдә Казан дәүләт университетының актлар залында "La Primavera" Казан дәүләт камера оркестрының Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган концерты узачак. "Бөек Ватан сугышы чоры җырлары" дип исемләнгән программасына халыкка таныш булган композицияләр кертелгән. Аларны оркестр белән бергә "Романсиада" Бөтенроссия конкурсы лауреаты Юлия Зиһаншина башкарачак.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре раславынча, быел язгы кыр эшләре гадәттәгедән 7–10 көнгә соңгарак калып башланачак. Көз көннәрендә туфракта дымның тиешле нормадан өч тапкырга ким булуы язгы чорда үзен нык сиздерергә мөмкин.

Көзге культураларның торышы төрле җирдә төрлечә. Якынча исәпләүләр күрсәтүенчә, кышкы салкыннардан көзге культураларның 20 проценты, ягъни 160 мең гектар чамасы чәчүлекләр зыян күргән. Тиешле технологияләр кулланып, иртәрәк чәчелгән мәйданнарда игеннәр бердәм булып күтәреләчәк, ди белгечләр.
2 апрель көнне ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева Татарстан халкын Белоруссия һәм Россия Халыклары бердәмлеге көне белән котлады.

1
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
1 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә "Алабуга" махсус икътисадый зонасының административ-эшлекле үзәк бинасында узды.
2010 елда "Кама Аланы" индустриаль паркында өч яңа производство эшләтеп җибәреләчәк. Бүген бистәне үстерү перспективаларына багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан Татарстан Президенты Кама Аланы бистәсендәге объектлар белән танышты, аның кысаларында индустриаль паркта булды. Рөстәм Миңнеханов узган ел сафка баскан ике производствоның эше белән танышты - биредә мультифиламент җепләр (елына 1000 тонна) һәм стретч-пленкалар (елына 9 мең тонна) җитештерелә.

Бүгенге киңәшмәдә кайбер проблемалар күтәрелде, аларны беренче чиратны тәмамлау өчен хәл итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов "Татинвестгражданпроект" институты җитәкчесе Ирек Фәйзуллинга проект эшләрен тәмамлауны тизләтү, "Татэнерго" ААҖнә паркны электр челтәрләренә технологик тоташтыру эшен йөкләде. Президент икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллины индустриаль паркны гамәлгә ашыруда җаваплы кеше итеп билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов индустриаль паркның төп инвесторы булган "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгинга зур рәхмәт белдерде.
1 апрельдә "ТАНЕКО" ААҖендә нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексы төзелеше буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Быел яз хәрби хезмәткә китәсе 7 меңнән артык Татарстан егетенең күпчелеге - югары белемле. "Былтыр да китүчеләрнең 60 процент чамасы югары белемле иде. Хезмәт иткән урыннарында аларга карата бернинди дә шикаять, кимчелек сүзләре әйткәннәре булмады: андый егетләр дисциплина үтәү, иптәшләре белән аралашканда үз-үзеңне тоту, командир сүзен тыңлау кебек хәрби хезмәттә таләп ителгән "кануннарны" яхшы аңлый, үзенә ни кирәген белә һәм уйлап эш итә", - дигән фикердә хәрби комиссар генерал-майор Сергей Погодин.

Район үзәгеннән еракта урнашкан Тукыз авылына җиткәнче берничә татар авылында булып үттем, ни кызганыч, аларда инде бер генә дә Бөек Ватан сугышы ветераны калмаган икән, барысы да мәңгелеккә күчкәннәр, дип, башын түбән иеп хәбәр итте Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.

"Заманча этапта Россия, шул исәптән Татарстан да гражданлык җәмгыяте институтларыннан башка яши алмый. Җинаятьчелек белән хокук саклау органнары гына түгел, бөтен җәмәгатьчелек көрәшергә тиеш. Ник дигәндә, хокук саклау органнары хокук бозуларның нәтиҗәләрен юкка чыгару белән генә шөгыльләнә, шул ук вакытта профилактика эшләре алып бару, җинаятьчелеккә китерә торган сәбәпләрне "тамырыннан корыту" мөһим". Әлеге мәсьәләне чишүгә комплекслы якын килергә кирәк. Әгәр бу эшне системалы рәвештә алып барсак, җинаятьчелек кимер дип уйлыйм, - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International